Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мөнир РАХМАЕВ: “Үземне “Маска” киносындагы герой белән чагыштырам”

Меңләгән кызларны үзенә гашыйк иткән, татар эстрадасының үзенчәлекле җырчысы Мөнир Рахмаевның тумышы белән Әлмәттән булуын күпләр бәлки белмидер дә әле. Яшь булуына карамастан, зур үрләр яуларга өлгергән әлеге җырчының тормышы турында төрле имеш-мимешләр йөри.

Болар турында без йолдызның үзеннән сорашырга булдык. Әлмәткә хәйрия концертына кайткан арада, Мөнир "Әлмәт таңнары"на әңгәмә бирергә дә вакыт тапты.

Туган елы һәм урыны: 1988 елның 4 ноябре, Әлмәт шәһәре

Белеме: Әлмәтнең 10 нчы мәктәбе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының музыка сәнгате бүлеге

Кешеләрдә яраткан сыйфатлары: намуслылык, игелек һәм эш сөючәнлек

Иң зур хыялы: дөньякүләм сәхнәне яулау

"Тормышта мин тыныч һәм киң күңелле кеше"

- Туган якларыңа бик еш кайтасың ахры, Мөнир. Хәйрия концертларында да катнашасың икән...

- Әйе, соңгы араларда хәйрия концертларын бик еш оештыралар. Шунда чыгыш ясап, күңелгә җиңеллек алам. Тормышта бит күп нәрсәләр акчадан гына тормый. Кайчакта балаларның гап-гади сөенүе, күзләреңә мөлдерәп, чын ярату белән караулары күп нәрсәдән өстен тора. Андый концертларга чакыралар икән, һәрчак вакыт табарга тырышам. Менә бу юлысы Әлмәтнең коррекция мәктәп-интернатына кайттым. Җырларым белән бергә, балаларга кечкенә генә бүләкләр дә ясадым.

- Димәк, күңелең белән йомшак, ачык кеше син. Сәхнәдә сине гел башка кеше буларак кабул итәбез бит.

- Әйе, мине күпләр сәхнәдә сикереп йөрүче җырчы буларак кына белә. Үземә дә: "Син чикерткә кебек сикереп биисең", - дип килеп әйткәннәре бар. Бу минем сәхнә образым. Үземне теге "Маска" киносындагы герой белән чагыштырырга яратам. Эшләпә кигәч, гел икенче кешегә әвереләм. Ниндидер бер сихри сәхнә көче идарә итә димме... Биисе, җырлыйсы килә, кешеләргә шул рәвешле шатлык, елмаю бүләк итәм. Ә тормышта мин тыныч кеше.

- Эшләпә турында сүз чыккач, сорамыйча булдыра алмыйм. Бер әңгәмәдә син аларны коллекциялим дип әйткәнсең. Бу, чыннан да, шулаймы?

- Әйе, минем кием-салымнар арасында алар шактый. Еш киеп йөри торганнары 30 данә. Эшләпә җене кагылуын барлык дусларым белә. Бәйрәмнәргә, туган көнемә күбесе эшләпә бүләк итә. Әле күптән түгел бер дустым Дубайдан эшләпә алып кайтып бирде.

"Укыган мәктәбем белән элемтәләр өзелми"

- Балачакта Мөнир нинди иде? Җырчы булу хыялың кайчанрак кабынды?

- Яшүсмер чакта нинди генә түгәрәкләргә йөрмәдем. Чын егетләрчә хоккей серләренә дә төшенеп карамакчы булдым. Аннан футболда туп тибеп йөрдем. Карате белән бик озак шө- гыльләндем. Әмма җыр минем күңелемә ныграк үтеп керде. Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә музыка белән ныклап торып шөгыльләнә башладым. Шунда ук биюгә йөрдем. Хәзер сәхнәдә бию элементларын кулланырга тырышам. Соңгысының да тормышымда кирәге чыкты. Шәһәр күләмендә узган күп кенә конкурсларда катнаштым. Шулай итеп кечкенәдән сәхнә тормышына кереп киттем. Зур иҗатка юлламаны Әлмәт сәхнәсендә алдым.

- Җырлау нәселдән килә торган сәләт. Моның белән килешәсеңме?

- Әйе, бардыр ул андый хикмәт. Минем әти яклап та, әни ягыннан да моңлы туганнар бар. Әти бабайның бик матур итеп җырлавын сөйли иде. Әмма әти-әниләрем сәхнә кешеләре түгел. Яшь чакларында спорт белән дус, хәтта төрле дәрәҗәләргә ия булганнар. Әнием һөнәре буенча хисапчы, әтием - инженер. Әле аны рәссам да, дизайнер да дип була. Гаиләдә без 4 бала: абыем - Санкт-Петербургта эшмәкәр булып эшли, ике апам да әни юлыннан китте - хисапчылар.

- Сиңа белем биргән укытучыларың, мәктәбең белән аралашып торасыңмы?

- Беренче сыйныфтан бирле Әлмәтнең 10 нчы мәктәбендә укыдым. Укытучыларымны һәрвакыт искә алам. Ел да февраль башында мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашуы уздыралар. Шунда да кайтырга тырышам.

"Венера Ганиева - икенче әнием"

- Тормышта иң зур рәхмәтеңне кемгә әйтер идең?

- Әлбәттә, иң элек миңа гомер биргән әти-әниемә. Мәдәният университетына укырга керәсем килә дигәч тә, алар минем те-ләкне куәтләп, каршы килмәделәр. Юкса, Әлмәт нефть институтына укырга керү турында да сүз булды. Әти-әнием миңа ышандылар, ярдәм иттеләр. Икенче зур рәхмәтем җыр-моң дәрьясының серләренә төшендергән Венера Ганиевага. Мин аны икенче әнием дип тә йөртәм. Бик ачык, һәр студенты өчен җанын да бирергә әзер кеше ул. Аның белән икәүләп башкарган "Ак каен" мине танытты, зур сәхнәгә күтәрелергә ярдәм итте.

- Сәхнә кай ягы белән үзенә тарта? Гомумән, җырлау сиңа ни бирә?

- Җырлау миңа чиксез канәгатьләнү бирә. Күпләр сәхнәгә Мөнир Рахмаев чыга диюгә елмая башлый. Кешеләргә шатлык өләшү - үзе зур бәхет ул. Җырлау миңа яшәргә көч, стимул бирә. Җырлап кеше хәтта үзенең күңелен чистарта ала дип саныйм. Үзем дә сәхнәдән җырлап төшкәч, күңелдәге хис-тойгыларым чыккан, бушанып киткән кебек булам. Аеруча Әлмәт сәхнәсе якын. Мине туган ягымда гел җылы каршы алалар. Әлмәтле тамашачыларыма чиксез рәхмәтлемен. Икенчедән, сәхнә миңа матди мөмкинлекләр дә бирә. Соңгы араларда тамада булып та йөрим. Бик ошаталар үземне.

"Үземне бәхетле кеше дип саныйм"

- Инде өченче альбомың чыкты, биш тапкыр "Алтын барс" алдың. Әлмәткә концертың белән килергә җыенмыйсыңмы?

- Әйе, планда бар. Быелдан да калмыйча туган ягымда шәп шоу-тамаша күрсәтергә иде. Күптән түгел "Биибез, җырлыйбыз" дигән альбомым дөнья күрде. Быел да "Барс-медиа" оештырган "Татар җыры"нда барс сынын алдым. Хәмдүнә Тимергалиева белән башкарган "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дигән җырыбыз соңгы 15 елның иң яхшы дуэты дип табылды.

- Үзеңне бәхетле дип саныйсыңмы?

- Әйе, һичшиксез, бәхетлемен. Әти-әнием исән-сау, туганнарым сәламәт, Аллага шөкер. Үз тамашачым бар. Бик күп җырланмаган җырларым бар әле. Минем кебек иҗат кешесенә аннан да зур бәхет юктыр!

- Әлмәтлеләргә нинди теләкләрең бар?

- Бездә күбрәк нефтьчеләр яши бит. Шуңа да аларның кат-лаулы эшләрендә уңышлар телим. Яшенә дә, олысына да хыяллансыннар дип тә әйтер идем. Чөнки хыял кешене яшәтә. Мин дә һәрвакыт хыялланып яшим. Башта университетка укырга керсәм иде дип теләдем. Аннан Казанны яулый алсам иде, фатир, машина дип тә хыялландым. Барысы да бар хәзер. Шөкер итеп, яңа җырлар яздырып, иҗат утында янып яшисе дә яшисе әле...

ӘҢГӘМӘДӘШ ФИЛҮЗӘ Хәмидуллина

ФОТОЛАР ШӘХСИ АРХИВТАН АЛЫНДЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса