Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

“Нефтегаз”ның горурланырга нигезе бар

"Кадрлар барысын да хәл итә" - бу шигарә әле һаман да актуаль. Тырыш, вазифаларын җаваплылык тоеп башкаручы коллективка ия предприятиеләрнең эшләре дә гөрләп бара, күрсәткечләре дә күркәм.

"Нефтегаз" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә әнә шундый хезмәткәрләргә бай. Алар арасында Фаик Шәйхатдаров аерым урын били.
- Чынлап та, безнең коллектив күпләргә үрнәк булырлык, - дип килеште Фаик Минвәлиевич. - Без үзебезнең алтын куллы, бай тәҗрибәле хезмәткәрләребез белән горурланабыз. Быел да шәһәр һәм "Главнефтегазстройсервис" идарәче компаниясе буенча уздырылган һөнәри осталык бәйгесендә безнең эретеп ябыштыручыларга тиңнәр булмады. Россия һәм Идел буе округы буенча уздырылган бәйгеләрдә дә сынатмыйбыз.

"Нефтегаз" ҖЧҖ баш инженерының "Татнефть" компаниясе объектлары буенча урынбасарының сүзен нәкъ менә эретеп ябыштыручылардан башлавы юкка түгел. Чөнки җәмгыятьнең эш күләменең күпчелеге эретеп ябыштырулардан гыйбарәт.

Казан химия-технология институтын тәмамлап инженер-механик белгечлеге алган Фаикъ Минвәлиевичнең төзүче булып китүенә 17 ел. Аңа кадәр ул "Әлмәтнефть" идарәсендә эшли. Институттан юлламаны "Татнефть"кә бирәләр. Шулай итеп Чирмешән егете әлмәтле булып китә. "Әлмәтнефть"тә 2 нче ПРЦЭОга мастер итеп билгелиләр. Тырыш, җаваплы, оештыру сәләтенә ия булуын күреп, аннан соң цех начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрәләр. Ике елга Вьетнамга командировкага барырга тәкъдим ясалгач, Фаик Шәйхатдаров икеләнеп тормый: шулай кирәк икән, димәк, барырга. Сәфәрдән кайткач, ярты еллап үз вазифасында эшләгәннән соң аңа ремонт-төзелеш цехына җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. "Нефтегаз" җәмгыятенә килеп эләгүенә килгәндә, мәгълүм булганча, "Татнефть" ААҖ төзелеш комплексын реструктуризацияли һәм яңа оештырылган мөстәкыйль предприятиеләрне "Главнефтегазстройсервис" идарәче компаниясе канаты астына берләштерә.

- Без төрле диаметрдагы торбаүткәргечләр, резервуарлар төзибез, аларга капиталь ремонт уздырабыз. Заманча эретеп ябыштыру агрегатлары, куәтле потенциаль һәм бай тәҗрибә теләсә нинди бурычны уңышлы үтәргә мөмкинлек бирә. Башка төбәкләрдә дә эшлибез. Мин бик бәхетле кеше. Төзүче булып китүемә бер дә үкенмим. Хезмәтемне яратып, аннан ямь табып башкарам. Ашкынып эшкә килү - зур бәхет бит ул. Авырлыкларга килгәндә, бер эш тә җиңел булмый. Безнең эш үтә җаваплы. Технологиядән, таләпләрдән бераз гына тайпылыш булса, шул ук нефтьүткәргечләр, резервуарлар тишелергә мөмкин. "Татнефть"нең төзелеш сыйфаты буенча комиссиясе без башкарган эшләрне даими тикшерә. Шөкер, моңа кадәр кимчелек тапканнары булмады. Бракка юл куелмый, - диде ул.

Җәй айлары "Нефтегаз"лылар өчен урак өстенә тиң. Матур, җылы көннәрдән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша алар. Бу чорда заказлар да күбрәк була. Әлбәттә, һәр ел фасылының үз кыенлыгы очрый. Җәен эш күп, кайчакларда ял көннәрсез эшләргә туры килсә, кышкы айларда туң кисеп, экскаваторлар белән казыган чаклар да була.

Эш өчен җанып-көеп йөрүче һәркем киләчәк турында кайгырта. Фаик Минвәлиевич тә яшьләрнең төзүче һөнәрен бик сайлыйсы килмәгәннәренә хәзердән үк борчыла. "Югыйсә социаль ташламалар каралган, ипотека буенча фатир алырга була, балалар бакчасыннан урын белән тәэмин ителүдә проблема юк. Рәхәтләнеп эшлә генә. Күктән бәхет яуганны көтеп утырып, җиңел һәм шул ук вакытта зур акчалы эш эзләп йөреп, бернигә дә ирешеп булмый. Эшне яратырга кирәк, шул чакта гына ул җимешен бирә, - дип фикер йөртә тәҗрибәле төзүче. - Гомумән алганда, безнең "Нефтегаз" җәмгыятендә яшь кадрларга зур игътибар бирелә, аларны беркетеп калдыру өчен тырышабыз, остазларга беркетәбез, шартлар тудырабыз. Минемчә, ил күләмендә төзүче һөнәрләренең абруен күтәрергә кирәк. Заманында төзүчеләр нефтьчеләргә караганда да күбрәк эш хакы алалар иде".

Фаик Шәйхатдаровның бер күркәм сыйфатын телгә алмый мөмкин түгел. Ул йорт яны бакчасында чәчәкләр үстерергә ярата. Чәчәкләрнең хәтта исемнәрен белә.

- Әлмәтебез елдан-ел матурлана, капиталь ремонтлардан соң йортлар үзгәрә, яңа микрорайоннар калка. Шәһәрнең иске өлешен дә матурларга иде. Дөрес, ТОСМСлар, шул исәптән баш предприятиесе "Нефтегаз" ҖЧҖ булган 16 а ТОСМСы да ишегалларын тәртипкә китерүдә үзеннән өлеш кертә. Төзү-төзекләндерү бер хәл, тудырган матурлыкны, төзеклекне саклап, карап тотарга кирәк. Күпфатирлы торакта яшәүчеләр дә үз йортларын, ишегалларын хуҗаларча карап тотсалар, чәчәкләр утыртсалар Әлмәт тагын да матурланыр иде. - Монысы инде язмабыз героеның иң зур теләге. Ул форсаттан файдаланып, хезмәттәшләрен Төзүчеләр көне белән тәбрикләде, аларга изге теләкләрен җиткерде. Без дә бу теләкләргә кушылып, һәркемгә уңышлар, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.



Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250