Әлмәт таңнары

Мәхәббәтле-илһамлы гомер

Яшьлекләрендә үзләренә тиң ярлар табып, тигез, матур гаилә корып яшәүчеләр бер бәхетле булса, саф мәхәббәтләренә кырау төшермичә, бер-берсенә тугрылык саклап гомер итүчеләр икеләтә бәхетледер.

Быел гыйнвар аенда якут туйларын билгеләп үткән танылган шагыйрә Клара Гариф кызы белән отставкадагы майор Нәфис Харис улы Рәфигуллиннар үзләренең гомер бәйрәмнәрен сөю-сәгадәт белән каршы алдылар.

Ни белән үлчәнә бәхетле, тату гаилә тормышы? Бер-береңнең кадерен белеп, бер сулышта, бер уй-фикердә булып, сикәлтәләрне бергә-бергә җиңеп яшәү беләндер. Ни белән үлчәнә әдәбият-сәнгать әһелләренең гомер юлы? Якыннарының аларны аңлап, эчке теләк-омтылышларын үз җаннары аша үткәреп, иҗатларын зурлап-олылап яшәүләре беләндер. Язучы хатынының ире иртә олыгая, дигән иде Клара апа бер әңгәмә вакытында. Сүз монда табигый олыгаю турында гына бармый. Аның асылында - рухи яктан җитлегү, үсү... Язучы - үз чорының авазы, намусы, вөҗданы. Ул ил-көн гаме белән кайнап яши, аның тормыш хилафлыкларына битараф калырга хакы юк. Бер җан, бер тән булып яшәгән Клара Гариф кызы белән Нәфис Харис улы гаиләсендә бу яктан илаһи тәңгәллек: алар бер уй, бер хис, бер үк иҗади күтәренкелек белән янып яшиләр. Моннан кырык ел элек башланган иҗади бергәлек бүген дә дәвам итә. Өйләнешкән көннәрендә Нәдер егете Рәфигуллинга шагыйрә Клара Булатованың "Җәйләр җитсә" дигән китабын басмаханәгә бергәләп әзерләргә туры килә. Бу шагыйрәнең өченче китабы була. Аннан соң нәшер ителгән китаплар да ике күңел күзе, ике йөрәк аша уза. Хәтта уртак хезмәт җимеше - әхлакый-тәрбияви әһәмияткә ия булган "Зәки" әсәре дә (ул "Яшел каләм" китабында урын алган) туа. Бүген инде күренекле каләм иясенең, чичән шагыйрәнең, сәхнәләрдә даими яңгырап торган җырлар авторының 38 китабы әдәбият мәйданында мәртәбәле урын били. 2011 елда дөнья күргән "Сайланма әсәрләр" китабы исә аны классик язучылар рәтенә куя. Бу кадәр тиңсез шигъри хәзинә өстәл артына утырып кына тумаган, билгеле. Клара Булатова 50 елдан артык мәктәпләрдә яшь буынга белем биргән укытучы-мөгаллимә, муниципаль институтта укытучы-остаз, укытучы-доцент та бит әле. Аның шәкертләре Клара апаларын тирән хөрмәт хисе белән искә алалар һәм һәркайда - нинди өлкәдә хезмәт куюлары- на карамастан туган тел сакчысы булуларын дәвам итәләр.
Укытучы-шагыйрә һәрвакыт юлда яза! Колшәрипкә җәяү йөреп укыткан вакытларында да ул үткән чакрымнар ритм-рифмалар булып күңел дәфтәрендә теркәлә, аннан соң исә ак кәгазьгә төшә. 1958 елдан алып барган истәлекләре - "амбар" кенәгәсендәге көндәлекләре шагыйрә архивында үзе бер тормыш тәҗрибәсе, гомер китабы. Шәһәребез һәм районыбыз халкы Клара Гариф кызын оста тележурналист буларак та яхшы белә. Ул нигез салып, ун ел буе алып барган "Җомга" тапшыруы "Луч" телеканалы тарихына якты сәхифә булып кереп калды.
Шул тиклем тынгысызлык, төптән җигелеп тарту, һәркайда булсынга дип эшләү, чишмәдәй ургылган иҗат куәсе... Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин һәм С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, РФ күләмендә "Укытучы-методист" исеме алган Клара Булатованың бәрәкәтле гомер юлын һәм нәтиҗәле хезмәтен яктырткан бу юллар гаилә халәтен дә чагылдыра. Гаилә аның өчен терәк-таяныч та, көч-дәрман биреп торучы якты учак та.
Шагыйрә генә түгел, Нәдер килене, кадерле әни, кайгыртучан әби, җәмәгате Нәфис Харис улының хәләле дә бит әле ул! "Шагыйрә ире булу җиңел түгел, - ди ул уенын-чынын бергә кушып. - Хәтта искиткеч авыр дияр идем". Бу сүзләрдә күпмедер дәрәҗәдә хаклык та бардыр. Иҗат кешесе һәрвакыт юлда бит ул: укучылар белән очрашу, мәктәпләрдә-китапханәләрдә кичәләр үткәрү, әдәби тормыш белән кайнап яшәү, яңа китапны бастыру юлларын хәстәрләп йөрү... Боларның барысы да вакыт һәм рухи ныклык таләп итә. Бу яктан да Клара ханым насыйбыннан разый-канәгать. Нәфис әфәнде һәрвакыт аның белән бергә, аның янәшәсендә. Шагыйрәсе турында һәрвакыт тирән хөрмәт һәм ихтирам белән сөйли ул.
Клара Булатова Нәдер килене дә дигән идек. Аның каенанасы Маһинур апа белән бергәләп юбилей кичәсендә ал төстәге бала итәкле күлмәкләрдән сәхнәгә чыгуларын күпләр хәтерлидер. Килен белән каена- на мөнәсәбәтләренең шундый самими, шундый эчкерсез була алуының бик күркәм үрнәге булды ул. Инәй! Шагыйрә үзенең әсәрләрендә каенанасына әнә шулай җылы итеп, якын итеп дәшә.
К.Булатова-Рәфигуллиналар гаиләсендә әби-бабайны сөендереп өч онык үсеп килә. Марат Казанда техникумда укый. Камилә татар гимназиясенең бишенче сыйныфында белем ала. Гайшәгә әле ике генә яшь. Уллары Марс белән киленнәре Зөлфия "Татнефть" системасында хезмәт куялар. Иман нуры бу тату гаиләне дә яктыртып, балкытып тора. Камилә әнисе белән бергә намаз укый, дин гыйлемен үзләштерә.
Бер нәрсә дә юкка чыкмый,
Кояш бата, нур кала.
Күңел үсә, күңел төшә -
Сөю кала, җыр кала, - дип язган иде шагыйрә үзенең бер шигырендә. Әйе, бернәрсә дә эзсез югалмый. Еллар үтеп, чәчләргә чал керсә дә, нәсел-ыруны дәвам итәрдәй варислар үсә. Нигезе нык булган гаиләләрдә әнә шулай якут туйлар гөрли.

З.ӘХМӘТШИНА.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров