Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мостафиннарны туган туфракка мәхәббәт берләштерә

Эшләгән - тешләгән, ди халык. Марат белән Лениза Мостафиннарның да гаиләләре хакында Бишмунча халкы әнә шулай сокланып сөйли.

Икесе дә әти-әниләре эзеннән китеп, җир эшенә бирелгәннәр. Алай гынамы әле, ике кызы һәм бер уллары да - бүген "Чулпан" хуҗалыгында урак өстендә алдынгы хезмәткәрләр.

Мостафиннар гаиләсен безнең Әлмәттә белмәгән кеше аздыр. Районның алдынгы комбайнчысы, механизаторы булган Марат абый Бишмунчада туып үсә. Ул чорда авылда кертелгән гадәт буенча мәктәптән соң бөтен сыйныфлары белән "Чулпан" колхозында эшкә калалар. Соңрак кайбер сыйныфташлары башка юлдан китсәләр дә, Марат абый тыныч кына яраткан эшендә кала. Үзе кебек үк авылда сыер саварга калган Лениза белән тормыш корып җибәрәләр. Яшь гаиләнең кызлары Миләүшә дөньяга килә. Соңрак бер-бер артлы Зәлидә белән Азатлары туа.

Колхоз алдынгысы булган мәрхүм әтиләре Сәрим абый, бәхетле парның таянычы-терәге, оныкларын карап-тәрбияләп торган әниләре Нәзирә апа эзеннән (ул да озак еллар фермада сыер сава) Марат белән Лениза гомерлеккә авылда төпләнеп кала.

Балалары үсеп, кул астына керә башлагач та, эшләр җиңеләя, әлбәттә. Бик яшь булуына карамастан башта Миләүшә әтисенең уң кулына әверелә. Курчак уенына карый тимер-томырны үз иткән кызый 2011 елның җәен әтисе белән остаханәдә, басуларда үткәрә. Бер елдан соң инде үзе ныклап торып комбайн йөртә башлый. Шулай итеп мәктәпне тәмамлап Лениногорск нефть техникумына укырга кергәч тә, диплом алып Казан дәүләт аграр университетында читтән торып укый башлагач та (анда юлламаны ул республиканың яшь комбайнчылары арасында узган бәйгедә җиңеп ота), яраткан эшен ташламый. Сезон керү белән - басуга!

- Басуларны иңләгәндә горурлану хисе били мине. Авылымны шул тиклем яратам, туган туфрагыма шул чаклы береккәнмен - Бишмунчамнан башка торуны күз алдына да китерә алмыйм, - ди Миләүшә.

Соңгы елда апасының ярдәмчесе булып җитешкән Зәлидә дә авылда төпләнеп калырга хыяллана. Ләкин иң башта медицина белгече булырга җыена әле.

- Бөтен кешегә дә тракторчы булырга димәгән. Апам комбайнда, энем тракторда җир сөрә, ә минем исә авыл халкының сәламәтлеген кайгыртасым килә, - ди ул.

- Балаларыбызның шундый белгечлек сайлауларына куанып бетә алмыйбыз. 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Әлмәт политехник техникумының автомеханиклар әзерли торган факультетында белем алган улыбызның укуы да яхшы, тырышып эшли дә, - дип сөйли Лениза апа.

Колхоз эше белән генә чикләнми Мостафиннарның тырышлыгы. Бүген алар абзар тутырып мал-туар асрый. Шәхси хуҗалыкта 8 савым сыеры, 3 сугым малы, бозаулар, тавыклар бар. 2-3 сыердан башланган эш шулай гөрләп дәвам итә. Ел саен савым сыеры башына икешәр мең субсидия алалар, 2013 елны гаилә савым аппаратлы да булган.

- Карап торышка гади генә тоелса да, уңыш эшләгән кешегә генә килә ул. Бер сүз белән әйткәндә, ничек эшлибез - шулай яшибез инде, - дип сүзебезгә нокта куйды эшкә өлгер булса да, сүзгә саран Марат абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса