Әлмәт таңнары

Матурлык һәм фидакарьлек үрнәге

Исеме дә җисеменә туры килеп тора - Расиха. Матур мәгънәле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле әлеге исем "чыдам, түземле, төпле, уйлап эш итүчән, җитди" дигәнне аңлата. Бу сыйфатларның һәммәсе дә Расиха Җәмик кызы Җәләтова турында һәм болар гына да түгел...

Язмабыз героеның гомер юлы "Әлмәтнефть" идарәсе үсеше белән тыгыз бәйләнгән, гәрчә яшьлек елларында ул ак халатлы табиб булу хакында хыялланса да. Расиха Җәмиковна күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Әмма сугыш ачысы аларны да урап узмый, әтиләренең гомере фронтта өзелә, ә әниләре каты авыруга дучар булып, күрү сәләтен югалта. Тормыш арбасын тартып бару балалар җилкәсенә төшә. Бигрәк тә алар газиз кешеләренең якты дөньяны күрүеннән мәхрүм калуын бик авыр кичерә. Кечкенә Расиха шул вакытта ук үзенә сүз бирә: мин табиб булам һәм әниемне дәвалыйм. Мәктәптә укуын тәмамлау белән кыз документларын медицина институтына тапшыра. Өч имтиханнан "бишле", берсеннән "дүртле" билгеләре алгач, аның студент булып китәчәгенә бер генә шиге дә калмый, ләкин язмыштан узмыш юк диләр бит. Ерак Нәдер якларыннан килгән кыз укырга керүчеләр исемлегенә эләкми, уку йорты "текәрәк"ләрне кабул итә. Шулай да Казанга кабаттан әйләнеп кайту теләге кыз күңеленнән җуелмый. Әгәр дә ул елларда югары уку йортына керү өчен ике еллык хезмәт стажы таләп итмәсәләр, ул үз максатына ирешкән булыр иде. Ләкин Расихага язмыш тарафыннан бөтенләй икенче юл язылган була ич.

Мәктәп елларында ук драма түгәрәгенең үзәгендә кайнаган, үзешчән сәнгатьтә гаҗәеп матур чыгышлары белән балкыган, комсомол комитеты активисты булган кызны җәмәгать эшенә чакырсалар да, ул тирә-яктагыларга, беренче чиратта, үзенә ике ел дәвамында хезмәт урынында эшли алачагын исбат итәргә тели. Әнә бит яшьтән үк нинди ныклы характерга ия була кыз! Әлеге чорда ул төрле һөнәр ияләренең хезмәтләрен татып карый: пионервожатый да була, кибеттә сату белән дә шөгыльләнә, балаларга белем дә бирә. Кәшер мәктәбендәге аның рус теле дәресләрен күзәткән мәктәп директоры Гали Садриев чираттагысыннан соң: "Сездә педагогик талант бар һәм сездән халык мәгарифе отличнигы чыгачак", - дип әйтеп сала. Әйе, кыз нәрсәгә генә алынмасын - бар тырышлыгын шуңа юнәлтә, эшен җиренә җиткереп башкара. Биргән дә бит аңа Ходай Тәгалә талантны! Нефтьче һөнәрен кайчан үзләштергән соң Расиха Җәмиковна? Монысы инде серле бер могҗиза!.. Мәхәббәт белән бәйле ул. Ә аның көче ифрат зур!

Барысы да көтмәгәндә килеп чыга. Нефть институтына укырга керергә әзерләнеп йөргән Түбән Мактама егете Марс Җәләтовның үз эше - 1 нче нефть промыселындагы нефть һәм газ чыгару буенча оператор хезмәте турындагы мавыктыргыч сөйләүләре кызны җәлеп итә, яшьләрнең уртак кызыксынулары барлыкка килә һәм Расихада әлеге яңа һөнәргә ия булу теләге туа. Химия-технология институтында белем алучы һәм сеңлесенең Казанга килүен көткән өлкән абыйсы Гаязга ул: "Безнең илебезгә табибларга караганда нефтьчеләр күбрәк кирәк", - дип кистереп әйтә. Озак уйлап тормыйча Расиха Җәмиковна беренче нефть промыселы конторасының бусагасын атлый. Биредә аны нефть суырту буенча оператор итеп билгелиләр. Тәүге эш көнен яхшы хәтерли язмабыз герое. Махсус эш киеменә өстенлек бирмичә, ап-ак кофта, кара чалбардан киенеп килгән чибәр кызга мастер Г.Насыбуллин сорау белән мөрәҗәгать итә:

- Мондый кыяфәттә сез нәрсә белән шөгыльләнергә уйлыйсыз?

- Нинди эшкә кушсагыз, шуны башкарам!

- Чалгы белән эшли беләсезме?

- Әлбәттә!

Кыз сынатмый. Әкренләп аны оператор эше белән таныштыралар, нечкәлекләргә төшендерәләр. Нефтьнең язмышы, аның сакланышы операторның осталыгына бәйле бит. Билгеләнгән вакытны арттырып җибәрсәң, нефтьнең читкә агуын көт тә тор! Шуңа да ярты сәгать саен алар кулдан нефтьнең тирәнлеген үлчәп торганнар. Бервакыт СП-41дә булган вакыйганы Расиха Җәмиковнаның һич онытасы юк. Баштан аяк нефтькә коенган яшь хезмәткәргә (андый очраклар да булгалаган) вахтасын тапшырганнан соң сәгатьләр буена чәчләрен солярка белән юарга туры килә. Ярый ла анысын бирегә җитәрлек күләмдә китерәләр! Ничек кенә булмасын, һөнәрне үз итә кыз һәм нефть чыгару техникасын, технологиясен өйрәнү теләге белән Әлмәт нефть институтына укырга керә. Әмма биредә берьюлы икътисадны, хезмәтне планлаштыру һәм оештыруны өйрәнү факультеты булмаганлыктан ул Мәскәү нефть һәм газ институтына күчә. Дипломга исә ике бала әнисе буларак ия була.

"Әлмәтнефть"тә Расиха Җәмиковна нефть суырту буенча оператордан алып план-икътисад бүлеге начальнигы урынбасарына кадәр хезмәт юлы уза. РФнең атказанган икътисадчысы, хезмәт ветераны лаеклы ялга чыккач та, яраткан оешмасыннан һәм бердәм коллективтан аерылмый. 2003 елда аны идарәнең ветераннар советы рәисе вазифасына билгелиләр. Әлеге чорда аның кылган изге гамәлләре санап бетергесез. "Әйберләргә - икенче тормыш" хәрәкәтенә башлангыч биреп кенә дә ул күпме мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм кулы суза. Ә 2005 елда аның җитәкчелегендә булдырылган "Ветеран" хоры өлкәннәргә канат куя - алар кабаттан яшьлекләренә әйләнеп кайта. Ничә яшьтә һәм нинди һөнәр ияләре булуларына да карамастан ветераннарны җыр-моңга булган мәхәббәт берләштерә. Аларның уңышлары да байтак. Ике ел рәттән хор "Татнефть" ААҖнең үзешчән сәнгать смотры лауреаты булып таныла, ике тапкыр "Фольклор" номинациясендә диплом белән бүләкләнә, узган ел РФ күләмендә уздырылган "Спасс ярминкәсе"ндә шулай ук дипломга ия була. Быел коллектив "Яңа гасыр" телеканалындагы "Җырлыйк әле" тапшыруында да чыгыш ясый. Анда Расиха ханым "Мәк чәчәге" җырын башкарып тамашачыларны әсир итә. Нефтьчеләр тормышындагы һәр бәйрәмнең үзәгендә торучы әлеге коллектив һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Расиха Җәләтова тормыш юлыннан җыр белән бергә атлый, әйләнә-тирәдәгеләрне дә шуңа әйди.

Әнә үзенә күпме сыйфатны берләштергән матурлык һәм фидакарьлек үрнәге ул! Эше белән дә, күңеле белән дә гүзәл әлеге ханымга сокланмый мөмкин түгел.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров