Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мәрхәмәтле табибә

Үз эшенең остасы, ышанычлы тормыш иптәше, менә дигән әни һәм сөекле әби - бу сүзләр Сәвия Солтанова хакында.

35 ел буе балалар шифаханәсенең 7 нче участогында табибә булып эшләүче Сәвия ханымга очрашуга килгәч, аның чын мәгънәсендә профессиональ белгеч кенә түгел, ә эш кабинетында сакланган 870 ләп сәламәтлек кенәгәсе ияләренең гаилә дусты, хәбәр салуга ук бөтен борчу-мәшәкатьләрен ташлап ярдәмгә ашыгучы шәфкать иясе икәненә инандым.

Медицинада очраклы кеше юк

- Миңа 9 яшьләр чамасы иде. Өйдә әтием, абыем, энем һәм мин. Яшенле яңгыр башланды. Бүгенгедәй хәтеремдә, өстәл артында утыра идек. Тәрәзәне ватып яшен ташы керде дә артымда шартлап мине алгы өйгә ташлады, ир туганнарым икесе ике якка ауды. Әтием башта йөзе күгәргән абыема ясалма сулыш алдырды, миңа кулларын хәрәкәткә китерергә кушты. Ул тын ала башлауга ук, энемә ярдәм күрсәтергә ашыкты, тик соң иде инде... Ходай Тәгаләдән гомер бирелмәгән булгандыр шул. Шулай да Ходайның кодрәте киң, сабый килеш дөньядан киткән энебез урынына соңрак гаиләбездә игезәк малайлар туды, - дип башлады сүзен Сәвия ханым. Шулай итеп алты балалы гаиләдә абыйсыннан кала олы бала булган кызчык тагын ике сеңлесенә һәм ике энесенә ярдәмче апа, әтисе Зиннур белән әнисе Миңсылуның уң кулы булып үсә. Яшенле яңгыр фаҗигасе белән балалар табибы булу теләген йөрәгенә сеңдергән туташ Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач та Казанга укырга керә һәм гомер юлдашы булачак һөнәренең серләренә төшенә башлый.

- 4 нче курста укыган чорда бер мөгаллимебез безгә: "Иң мөһиме - сәламәтлекне какшатмау", - диде. Аның бу сүзләрен исемдә тотмаган көнем бар микән? Табиб белгечлеген сайлаган кеше рухы белән генә түгел, физик яктан да нык булырга тиеш. Чөнки аның кулында - киләчәгебез сәламәтлеге.

Студент елларында Сәвия булачак тормыш иптәше Шамилне очрата һәм дипломлы белгечләр, язмышларын бәйләгән парлар уку йорты юлламасы буенча ике ел Себер якларында эшли, ә 1977 елда Әлмәткә кайтып эшкә урнаша.

Сәламәт бала - сәламәт киләчәк

Тормыш юлын, аннан да күбрәк ялкынланып балаларны яратуын сөйләп утырган вакытта, әңгәмәне бүлеп, ишек шакыдылар. Кабул итү вакыты җитмәсә дә Сәвия ханым участокка килүченең гозерен белергә ашыкты.

- Шулай тынгысыз инде мин, балалар авырый башласа да, төннәрен дә йоклый алмыйм. Үземнең ике кызым да чирләми генә үсмәделәр, билгеле, температуралары төшмичә яннарыннан китмәдем, кулларыннан тотып, сәгатькә карап дарулар биреп тора идем. Участокка караганнар арасында каты авыручылар булса тизрәк хәлләрен белергә ашыгам. Табибның төне дә, ялы да, шәхси тормышы да юк аның. Ярый әле, иремнән уңдым. Балалар яшь вакытта кизү торган чаклар күп булды, аларны кемгә калдырыр идең? Арып-талып эштән кайтып кергәч, хәлеңә керердәй, борчу-мәшәкатьләреңнең бер өлешен үзенә алырдай кеше булу үзе зур бәхет.

...Кызына белешмә алырга килүче әти кешене озаткач, сүзебезне шәһәребез балаларының сәламәтлеге турында дәвам иттек. Сәвия ханым фикеренчә, бүген сәламәт бала тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Нәселдән килгән авыруларны исәпкә алмаганда, башкаларын алдан ук диагностикалау өчен заманча аппаратлар да, дәвалау өчен алга киткән технологияләр дә җитешле.

- Эшли башлаган елларда гына түгел, күпкә соңрак та бары тик белемеңә генә таянырга була иде. Бүген исә табибларның шиген кире кагу яки инандыру өчен чаралар бихисап. Аннары, ата-аналар да укымышлы, дәвалауны озакка сузмыйлар, кушканны төгәл үтиләр. Хәтеремдә, бервакыт авыру балага чакыру буенча өенә барган идем. Сабыйның тамагы шешкән, температурасы 40 ка якын. Дарулар яздым да, өйгә ашыктым. Төнне борчылып чыктым, ә иртән кире участокка барасы. Кабул итү вакыты төгәлләнүгә үк авыру янына ашыктым. Хәле яхшырмаган булып чыкты. "Китерегез язган даруларымны, үзем биримче", - дигән идем, әнисе аларны сатып алмаган булып чыкты... Бәлки акчасы да булмагандыр инде, шулай да баласының сәламәтлеге өчен пошынмаган кешене ничек ачуланмыйсың?..

Балалар табибәсе фикеренчә, сәламәт бала табып тәрбияләү өчен ата-ананың физик яктан да, акыл ягыннан да сәламәт булуы шарт. Аннары табибларга ышану да кирәк. Ник дигәндә, Гиппократ антын эчкән бер генә белгеч тә үзенең авыруларына начарлык теләми. Табиб кеше өчен балаларның сәламәт булып үсүе, алай гына да түгел, хәзер инде үзләренең әни булып сабыйларын җитәкләп янына килүен күрүдән дә олы бәхет бармы икән?

"Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке - ана булуда"

Һади Такташның бу сүзләре кайсы гына хатын-кызны рухландырмаган да, кайсы гына анага горурлык хисе өстәмәгәндер! Әниләр һәм бәбиләр темасы балалар табибы белән әңгәмәнең асылы булды, әлбәттә. Сәвия ханым табигате белән хатын-кыз итеп яратылган кеше буларак гаиләдәге сәламәт мохитның зарурлыгына да, гади гигиена кагыйдәләре үтәлеше мөһимлегенә дә басым ясады. Болар барысы да сәламәт буын тәрбияләүгә китерә. Әйтергә кирәк, ике бала анасы һәм әлегә өч оныкка әби булган Сәвия апа үзенең тормыш тәҗрибәсенә таянып сөйләде бу хакта. Солтановлар гаиләсендә кеше өзелгәне юк икән, апаларын якын итеп туганнары гаиләләре белән җыелып кайта. Барысына да югары белем биргән ата-ана нигезенә 6 туган елына бер тапкыр Сабан туена җыелыша. Еш кына туган көн, Яңа ел бәйрәмнәрен бергәләп үткәрәләр, бу көннәрдә кызлар-кияүләр, оныклар һәрвакыт бергә була.

- Андый вакытта бәйрәм өстәле табынына бәлеш хуҗа безнең. Халкыбызның әлеге күркәм ашын әнием үрнәгендә пешерәм. Сыер итенең күкрәк өлешен салам, суганны мул итеп турыйм. Камырын каймакка бераз үсемлек мае өстәп басам, нечкә итеп җәям. Өсте кызарып китмәсен өчен, капкачы алсулангач тагын бер кат камыр җәеме белән каплыйм - шулай иткәндә камыры йомшаграк, бәлеше шулпалырак була, - дип уртаклашты кунакчыл хуҗабикә һәм үзен түземсезлек белән көтеп торучы сабыйлары янына ашыкты.

Рәдифә Ногманова

Тамара Черемисина, балалар шифаханәсе мөдире:

- Сәвия Солтанова тәҗрибәле балалар табибәсе, югары квалификацияле белгеч. Аның кебекләр безнең шифаханәнең тоткасы, учреждениебезнең алтын фонды. Күп еллар эшләү дәверендә Сәвия ханым участогындагы балаларның сәламәтлеге буенча зур сораулар туганы булмады һәм булмас та. Шуңа күрә ул җавап биргән участок өчен җаным тыныч минем.

Эльвира Гайнуллова, шәһәрдә яшәүче:

- Кызым Заринага 6 яшь, улым Шамилгә 10 ай. Кайчан гына килсәң дә Сәвия Зиннуровна ачык йөз белән каршы ала, өенә яисә кәрәзле телефонына шалтыратсаң да җавап бирми калганы юк. Балалар безнең өчен дөньяда барысыннан да кадерле.

Гөлүзә Сафиуллина, шәһәрдә яшәүче:

- Әлегә кадәр без 14 нче участокка теркәлгән идек, Сәвия ханымга күптән түгел генә йөри башладык. Кызларым бәләкәй минем, яшь әни буларак барысын да белеп бетермим, ә Сәвия апа киңәшләре һәрвакыт ярдәм итеп тора. Андый табибә белән танышуыма шатланып туя алмыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250