Әлмәт таңнары

Моңлы шигърияте үлемсез

Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Татнефть" ААҖ "Рухият" фондының С.Сөләйманова исемендәге VI әдәби премиясен тапшыру тантанасы уза. Быел ул бөек шагыйрәнең тууына 85 ел тулуга багышлана.

Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында - татар әдәбиятына Нурихан Фәттах, Илдар Юзеевларны биргән төбәктә дөньяга килә. 1944 елда Тәтеш урта мәктәбен тәмамлагач, ул авылда укытучы булып эшли, аннан соң Уфадагы Башкорт педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: биредә нефть техникумында тарих укытучысы, шәһәр комитетында лектор, җирле радиода редактор, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли. 1973 елда профессиональ язучылык эше белән шөгыльләнә башлый.
Шигърият күгендә якты йолдыз булып балкып кабынган Саҗидә Сөләйманованың иҗаты үлемсез. Үзе исән чагында ук олуг әдип- ләрнең югары бәясенә, замандашларының, каләм- дәшләренең үз иҗатына карата соклануына, хозурлануына лаек булган шагыйрә татар әдәбиятының йөзек кашы булып тора. Аның иҗат мирасы - татар халкының горурлыгы, байлыгы. Саҗидә Сөләйманова моңлы, уйчан, ялкынлы шигырьләре белән халык теленә үтеп кереп зур танылу алган. Җитмешенче еллар башында шагыйрә үз каләмен прозада да сынап карый башлый. 1971 елда аның "Казан утлары" журналында бер цикл хикәяләре дөнья күрә. 1978 елда исә С.Сөләйманова "Гөлбад-ран" исемле повестен тө- гәлли. Укучылар тарафыннан җылы кабул ителгән бу әсәр авторның проза жанрларында да нәтиҗәле эшләргә мөмкинлекләре зур икәнлеген хәбәр итә. Саҗидә Сөләймановадан мирас булып калган күңел байлыгы китап киштәләренә җыентыклар булып тезелгән: «Кыр казлары», «Бәхетне үзем табам», «Юллар, юллар», «Яшәү хакы», «Кызыл каурыйлар», «Сабыр канат- лары», «Шигырьләр һәм поэмалар», «Гөлбадран», «Мәхәббәт сынавы». Са-җидә Сөләйманова үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда русча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыга. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителә.
Саҗидә Сөләйманова - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат була. Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан туган ягы Башкортстанның Тәтешле, Яңавыл авылларында, Казанда һәм Әлмәтебездә бик күп күркәм гамәлләр кылынды. Шәһәребездә аның белән бәйле истәлекле урыннар байтак. "Татнефть" ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан С.Сө-ләйманова исемендәге премия дә булдырылды. Татар шигърияте, проза һәм драматургиясе өлкәсендә бирелә торган әлеге премия 2006 елда оештырылды. Беренче әдәби премия дә шул ук елның 6 октябрендә - Саҗидә Сөләйманованың 80 еллык юбилей кичәсендә бирелде. Соңгы ике ел эчендә иҗат ителеп дөнья күргән әсәрләре өчен Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларына бирелүче премия белән беррәттән әлеге чарада әдәбият өлкәсендә зур уңышларга ирешкән сту- дентлар да стипендияләр белән билгеләнәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров