Әлмәт таңнары

Нәбиулла Мөхәммәдиев: “Иң ышанычлы тыл – ул гаилә”

Җиңү көне - илебездә яшәүчеләрнең һәрбарчасын берләштергән бердәнбер бәйрәмдер, мөгаен. Кызганыч, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең сафы елдан-ел азая бара. Һәлак булган солдатларның истәлеген саклау һәм сугыш ветераннарына игътибар күрсәтү - һәрберебезнең изге бурычы.

Җиңү бәйрәме алдыннан без сугыш елларындагы зур сынауларны үз җилкәсендә күтәргән ветеранда кунакта булдык. Нәбиулла Мөхәммәдиевкә - 91 яшь. Аның күтәренке рухы һәм күзләрендә балкыган шатлык чаткысы яшьләрне көнләштерерлек. Бүген Нәбиулла Мөхәммәдиевнең тормышы бәхет тулы касә кебек - янәшәсендә 60 елдан артык иңгә-иңне куеп гомер кичерүче яраткан хатыны, тормышта үз урыннарын табып, уңышка ирешкән балалары, оныклары һәм бетмәс-төкәнмәс шатлык, өмет-ышанычлар китерүче 9 оныкчасы бар. Горурланырлык та шул!

Бер мизгелнең боларның барысын да сызып ташларга мөмкин булуына күз алдына китерүе дә авыр. Ләкин бу тормыш... Сугыш вакытында Нәбиулла Мөхәммәдиев ике тапкыр каты яралана, әмма бирешми, нык тора, үлем чигенергә мәҗбүр була.

- Мине Ходай саклагандыр инде. Бу якты дөньяга балаларым, оныкларым килергә тиеш булгандыр, күрәсең, - ди Нәбиулла ага.

Бигәш авылында туып-үскән егет 17 яшеннән халык хуҗалыгының Әлмәт статистика инспекциясендә инструктор булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы ул армиядә булганда - Көнбатыш Украинада артиллерия полкында танкка каршы бригадада элемтәче булып хезмәт иткәндә башлана.

1942 елда фронтта аның әтисе һәлак була, туганнан туган абыйлары яу кырында Ватан азатлыгы өчен көрәшә. Нәбиулла Мөхәммәдиев кешеләрне тирән кайгы-хәсрәткә дучар иткән, илебезгә зур җимереклекләр алып килгән дәһшәтле елларны әле дә авыр көрсенеп искә ала.

Сталинград өчен барган сугышларны үз күзләре белән күрә. Әлеге фронттагы каһарманлыгы өчен Бигәшнең курку белмәс егете "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Әлбәттә, орден-медальләр моның белән генә чикләнми.

Җиңү турында ул Прагадан 90 километр читтә булганда, Румыния, Югославияне азат итү өчен барган каты сугышларда катнашканда ишетә.

Аңа туган якларына 1946 елда гына әйләнеп кайту насыйп була. Ә аннан соң район башкарма комитетында физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе, район Советы башкарма комитеты секретаре, Бигәш авыл Советы рәисе һәм партия оешмасы серкетаре булып эшли, "Знамя" колхозының партия оешмасына җитәкчелек итә. Сылу кыз Мөнирәгә гашыйк булып, гаилә коралар. Тату, тигез гаиләдә өч бала үсә. Кызлары Энҗе һәм Наҗия икътисадчы-хисапчы белгечлегенә укыйлар. Энҗе хәзер лаеклы ялда. Ә уллары Рөстәм Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый, нефть производствосының барлык баскычларынан үтә, бүген "Татнефть" ААҖдә генераль директор урынбасары вазифасында кадрлар һәм социаль сәясәт өчен җаваплылык тота.

Нәбиулла Мөхәммәдиев оныклары һәм оныкчалары турында зур сөенеч белән сөйли. Ветеранның гаилә альбомында фотосурәтләр бихисап, арада зур һәм тату гаиләнең барлык әгъзалары да кертелгән коллаж игътибарны аеруча җәлеп итә. Ә күрше бүлмәдә Мөхәммәдиевларның 9 буынының нәсел агачы ясалган картина эленгән.

- Өлкәннәрне хөрмәтләү, якыннарың һәм яраткан кешеләр турында кайгырту - безнең гаиләдә закон ул, - дип сөйли Нәбиулла ага. - 9 Май - үзгә бәйрәм. Гаиләдә без аны зур өстәл артына җыелып, һәрвакыт бергә билгеләп үтәбез. Сеңлем, аның балалары, оныклар, оныкчалар, туганнар да килә. Мин үз тормышымда гаиләдән дә ышанычлы тылны белмим.

Алсу Хәйбриева

Фотолар гаилә архивыннан һәм Ирина Апачаеваныкы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим