Әлмәт таңнары

Наҗия Хәйдәрова: “Татар мәктәбендә белем алуым белән горурланам”

Күптән түгел "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" кунакханәсендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова булды.

Белгәнебезчә, ул озак еллар дәвамында мәгариф идарәсенә җитәкчелек итте, ә агымдагы елның 1 апреленнән әлеге вазифаларга сайланды.

- Наҗия Мисбаховна, үзегез белән якыннанрак таныштырып үтсәгез иде.

- Мин Нәдер кызы. Биредә туып-үстем, авыл мәктәбендә укыдым. Әйтергә кирәк, татар мәктәбендә, милли мәктәптә белем алуым белән бик тә горурланам, чөнки ике дәүләт теленең дә тигез дәрәҗәдә булуына зур әһәмият бирәм. Без чиста әдәби диалект булган төбәктә яшибез, рәхәтләнеп, дөрес итеп татар телендә сөйләшәбез. Бу зур бәхет! Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Безнең класс бик көчле, лидерлар күп иде. Пионер да булдым, комсомол оешмасын җитәкләдем. Укытучыларыбыз искиткеч иде, алар бездә мәктәпкә, барлык фәннәргә карата да иксез-чикесез мәхәббәт уята алганнар. Бу миңа тормышта үз юлымны билгеләүдә нык булышты.

- Ә сез нинди фәнгә өстенлек бирә идегез?

- Безгә киләсе уку елы өчен дәреслекләрне җәйге ялларга таралыр алдыннан өләшеп куялар иде. Җәй көне мин бу дәреслекләрнең барысын да укып чыга идем. Бигрәк тә әдәбиятны, аеруча шигырьләр укырга ярата идем. Әле дә кәеф булмаганда, тынычланыр өчен рәхәтләнеп шигырьләр укый алам. Авыл китапханәсендә укымаган китап калмагандыр.

- Балачагыгызда "Минем моны эшлисем килми, ардырды, туйдырды" дигән вакытлар булмадымы?

- Дөресен әйтергә кирәк, мин мондый очракларны хәтерләмим. Һәрчак мәктәпкә беренче барасым килә иде һәм шулай эшли дә идем. Барлык түгәрәкләргә йөрергә теләдем. Шулай ук нинди дә булса музыка уен коралында уйнарга өйрәнергә, гомумән, һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнү, танып-белүгә теләк зурдан булды. Үзең өчен яңалык ачу нык кызыклы бит ул. Бигрәк тә балачакта. Аннан соң мин гаиләдә өченче, төпчек бала идем. Иң кечкенәсе булгангадырмы, әти-әнинең бөтен мәхәббәте миңа юнәлтелгән кебек тоелды. Һәрхәлдә, мин мәхәббәт, наз эчендә үстем. Сиңа шундый зур игътибар бирәләр икән, ничек инде яхшы мөнәсәбәткә тискәре гамәл белән җавап бирергә мөмкин? Моны беркайчан да истән чыгармадым. Күп нәрсәне гаиләдән алдым дип исәплим. Безгә кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирделәр. Гаиләдә "бу хатын-кызныкы", "бу ир-атныкы" дигән эш бүленеше юк иде. Әти-әни көне буе эштә булгач, аларга булышырга кирәклекне яхшы аңладык, бакчада, өйдә эшләдек, маллар да караштык. Минемчә, хезмәт тәрбиясе тәртипкә, вакытны бәяләргә һәм дөрес бүләргә өйрәтә.

- Әти-әниегез укытучы булмаган. Педагог һөнәрен сайларга кем этәргеч бирде?

- Әйе, әтием производствода, әнием колхозда эшләде. Ә менә әтинең сеңлесе гомер буе Нәдер мәктәбендә тарих фәнен укытты. Мөгаллимнәрем укытучы эшенә һәм бу системага ихтирам, мәхәббәт уяткандыр дип уйлыйм. Миңа һәрвакыт укытучы иң игелекле, иң файдалы, мәңгелек һөнәр булып тоелды. Элек авылда укытучылардан да абруйлырак кеше юк иде бит. Юлда укытучылар очраса, каушый идек. Хәзерге буын башка, рухи байлыклар алышынды. Укытучыларга мөнәсәбәт тә үзгәрде. Һәркайда да рәхмәтле укучылар бардыр, алар да укытучылыкка шундый мөнәсәбәттәдер дип уйлыйм.

- Нигә нәкъ менә КДУны сайладыгыз?

- Владимир Ильич Ленин исеме безнең чорда идеал иде. Без бит коммунистик рухта тәрбияләндек. Элек яхшы югары уку йортлары күп, ә менә иң яхшысы Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты диләр иде. Без бирегә укырга кергәндә тарих-филология факультетының тарих бүлегендә бер урынга 11 кеше булды. Мин эксперименталь 472 нче төркемгә эләктем. Анда илебезнең төрле почмагыннан килеп укырга кергән медальчеләрне тупладылар. Әлбәттә, татар мәктәбеннән соң җиңел булмады, шул ук вакытта марканы да төшерәсе килмәде. Ял көннәре уку залында үтә иде. Үз өстемдә даими эшләргә туры килде.

- Хезмәт эшчәнлегегезне кайда башлап җибәрдегез?

- Мине юллама белән Кәләй станциясе мәктәбенә җибәрделәр. Сигезенче сыйныфны бирделәр. Анда 40 укучы иде. Зур-зур кызлар һәм егетләр, мин алар янында тәбәнәк буйлы булып калдым. Бераз куркытып та җибәрде. Рус авылы бит инде. Завуч миңа: "Исемегезне әйтә алмаячаклар, әйдәгез, тактага сезне Надежда Михайловна Хайдарова дип языйк", - диде. " Юк, мин Хәйдәрова Наҗия Мисбаховна", - дидем һәм тактага зур итеп шулай дип язып куйдым. Исемемне беркем дә бозып әйтмәде. Кәләй станциясе рәхмәтле әти-әниләр һәм укучылар белән күңелемә сеңеп калды. Мин монда 15 ел, мәгариф идарәсендә 13 ел эшләдем.

- Мәктәптән соң мәгариф идарәсенә күчү авыр булмадымы?

- Гади эш түгел, әлбәттә. Ләкин үзеңне сынап карыйсы да килә: бу баскыч минем өчен нинди икән, шәһәр тарихчылары белән эш ничек бара? Мине идарәгә 1999 елда чакырдылар. Мин бер ай уйлап, бишенчеләремне ничек калдырыйм дип кайгырып йөрдем. Чөнки март азагы иде. әти-әниләр, балалар өчен борчылдым. Хәзер тормышта үзгәрешләр булып торырга тиештер дип саныйм. Сүз дә юк, идарәдә җаваплылык башка дәрәҗәдә, башка аудитория, зурлар белән эшләү. Кешеләрне өйрәтү өчен син үзең башта әзерлекле булырга тиешсең. Бераздан җитәкчелек алышынды. Мәгариф системасында бик күп үзгәрешләр булды. Ә инде Диләрә Әхмәтованы алыштырган Илдар Баһманов политехникумга директор булып киткәч, 2007 елда аның урынына мине мәгариф идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр. Миңа кадәр җитәкче булып эшләгәннәр кызармаслык итеп эшләү бурычын куйдым алдыма. Нәтиҗәле эшләдек дип уйлыйм.

- Бүген тәрбия мәсьәләсе буенча төрле фикерләр яңгырый...

- Башта кемнең белем бирергә, кемнең тәрбияләргә кирәклеген ачыкларга кирәктер. Нишләптер бездә бу эшләрнең икесен дә мәктәп алып барырга тиеш дип исәплиләр. Миңа калса, балаларын тәрбияләү белән иң беренче чиратта аларның әти-әниләре шөгыльләнергә тиеш. Балаларда рухи хәзинә һәм кешелеклелек кыйммәтләре формалаштыру гаиләдән килә. Өлкәннәрне хөрмәт итү, кечкенәләрне кыерсытмау кебек төшенчәләр иң әүвәл гаиләдә бирелергә тиеш. Җәмгыятьтә әти-әниләр социаль проблемаларын чишү белән мәшгуль, шуңа күрә алар балаларына дөрес тәрбия бирергә әзер түгел дигән фикер тупланган. Шулай итеп, бу эштә таякның авыр башы мәктәпкә төшә. Ләкин мин монда урыннарны алыштырырга кирәк дип уйлыйм. Әти-әни бер баласын тәрбияли алмый икән, ни өчен әле карамагына 30 укучы тапшырылган укытучы барысын да белергә тиеш дип саныйлар? Ә бит һәрбер бала - ул кечкенә дөнья, бу дөньяны өйрәнергә кирәк. Тәрбиягә, беренче чиратта, гаиләдә нигез салына. Нинди орлык чәчәсең, шундый уңыш аласың. Гаиләдә ничек һәм нинди тонда сөйләшәләр, ир-ат хатын-кызга ничек карый һәм киресенчә, уртак эшләр, шатлыклар - барысы да бала зурайгач аның холкында зур роль уйный. Аларның урамда, мәктәптә кемнәр белән аралашуы белән кызыксынырга, яхшыны яманнан аерырга өйрәтергә кирәк.

- Заманалар үзгәрә. Элек укытучы балага кисәтү ясый икән, әти-әни: "Димәк, моның сәбәбе бар, тәрбия эше алып барырга кирәк", - дип фикер йөртә иде. Ә хәзер укытучыларга карата дәгъва белдерелә. Җәмгыять үзгәрдеме, әллә укытучының абруе төштеме?

- Бу системада озак еллар эшләгән кеше буларак, мин безнең укытучыларга белем һәм тәрбия бирүне ышанып тапшырырга була дияр идем. Район мәгариф системасы күркәм традицияләргә, яхшы нәтиҗәләргә ия. Әйе, бездә лаеклы укытучылар армиясе тупланган. Бүген укытучылар турында фильмнар, социаль челтәр аша тапшырулар укытучының статусын нык мескенләндерә. Болар да үз ролен уйныйдыр. Сүз дә юк, укытучылар да төрле. Бәлки беренче тапкыр әти-әниләрне җыйган укытучы җыелышны ничек уздырырга кирәклеген белмидер, элемтәне җайга салу һәрвакытта да җиңел түгел. Бездә 300 ләп укытучы пенсия яшендә. Аларны һич кенә дә җибәрәсебез килми, чөнки кадрлар җитми. Бигрәк тә математика, физика, химия укытучыларына, яхшы телчеләргә кытлык зур. Креатив, үзенчәлекле фикер йөртүче яшь укытучыларыбыз булу сөендерә. Тик аларны бик тиз күреп алып, башка өлкәләргә чакыралар.

- Әлмәт укытучылары башка төбәкләрдәгедән аерыламы яки укытучылар һәркайда да укытучымы?

- Мин иң яхшы укытучылар Әлмәттә дип исәплим. Безнең шәһәрне яраталар. Күпме чара уздырыла биредә. Аларда катнашучылар һәрвакыт эшчәнлеккә югары бәя биреп китәләр. Бу бит укытучыларның хезмәте нәтиҗәсе. Безнең укытучыларның потенциалы бай.

- "Яшьлек" микрорайонында төзелүче мәктәпкә кадрлар туплау ничек бара?

- Бирегә директор булып Мәскәүдән укытучылар династиясеннән булган креатив кеше килә. Без бу мәктәпне техник һәм гамәли фәннәр буенча халыкара дәрәҗәгә чыгару бурычын куйдык. Укытучылар кабул итүгә бәйге игълан ителде. Хәзерге вакытта булачак директор биредә эшләргә теләк белдерүчеләр белән әңгәмә кора. Мәктәптә инновацион программа буенча эшләячәкләр.

- Хәзерге вазифага күчү тәкъдимен ничек кабул иттегез?

- Ниндидер дәрәҗәдә бу көтелмәгән булды. Мәгариф идарәсендә дә зур коллектив иде, биредә исә башкача - депутатлар корпусы. Мондый тәкъдимнәр булу синең кирәклегең, хезмәтеңнең бәяләнүе, сиңа ышанулары хакында сөйли. Мин моңа бик җитди карадым, чөнки Мәҗит Салихов көчле шәхес, таләпләре дә катгый һәм зурдан. Шуңа да бу тәкъдимне кабул итү җиңел булмады. Хәзер төп вазифама депутатлык эшчәнлеге дә өстәлде - 6 нчы сайлау округы буенча Багряж-Никольскидан депутат итеп сайландым.

- Безнең депутатлык корпусын ничек бәяләр идегез?

Реклама

- Мин алар белән эшли генә башладым әле. Әмма депутатлар корпусын көчле дип ышанып әйтә алам. Биредә үз эшләренең осталары, грамоталы, һәр нәрсәдән хәбәрдәр кешеләр эшли. Күбесе инде ничәнче чыгарылыш депутат булып сайланган. Алар елга агышын да үзгәртергә сәләтле. Минем бик тә депутатлар эшчәнлеген яктыртуны, аларның ролен халыкка җиткерүне яңартасым килә. Әлегә халыкта депутатларның нәрсә белән шөгыльләнү турындагы мәгълүмат җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

- Наҗия Мисбаховна, сезгә күптән түгел кенә массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү эше йөкләнде. Үзара мөнәсәбәтләрне ничек күзаллыйсыз?

Бу район башлыгы Мәҗит Салихов карары булды. Минемчә, безнең районда массакүләм мәгълүмат чаралары беркайчан да начар эшләмәде. Белгәнемчә, анда үз эшенең осталары хезмәт куя. Мин кызыклы контингент белән эшләячәкмен, ник дигәндә, журналистлар алар минем өчен белем чыганагы гына түгел, ә бәлки халыкка гадел мәгълүмат җиткерергә тиешле кешеләр дә. Әгәр берәр язмага алынасың икән, аның төбенә кадәр төшәргә кирәк дип уйлыйм. Сезнең бурыч бик җитди.

- Кеше даими камилләшергә, белемен баету белән шөгыльләнергә тиеш дигән идегез. Хезмәт баскычыннан күтәрелер өчен бер генә белем җитәрлекме?

- Мин җитәрлек түгел дип исәплим. Шуңа күрә күптән түгел икенче югары белем алдым. Монысы юрист белгечлеге буенча. Гомумән, белемне даими яңартырга кирәк. Миңа, мәсәлән, курсларга җибәрүләре ошый. Кайберәүләрнең анда бармас өчен теләсә нинди сәбәп уйлап табулары һич аңлашылмый. Нинди юнәлештә генә курслар булмасын, алар файдага гына.

- Гаиләгез турында да әйтеп узсагыз иде.

- Мин Арыслан йолдызлыгы астында туганмын. Тормыш иптәшем белән без авылдашлар. Ул миннән бер сыйныфка өстәрәк укыды. Активист, авылда беренче егет иде. Бик яхшы укыды. Ике кызыбыз алар. Аларның хәзер үз гаилә тормышы. Ике онык, бер оныкчыгыбыз - безнең зур юаныч. Кызларыбызның икесе дә әтиләре юлыннан китеп, КФЭИны тәмамлады. Мин әни буларак, алардан бик канәгать. Кечкенәдән үк өлкән буынны хөрмәт итәргә кирәклекне белеп үстеләр. Үзара бик дус, тату яшиләр.

- Сез яхшы хуҗабикәме?

- Өйдә кул кушырып утырырга яратмыйм, миңа һәрвакыт хәрәкәтләнергә кирәк. Мин сәламәт туклану ягында. Ашларга, икенче блюдоларга, салатларга өстенлек бирәм. Барысы да гади генә. Хәзер кешеләрне нәрсә белән булса да гаҗәпләндерермен димә. Безнең әти-әниләр гади генә ашап-эчкәннәр һәм сау-сәламәт булып озак яшәгәннәр. Яраткан әйберем - кыстыбый. Ярымфабрикатларны яратмыйм. Балалар кечкенә вакытта тегә дә, бәйли дә, чигә дә идек. Дөресен әйтәм, озак вакыт сорый торган вак кул эшләре белән шөгыльләнергә түземлегем җитми. Миңа тиз, күләмле һәм барысы да төгәл булсын.

- Кайбер хатын-кызлар балык тотарга ярата...

- Мин балык тотуны эшсезләр шөгыле дип саныйм. Ничек инде уттай кызу эш өстендә, җәй көнен күздә тотам, балык тотып утырырга кирәк. Кышкы 22 градуслы салкында балыкка баруны шулай ук аңлый алмыйм. Бу вакыт эчендә күпме файдалы эш башкарырга булыр иде.

- Сез китап укырга яратам дидегез.

- Мин кичен берәр нәрсә укымасам, йоклый алмыйм. Чынлап та, укырга бик яратам. Компьютердагысы кирәкми, чын китап, кулга тотып укый торганы булсын ул. Классиканы күптән укып бетердем инде. Үзебезнекеләрдән Клара Булатова, Энҗе Мөэминованың шигырьләрен югары бәялим. Фәнис Яруллинның иҗатын бик яратам. Аның "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән повесте бар иде. Мин аны әллә ничә тапкыр укыдым. Психологик тестлар, афоризмнар энциклопедиясе белән дус. Законнар белән танышып бару да бик кирәк.

Үз фикерегезне еш якларга туры киләме?

Әгәр сорауның асылына төшенсәң, моңа ихтыяҗ юк, әлбәттә. Акыллы җавап алыр өчен акыллы сорау бирә белергә кирәк дип уйлыйм. Бу бик мөһим. Мин үз фикеремне әйтергә яратам.

- Холкыгызның төп сыйфатлары нинди?

- Үземне максатчан дип әйтә алам. Әйләнә-тирәдәгеләргә битараф түгелмен, авыр ситуациягә юлыкканнарга һәрвакыт ничек тә булса ярдәм итү теләге зур. Ә инде булыша алмыйсың икән, аңа берничек тә зыян китермәскә. Тормышта һәрвакыт үзең өчен югары планка куярга кирәк дип исәплим.

- Сез хатын-кыз дуслыгына ышанасызмы?

- Әйе, ышанам. Минем аралашкан хатын-кызларның барысы да - итагатьле кешеләр. Тормыш сынаулары вакытында алар һәрвакыт янәшәдә булды.

- Тормыштагы гаделсезлекләрне Сез ничек кичерәсез?

- Үземне мондый чакларда оппозиционер дияр идем. Мин бу сорауларда үз фикереңне белдерергә кирәк дигән карашта торам. Үземне яклый алам - бу минем холкыма салынган.

- Дин сезнең тормышта нинди урын алып тора?

- Ышану - ул күңел халәте, шуңа күрә кеше ансыз яши алмыйдыр. Без бу өлкәдәге беренче чыганакларны белергә, дини байлыкларга якын булырга тиешбез, чөнки алар кешелек тарихының - аерылгысыз өлеше. Минем бу өлкәдә канәгатьләнерлек белемем бар дип исәплим. Тирә-ягымда үз гомерендә бер генә тапкыр булса да гыйбадәтханәгә, мәчеткә бармаган кеше юктыр. Күптән түгел миңа "Ризаэддин Фәхреддин мираслары" дигән китап бүләк иттеләр. Аны үзебезнең галимебез Рәфкать Шаһиев язган. Ул дин белән дөньяви белемне бер-берсеннән аермый. Анда дин буенча тәрбия менә шулай алып барырга тиеш, дөньяви буенча шулайрак дигән тәгълимат юк. Бу китапны татар телендә балаларга да укытасым килә. Чөнки биредә гади чынбарлык. Кызларымның укып, аны оныкларга тапшыруын телим. Әгәр алар язылганнарның 5 процентын гына булса да сеңдерсәләр, 10 кагыйдәне истә калдырсалар, бу инде бик зур файда. Кызганыч, соңгы вакытта халык укырга бик яратмый. Китап бүләк итсәләр, ул шунда ук читкә алып куела. Бу дөрес түгел, китапның башын гына булса да укып карарга кирәк. Әлеге хәзинәне - китап укуны шулай ук буыннан буынга тапшыру зарур.

- Газеталарга нинди теләкләр җиткерер идегез.

- Газеталар, җирле матбугат аша без үзебезнең чагылышны күрәбез. Менә шушы чагылыш тәңгәл булсын иде. Сезгә иҗади озын гомер, юбилей елында яңа үрләр, хезмәтегезне канәгатьләнү алып башкаруыгызны телим.

- Рәхмәт сезгә. Үзегезгә дә уңышлар телибез!

Әзерләде Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: