Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Очучы Шәфәгать

Тайсуганның батыр, тәвәккәл улы ул. Балачактан ук очарга хыялланган Шәфәгать Вәлиәхмәтов очучы да була, зур батырлыклар да кыла.

Озын колгага менү - милли бәйрәмебез булган Сабан туеның традицион ярышларыннан берсе. Анда катнашырга теләүчеләр шактый булса да, бик сирәкләре генә очына ук менеп җитеп, флагны җилфердәтүгә ирешә.

Тайсуган һәм Габдрахман авылларының бергәләп үткәрелә торган бәйрәмендә җыелган халык тын да алмыйча аталы-уллы Зыялхак белән Шәфәгатьнең биек баганага менүләрен күзәтә торган була. Икесе дә ярты юлда туктап кала торганнардан түгел: ел да иң өскә үк менеп җитәләр.

- Биеклектән курка идем, әмма җиңү теләге көчле булганга, һәрвакыт мендем, тизлек буенча әтине дә уздыра идем, - дип искә ала үсмер елларын подполковник, беренче класслы очучы Шәфәгать Вәлиәхмәтов.

Очу теләге аның балачактан ук. Баштарак түбәдән сикерә, маймыл кебек, агачтан агачка да. Бервакыт каен агачын бөгеп, аны каеш белән агачка бәйлиләр һәм аннары каешны ычкындыралар. Нәкъ рогаткадан аткан кебек, очып, башка агачка барып эләгә. Аннары инде ничек итеп хәвефсез очу турында уйлана башлый. Алюминийдан канатлар ясый, елга буенда үскән агачка менеп, канатларны кулларына бәйли дә, очып китә. Суга төшеп, кулын имгәтә, өстәвенә, алюминийны рөхсәтсез алган өчен әтисеннән дә бик каты эләгә. Әмма болар гына Шәфәгатьне очу теләгеннән биздерә алмый.

Туган авылы Тайсуганда мәктәп 8 еллык кына булганга, укуын Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә дәвам итә. Тайсуганда фото, кино түгәрәгендә шөгыльләнгән, мандолинада уйнарга, биергә өйрәнгән Шәфәгать биредә көрәш һәм бокс секцияләренә языла, шулай ук биюен дә ташламый. Аларның коллективы чыгыш ясаганда Иске Әлмәттәге Мәдәният йорты залы халык белән шыгрым тула.

Өлгергәнлек аттестаты алган егет балачак хыялын тормышка ашыру өчен Сызраньга - очучылар әзерли торган югары хәрби училищега юл тота. Имтиханнарын яхшы тапшыра, әмма ябык, кыска буйлы Шәфәгатькә тагын бер җитди сынау - медицина комиссиясен узарга кирәк. Авырлык 50 килограммнан ким булмаска тиеш - комиссиянең таләбе шундый. Ә аныкы 48 генә, әмма очарга теләге шулкадәр зур булган егетне бу гына туктата аламы инде - комиссия каршына кереп басар алдыннан ул өч литр су эчә. Әле тагын махсус тренажерда да тикшерәләр - ялгыш хәрәкәт ясыйсың икән, электр тогы чеметеп ала. Әмма ирен-нәрен канап чыкканчы тешләсә дә, түзә. Шулай итеп, барлык сынауларны узып, училищега кабул ителгән буларак, мандат комиссиясенә чакырыла. Биредә аннан кем булырга теләве турында сорыйлар. «Очучы-истребитель» дип җавап бирә егет һәм әлеге җавабы белән комиссиядәгеләрне шаккатыра, чөнки Сызраньда вертолетчыларны әзерлиләр. Кәефе төшкән Шәфәгать документларын алып, кире кайтып китәргә тели. Тик имтиханнарын яхшы тапшырган һәм барлык сынауларны уңышлы узган егетне җибәрмиләр.

Укуын да әйбәт укый якташыбыз, беренчеләрдән булып мөстәкыйль очышларга да рөхсәт ала, әзерлекләре йомшаграк булган курсантлар янына да җибәрәләр аны. Училищеда да көрәш һәм биюләр белән шөгыльләнүен дәвам итә, өлкә ярышларында еш катнаша. Өченче курста укыганда лопинг тренажерында күнегүләрне бик яхшы итеп ясаганга Оборона министрлыгының Мактау грамотасына лаек була.

Дәүләт имтиханнарын «отлично»га тапшырып, яшь лейтенант Төньяк Кавказ хәрби округына җибәрелә. Бер елга якын Ростов-Донда МИ-8 транспорт вертолетында очышлар ясый. Аннары аны Одесса хәрби округына МИ-24 хәрби вертолетына күчерәләр. Бераздан сугышчан экипаж командиры итеп билгеләнгән һәм өлкән лейтенант исемен алган Шәфәгать Вәлиәхмәтов зур хәрби өйрәнүләрдә бик яхшы күрсәткечләре өчен СССР Хәрби һава көчләре командующиеның исемле сәгатенә һәм грамотасына лаек була.

Узган гасырның 80 нче еллар башы... Күпме гаиләгә тетрәнүләр, ачы хәсрәтләр китергән чор. Күпме якташларыбыз интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булып, туган якка тәкыя табутта кайтты. 1980 елда Шәфәгатьне дә Әфганстанга җибәрәләр. Биредә беренче бүләген - «I дәрәҗә чик гаскәрләре отличнигы» билгесен ике айдан соң ил чигендә «Московский» чик сакчылары отряды белән уртак сугышчан хәрәкәтләрдә ала. Шулай бервакыт вертолет очышның кискен режимына эләгә – бөтерелеп, җиргә таба төшә башлый... Куркудан күзләрен йома ул, мизгел эчендә бөтен гомерен күз алдыннан кичерә, әнисе Һәдия апаны искә

төшерә. Вертолет 350 км/сәг. тизлек белән төшкәндә, штурвалга ябышып, очкычны 0 км/сәг. тизлектә җирдән 10 метр биектә пикедан чыгара. Шуңа охшаш күп кенә очракларда очучылар һәлак була. Ике-өч айдан ике экипаж-ның шулай гомере өзелә.

1980 елның июнендә Әф-ганстанның икенче бер аэродромына күчкәндә ике вертолетның берсе авариягә эләгә. Шәфәгать бу хакта эзләү-коткару службасына һәм очышлар җитәкчесенә хәбәр итә. Транспорт вертолеты килеп җиткәнче үзе тәгәрәп төшкән вертолет экипажын ут белән дошманнан саклый. Әмма десантчылар Шәфәгатьтән ярдәм сорыйлар. Инструкция буенча сугышчан вертолетларга тыелса да, аларны коткару өчен җиргә төшеп алырга була. Бортта инде дүрт десантчы булган вертолетны көч-хәл белән 1300 метр биеклектән төшереп, экипажны үзләре янына ала. Әлбәттә, өстәмә сугышчылар һәм ике тонна хәрби кораллар алган вертолет күтәрелә алмый. Шул мәлне Шәфәгать Вәлиәхмәтов тәвәккәлләп, вертолетны самолетка охшатып, турыга чаптыра һәм упкынга «сикерә». Бөтен ихтыяр көчен бер йодрыкка туплаган хуҗасының хәлен очкыч та аңлый, күрәсең, бәхеткә, упкынга бәрелмичә күтәрелеп китә, һәм десантчылар исән-имин базага әйләнеп кайталар. Әлеге батырлыгы өчен якташыбыз илнең иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма күпме кешене коткарып калса да, инструкцияне бозган өчен шелтә ала.

Шәфәгать Вәлиәхмәтов-ның сугышчан биография-сендә батырлыклары бик күп. Әфганстандагы беренче командировкасында Кызыл Йолдыз орденына, десантчылар взводын чолганыштан алып чыккан өчен инкрустацияле кыйммәтле борынгы кинжалга лаек була.

1985-1986 елларда - Әф-ганстанда икенче командировкасы, бу юлы да ул бик күп батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ә 1987 елда совет гаскәрләренең Германиядәге төркеменә күчерелә, сугышчан хезмәте өчен орденга тәкъдим ителә, срогыннан алда майор званиесе ала. Аны эскадрилья командиры урынбасары итеп билгелиләр. ГДРда НАТО вәкилләре белән зур хәрби өйрәнүләр вакытында бик яхшы күрсәткечләр һәм пилотаж фигуралары өчен Тайсуган егете Англия Королевасының грамотасы белән бүләкләнә.

СССР һәм Германия оборона министрларының очрашуы вакытында күрсәтмә пилотажда да катнаша ул, бу вакыйганы барлык каналлардан күрсәтәләр ул вакытта.

Хәрби карьерасын Шәфә-гать Вәлиәхмәтов 1996 елда Санкт-Петербургта узган Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган парадта тәмамлый. Аның җитәкчелегендәге вертолетлар дүртлеге – ромб хәрби парад вакытында Нева ярын-дагы кала өстеннән оча. Парадка җыелган меңләгән халык, трибунадагы кунаклар хәрбиләрне көчле «ура» тавышлары белән сәламли. Эскадрилья командиры, 1 нче класслы хәрби очучы, подполковник буларак отставкага китә ул.

Шәфәгать балачактагы теләгенә ирешә - очучы була. Әле очучының да ниндие - батыр, тәвәккәл, авыр ситуацияләрдә дә югалып калмый торган, инструкцияне бозса да, күпме кешенең гомерен коткарып калган игелекле һәм мәрхәмәтле шәхес. Ә аның эшен бүген улы дәвам итә, ул да вертолетчылар әзерләүче Сызрань училищесын тәмамлый һәм инде очышлары да шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса