Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мул җимешле көзләр насыйп аңа

Минзифа апаның үзенә тартып торган ниндидер сихри көче барын шәхсән үзе белән күрешеп, аралаша башлагач та сизәсең. Шигырьләрен, вакытлы матбугатта даими чыгып торган язмаларын укысаң, аны тагы да яхшырак, якыннанрак беләсең кебек. Минем белән дә булды ул хәл, әмма серен генә чишеп бетерә алмаган идем. Бүгенге көндә "Ана бәхете", "Ана...

Минзифа апаның үзенә тартып торган ниндидер сихри көче барын шәхсән үзе белән күрешеп, аралаша башлагач та сизәсең. Шигырьләрен, вакытлы матбугатта даими чыгып торган язмаларын укысаң, аны тагы да яхшырак, якыннанрак беләсең кебек. Минем белән дә булды ул хәл, әмма серен генә чишеп бетерә алмаган идем. Бүгенге көндә "Ана бәхете", "Ана йөрәге", "Ана язмышы", "Йөгерек уйлар" китаплары халык арасында таралып, уңай бәяләмәләрен дә алырга өлгергән, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиягә лаек булган мәртәбәле каләм иясе ул.
Ил белән бергә, аның шатлыгын да, фаҗигасын да йөрәге аша кичереп яши Минзифа апа Хөснетдинова. Балачагы авыр, кунакка дип кия торган рәвеш күлмәгенә дә ямау салынган, урманнан "уфалла"лар белән утын ташыган заман баласы ул. Урамда аунап ятучы ипи сыныгын күрсә, җаны талана, күңеле өзгәләнә аның.
Урманнардан җиләк-җимеш җыйдым,
Балтырганын, ачы какысын.
Сабый чакларымда күп
татыдым
Сугыш елларының ачысын.
Сабан сөрдем, тырма
тырмаладым,
Урак урып узды көннәрем.
Сукыр лампа яктысында
эрләп,
Киндер сугып үтте
төннәрем.
Яки:
Бер Аллаһым, бир иминлек,
Илебезгә тынычлык.
Насыйп итмә җиргә афәт,
Ачы хәсрәт вә ачлык.
Әмма, бар гомергә үз хезмәте белән көн күргән, хәләл ризык кына ашаган, илен, телен, динен чын дәрәҗәдә хөрмәт иткән авыл кызы Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган язмышына риза-бәхил:
Мин канәгать шушы
язмышымнан.
Бар әгъзам да исән, сәламәт.
Ватаныма, илгә, кешеләргә
Итмәдем бер тамчы хыянәт.
Якты йөзле Минзифа апаны бүгенге борчулы, кайнар, тынчу тормышны яшәртеп искән таң җиленә тиңләп була. Яшь буынга аңлаешлы итеп әйтә белүе, олыны олы, кечене кече итәргә, тормыш кадерен белергә өйрәткән шигырьләре, мәкаләләре әллә кайчан халык укытучысы иткән аны:
Бүген авыр, иртәгәсе аның
Җиңел булыр, диеп, уйлама.
Һәр көн туа мең мәшәкать
белән,
Тик яманга аны юрама.
Тәҗел түгел эшләр юк
тормышта,
Дөнья куып, гомер иткәндә.
Бер генә көн эшсез
тордыңмы син,
Уең белән кайт син үткәнгә.
Берсеннән-берсе гыйбрәтле хикәяләрендә бу тормышта сафлык, сабырлыкның никадәр көчкә ия икәнен ярып сала. Үгет-нәсыйхәт, җылы киңәш бөрке- леп торган язмаларын укыйсың да, ирексездән кемгәдер яхшылык эшлисе килеп китә. "Нинди эшкә тотынсаң да, Аллага тапшыр, балакай, ярдәме тими кал- мас, иншалла",- ди ул миңа да изгелек теләп.
Бисмилла белән башлыймын,
Ниятләгән эшемне.
Шул сүз эшне җиңеләйтә,
Һәм арттыра көчемне.
Күңелем тынычлап кала,
Кыйблам туры, динем ак.
Эшләребез гел уң булыр,
Бисмилла, дип башласак.
Минзифа Мингалим кызы Хөснетдинова Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче "Кызыл каурыйлар" әдәби берләшмәсе әгьзасы да әле ул. Минзифа апаны һәр мәктәп, һәр балалар бакчаларында кө- теп алалар. Шигырьләр укып, гыйбрәтле хәлләрен сөйләп үзе дә канатланып кайта ул очрашулардан.
Өйдә гомерлек арка таянычы Нәҗибе белән ике малай (Нәфис, Наил) һәм бер кыз (Зөлфирә) тәрбияләп, өчесен дә югары белемле иткәннәр. "Мин ирдән дә, балалардан да уңдым, - ди ул. Ачык күңеле, якты йөзенә Аллаһы Тәгалә иң саф бүләген - үзенең изге көчен биргән - шигырләр, мәкаләләр яза. Шушы көннәрдә Минзифа апаның гомер бәйрәме - туган көне. Яңа табадан төшкән "Шиңмәс гөлләр" китабы, шагыйрәнең туган көненә ире Нәҗип һәм балалары бүләге ул.
Сигезенче дистәне ваклап килсә дә озын язлы көздә яши Минзифа апа. Мәңге картаймас күңел бакчасы мул җимешле, кырау да, ачы җилләр дә зыян салырлык түгел. Чөнки алар ин- де кешеләр йөрәгенә сибелеп өлгергән.
Минзифа Әхмәтшина
"Кызыл каурыйлар" әдәби берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250