Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Нефтьче Николай Адамов ТР Президенты белән очрашуга бара

Николай Адамов «Ватан каршында күрсәткән хезмәтләре өчен» икенче дәрәҗәдәге ордены медале белән бүләкләнә. Районыбызның күренекле нефтьчесе белән танышып аралашу шатлыклы да, дулкынландыргыч та хәбәрне алган чагында насыйп булды.

Ул яшәгән авылга юл тоткан чакта Николай Адамовның нефть чыгару серләрен камил белүе, предприятие куйган бурычларны һәрвакыт арттырып үтәве, бүгенге көндә 6,5 млн тонна нефть биргән Ерсубай чыганагы эшкәртелеше нәкъ менә аның катнашында башкарылуы, соңгы елларда аның тарафыннан эш урыннарында җитештерү җиһазларын һәм технологик операцияләрне камилләштерү буенча 14 уйлап табу тәкъдиме бирелүе, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча күләмле эш башкаруы, аның тәҗрибәле кулы астында дистәләгән белгечләр һөнәри осталык туплавы билгеле булды.

Ул да башка авыл балалары кебек үк эшләп үсә. Яшьтәшләре кебек үк армия сафларында хезмәт итә. Ишләре төсле ул да алдагы язмышын сайлау хакында уйлана: шәһәргә китәргәме, авылда калыргамы? Үткән яшьлеген уйлаганда Николай Адамовның йөзендә елмаю чагыла. Хәрби хезмәтен үтәгәндә Мәскәү өлкәсенә эләгеп 1980 ел Олимпиадасы объектларын төзүдә катнашуы да, күренекле хәрби җитәкчеләр кулыннан Рәхмәт хатлары алулары да, яшь кенә булуына карамастан олыларча җитди булып, якын туганы чакыруына ризалашып нефть һөнәрен сайлавы да бүгенгедәй күз алдында аның.

Николай Адамов Ерсубай авылы кешесе. Шул авылда урта белем ала, өч ел колхозда эшли һәм армиядән соң туган авылына кайтып төпләнә. Ул вакытта әтисенең туганы «Ямашнефть» идарәсендә мастер булып эшли. Егетнең булдыклылыгын күреп үскән абыйсы аңа нефтьче язмышына «юлламаны» әзерләп куйган була. Шулай итеп Николайның хезмәт кенәгәсендә 1982 елда «нефть һәм газ чыгару операторы» диелгән язу пәйда була. Әйтергә кирәк, бу Адамовның эш кенәгәсендә бердәнбер язу. Башка өстәмәләр аның ике дистәгә якын төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алынуы хакында.

- Мин нефтьчеләргә эшкә килгәндә укып, әзерләнеп имтихан тотулар да юк иде. Һәр көнне алдан инструктаж үтәсең, аннан эшкә керешәсең. Чорның барлык операторлары шулай башлады эш юлын. Агач будкаларда бердәнбер тимер мич, шунда чиратлашып җылынып чыгасың… - дип искә ала 80 нче еллардагы эш шартларын Николай Адамов. - Бүген исә «Татнефть» ААҖ объектларында эшләүчеләргә барлык уңайлыклар да тудырылган. Бытовкаларда кухнясы да, душ бүлмәсе дә бар. Цех һәм качалкаларга илтүче юлларга таш түшәлгән.

Утыз елдан артык хезмәт иткән туган оешмасы хакында горурланып сөйли ул. Бер генә урында эшләвенең сәбәбен туган авылында төпләнеп калу мөмкинлеге булудан күрә.

- Ерсубайның яшел чирәмле киң урамнарын, күкрәк тутырып суларлык чиста һавасын бернигә дә алыштырмас идем. Туган ягымда яшәп, үз халкыңа хезмәт итүдән дә олырак бәхет юк ул! - ди Николай Адамов.

Данлыклы нефтьче тормыш иптәше Татьяна, ике улы (алар да нефтьчеләр) һәм бердәнбер кызының гына түгел, авылдашларының да горурлыгы. Үз эшенең чын остасы булудын тыш Николай Адамов механизатор, балтачы һәм эретеп ябыштыручы да. Адамовлар гаиләсе берничә баш сыер, дуңгыз, күпләп кош-корт асрый, 50 (!) сотый бакчада бәрәңге үстерә. Аларның гаиләсе уңганлыклары, булдыклы һәм бердәм булулары белән башкаларга үрнәк булып тора.

Рәдифә НОГМАНОВА

Фото http://www.almetievsk-ru.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса