Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Резидә Галипова иң зур серен ачты

Бу язда шәһәр һәм район халкы зур кызыксыну һәм дулкынлану белән "Минем яраткан балалар табибы" бәйгесен күзәтте.

Быел икенче тапкыр оештырылган чарада республиканың көньяк-көнчыгышыннан 460 тан артык медицина хезмәткәре катнашты. Шәфкать туташлары арасында Югары Мактама фельдшер-акушерлык пункты мөдире Резидә Галипова үз һөнәренең остасы буларак аталды.

Әңгәмә барышында бу аның беренче генә җиңүе түгеллеге ачыкланды. Ул - "Ел табибы - Ак чәчәкләр-2008" республика премиясе иясе, "Фельдшер-акушерлык пунктының иң яхшы шәфкать туташы" шәһәр бәйгесе җиңүчесе, сәламәтлек саклау министрлыгының, сәламәтлек саклау идарәсенең һәм үзәк район хастаханәсенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән.

Әлеге бүләкләр озак еллар дәвамындагы намуслы хезмәт, фидакарьлек нәтиҗәсе. Резидә Галипова - үз эшенә мөкиббән медик һәм ачык күңелле ярдәмчел ханым. Юкка гына авыр вакытларында авыл халкы нәкъ менә аның янына ашыкмый шул! Резидә апаларының (авылдашлары үз итеп аңа шулай дәшә) көннең һәм төннең теләсә кайсы мизгелендә беренче ярдәм күрсәтәчәген яхшы белә алар.

Шәфкатьле һөнәр иясе 34 ел инде Югары Мактама фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Булачак һөнәрен балачагында ук сайлаган Яңа Кәшер кызы мәктәпне алтын медальгә тәмамлый һәм ике дә уйламый Бөгелмә медицина көллиятенә укырга керә.

- Туган авылымда күршебездә генә шәфкать туташы Энҗе апа яши иде, - дип сүз башлады Резидә ханым. - Ул минем өчен үрнәк булды. Ихтимал, һөнәргә хас - кеше хәсрәтен аңлауга һәм аның хәлен җиңеләйтү өчен кулдан килгәнне эшләргә дә аннан өйрәндем.

Бөгелмә медицина көллиятен дә кызыл дипломга тәмамлый. Гомумән, һәр гамәлне "бишле" гә үтәргә күнеккән ул. 1979 елда Югары Мактамага юллама ала, ә бер елдан инде фельдшер-акушерлык пунктына мөдир итеп билгеләнә. Биредә булачак ире белән таныша, һәм менә 31 ел алар тату гомер кичерәләр. Ике бала баккан гаилә бүген өч оныгына сөенеп туя алмый. Ял көннәрендә көндәлек мәшәкатьләрен тәмамлап гаилә бер түбә астына җыела. Аралашу өчен генә дә түгел, бөтен эшне күмәк эшли алар. Галиповларның зур гына фермер хуҗалыгы һәм бакчасы бар.

Гаҗәп, беренче карашка нәфис бу ханым барысына да ничек җитешә икән: оныкларына да вакыт таба, хуҗалыгы да ялт иткән, авыруларны игътибарсыз калдырмый?!

-​ Сере гади, - ди Резидә апа. - Шөгелеңне, кешеләрне яратырга, аларга хөрмәт белән карарга гына кирәк.

Болар барысы да аның канында. Пациентларын көттерми ул, хәтта пунктта гына түгел, өендә дә кабул итә.

-​ Беренче мәлдә киявебез бусагадан кеше өзелмәүгә гаҗәпсенә иде. Аннары эшемнең шуннан гыйбарәт булуын аңлап, күнекте. Медик һөнәре ниндидер күләмдә "фида кылу"ны күздә тота: ни генә булмасын, алар беренче чиратта сиңа өмет баглаган авырулар, кешеләр турында уйларга тиеш, - ди Резидә Галипова. - Гаиләм дә мине аңлый. Ирем һәрвакыт хуплап, ярдәм итеп тора. Улым да ничек кенә мәшгуль булмасын, мине пациентлар янына алып барырга вакыт таба. Кызым һәм киявем - хуҗалыкта беренче ярдәмчеләрем.

Резидә ханымның барысы да җитеш. Авырлыклар турында ул теләмичә генә искә ала. Гәрчә гомер юлында андый киртәләр аз очрамаган аңа, әмма аларны бу гүзәл зат лаеклы узган. Ә менә шатлык-сөенечләр аның хәтер түрендә. Хәер, шәфкать иясенең андый байлыгы җитәрлек. Көтелгәннәре дә бихисап!

Алсу Хәйбриева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250