Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Ләйсән + Рифат

Сәхнә кешесе өчен кирәкле бар сыйфатлар да бар аларда: икесе дә сәләтле, матурлар, көләч йөзле. Рифаттагы моң, аһәң! Ләйсән исә төрле чараларда алып баручы буларак та сәхнә күрке.

Драмтеатрның өметле артистлары – Ләйсән Нуриева белән Рифат Әхмәдиевне сәхнәгә омтылыш таныштыра, театр кавыштыра. Бер училищеда укып, еллар узгач кына, Әлмәт театрында мәхәббәтләре бөреләнә. Гаилә корып яши башлауларына елдан артык кына, шулай да яшьләр бер-берсен яхшы белә микән? Икесе дә сорауларга бер-берсенең җавабын белми. Кайбер нәрсәләр бәлки үзләренә дә ачыш булыр.

- Ни өчен артист һөнәрен сайладыгыз?

Ләйсән: Үземне хәтерли башлаган чордан ук артист булачагымны белдем. Дәү әти белән дәү әнигә спектакльләр куеп үстем. Артист булуыма әти белән әни каршы иде. Шулай да 9 ны тәмамлау белән училищега укырга кердем, соңыннан гына шалтыратып әйттем. Аннары Казан мәдәният институтын да тәмамладым.

Рифат: Әтием баянда уйный, җырлый. Мин дә кечкенәдән җырлап үстем. «Созвездие»дә, башка бәйгеләрдә катнаштым. Мәктәптән соң музыка буенча китү тәкъдиме бар иде, әмма якыннарым белән киңәшләшеп, театр училищесына укырга кердем. Анда җырларга да, уйнарга да була диделәр.

- Эштә дә, өйдә дә һәрвакыт бергә булу ялыктырмыймы?

Ләйсән: Юк! Һич кенә дә ялыктырмый.

Рифат: Эштә без коллегалар, өйдә ир белән хатын.

- Әлмәт театры ул сезнең өчен нәрсә?

Ләйсән: Безнең хыялларыбызны чынга ашыручы урын.

Рифат: Төрле режиссерлар белән эшлибез, чит илләргә кадәр фестивальләргә барабыз, кемнәр белән генә аралашмыйбыз... Шундый мөмкинлекләр бирүче урын ул театр.

- Кайсы ролегезне иң уңышлысы дип саныйсыз?

Ләйсән: Аларның һәрберсе якын. Иң яраткан рольләрем – «Балакаем», «Кыю кызлар»да.

Рифат: Нинди генә роль бирсәләр дә, барысын да җанны биреп уйныйбыз. «Синсез килгән язлар»да Илшат роле авыр бирелде. Бу яшьтә 50 яшьлек ир-атны уйнау җиңел түгел икән, шуңа аңа бик җитди әзерләндем.

- Мәдинә Гайнуллинаның клибында мәхәббәт тарихын уйнау ничек бирелде? Ул чорда сез бергә идегезме? (Сүз «Яратыр идем» җыры турында – Г.Г.)

Ләйсән: Очраша башлаган чор иде. Клипта төшү сәхнәдә уйнау түгел, әлбәттә. Мизгел эчендә еларга да, көләргә дә кирәк. Яңа тәҗрибә җиңел бирелде. Клип кына булса да, кайберәүләр мине чынлап та коляскада йөри дип уйлаган. Ике очрак булды шундый, Рифатны танып: «Ләйсәннең хәлләре ничек соң?» - дип сораганнар.

Рифат: Җиңел генә үтте ул. Кызык чаклары да булды. Медсанчастьта фойеда басып торабыз. Бер ханым керде дә, миңа килеп, хирургия бүлеген сорады, мин юлны күрсәтеп, озатып җибәрдем. «Вы такой молодой хирург», ди миңа. Иҗат төркеме дәшми, хәтта бу хәлне видеога да төшереп алганнар.

- Рифат, җыр юлыннан китү теләгең юкмы?

- Юк, театрда җырлыйм да, уйныйм да. Ачу чыккан вакытта аны да җырлап басам (көлә).

Ләйсән: Сәхнәгә чыгып җырларга нишләптер кыенсына ул.

- Гадәттә, «алар бер-берсе өчен туган» диләр. Сезгә карап та шулай дип әйтеп буламы?

Ләйсән: Әни беренче тапкыр Рифатның фотосын карагач: «Сез бер-берегезгә охшап торасыз», - дигән иде.

Рифат: Мөнәсәбәтләргә бик җитди карадым. Ләйсәнне үземә тиң яр икәненә тәмам ышангач әниләр белән таныштырдым, өйләнешеп тә куйдык.

- Бер-берегезнең холкына ияләшү авыр булдымы?

Ләйсән: Рифатның холкы начар дип әйтмәс идем. Ул хисләрен, борчуларын эченә яшерә, шул ягы авыррак миңа.

Рифат: Өйләнешкәнче холкын белә идем. Аның һәр гамәленә минем җавабым бар, үпкәләтә торган түгел, дәрәҗәсен дә төшерми, матур җавап.

- Арагызда көнләшү бармы?

Ләйсән: Миндә юк. Рифат яшерә, имештер, көнләшми.

Рифат: Булгалый. Ләйсәндә дә бар, ул аны күрсәтми, әмма китереп чыгара.

- Бер-берегезнең ошаган сыйфатлары?

Ләйсән: Минем өчен ул чын ир-ат. Күп сөйләшми, әйткән сүзендә тора, ир-ат шундый булырга тиеш. Аның күңелендә аз гына самимилеге бар, шул ягын аеруча ошатам.

Рифат: Ашарга күп пешерә. Ләйсән зур гаиләдә тәрбияләнгән. Аларга кунакка кайтсак, табын сыгылып тора. Әмма мин үзем аз ашыйм.

- Танышкан чордагы Ләйсән белән Рифат үзгәрдеме?

Ләйсән: Безнең арада үзгәреш сизмим. Рифатта тирә-яктагыларга карата “стержень” барлыкка килде.

Рифат: Ләйсән үзгәрде. Ул хәзер җитдирәк. Эшләрне, планнарны да уртага салып сөйләшәбез, киңәшләшәбез.

- Гаиләдә акча кем кулында?

Ләйсән: Икебез кулында да. Әлегә ипотека кулында (көлә).

Рифат: Ләйсәннең акчасына гел тимим. Минем кулда ипотека, бөтен акча шуңа китә.

- Ипотекадан калган акчаны кем күбрәк туздыра?

Ләйсән: Азык-төлеккә Рифат туздыра, кием-салымга мин. Элек Рифат кибеткә йөрергә яратмый иде. Хәзер үзе дә миңа ияреп шопоголикка әйләнеп бара.

Рифат: Азык-төлеккә акчаны жәлләмибез. Мин пешеренергә нык яратам, шуңа азык-төлекне күпчелек үзем алам. Башка кирәк-яракларга бергәләп туздырабыз. Кибетләргә бик йөрергә яратмыйм. Хәзер Ләйсәнгә ияреп йөри башладым.

- Сезнең өчен иң кадерле өч әйбер?

Ләйсән: Тормыш, намус, бәхет.

Рифат: Сәламәтлек, тормыш, Ләйсән.

- Әлмәттәге яраткан урыныгыз?

Ләйсән: Фатирыбыз һәм театр, әлбәттә.

Рифат: Шәһәр паркы, «Снежинка» базасы.

- Бер-берегезнең телефон парольләрен беләсезме?

Ләйсән: Рифатның телефонында пароль юк, минекен ул белә. Бездә бер-беребезнең телефонын карау гадәте юк. Бервакыт «Диләфрүз»не уйнап чыктык. Күрәм, бер кыз Рифат янына килә. Соңрак ул ВКонтактеда Рифатка хәбәр дә язды. Рифат җавап язды, билгеле. Актер тормышында мондый хәлләр гадәти дип саныйм.

Рифат: Ләйсәннекен беләм. Минем телефон парольсез. Аңардан бер яшерер нәрсәм дә юк. Кызлар кайчакларда спектакльдән соң «матур уйнадыгыз» дип язалар, шул гына. Авылдагы спектакльләрдән соң яныма килгәлиләр. Алар минем Ләйсәнем бар икәнен беләләр.

- Ә кем дип язылгансыз телефоннарыгызга?

Ләйсән: Миндә «җанашым», Рифатта «сөеклем».

Рифат: Миндә «сөеклем», Ләйсәндә «җанашым».

- Бер-берегезнең яраткан ризыгы?

Ләйсән: Рифат мантый ярата. Өстәлдә гел ит кирәк. Бер сыйфаты бар – ул аз ашый. Үзем ризык аерып утырмыйм, кечкенәдән өстәлдә ни бар, шуны ашарга өйрәттеләр. Зур гаиләдә үскәч, күп итеп пешерәм. Атна буе мантый ашган чаклар да бар (көлә).

Рифат: Каймак белән мантыйны үлеп яратам, итле ризык яратам. Ләйсән үзе дә ит, бәрәңге, ярмалар ярата.

- Соңгы тапкыр кинога кайчан бардыгыз?

Ләйсән: Рифат кинога йөрергә яратмый. Икебез дә күбрәк табигатькә чыгабыз. Нинди ел фасылы булуга да карамастан.

Рифат: Киноны өйдә генә карарга яратабыз. Диванда җәелеп, тәмлүшкәләр белән телевизор карауга ни җитә! Буш вакытта «Снежинка»га барабыз, Ләйсән таудан шуарга ярата.

- Балагызның артист булуын теләр идеңме?

Ләйсән: Әгәр шул юлны сайласа, каршы килмәс идем. Миңа үз эшем ошый бит. Юлымда яхшы кешеләр очрады, шөкер. Артист һөнәрен, гадәттә, начар дип кабул итәләр. Минем мисалымда ул һич кенә дә алай түгел.

Рифат: Үз фикере булыр дип уйлыйм. Хәзер балалар күбрәк Европага тартыла. Мин аңа «артист бул» дип әйтә алмаячакмын, үзе сайлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: театр гайлә