Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә яшәүче Ләйсән космоска очарга хыяллана

Әлмәттә әле дә комсомоллар яши икән.

"Кавказская пленница" киносындагы кебек, Ләйсән Бәдретдинова турында да "комсомол-ка, спортсменка, активистка и просто красавица" дияр идең, хәзер комсомол гына юк. Әм-ма Ләйсән берничә дистә ел элек туган булса, һичшиксез, партия җитәкчесе яки комсомол секретаре итеп сайланыр иде. Җитешмәгән җире, эшләмәгән эше юк! Аның турында бер сүз белән замана комсомолы дип әйтеп булыр иде...
Ләйсән белән ничек таныштыкмы? Моннан берничә ел элек салмак гәүдәле, ачык йөзле кечкенә генә бер кызчыкның сәхнәне дер селкетеп татарча биюе һушымны алган иде. Өстенә җыйнак татар киеме кигән, бөдрә чәчләренә чигүле калфак кадап куйган. Әллә шул калфагы белән җәлеп итте, әллә дәртле биюе белән. Әнә шул очрашудан соң мин аны шәһәр күләмендәге төрле чараларда күрә башладым.
Мәктәпне тәмамлагач, аны бию буенча китәр дип уйлаган идем. Ә ул, барыбызны да шаккатырып, Әлмәт нефть институтына укырга керде. Үзе турында шаяртып, биюче нефтьче дип тә йөрде әле. Укуын яхшы гына тәмамлап, белгечлеге буенча эшкә урнашты танышым. 24 яшендә генә булса да, инде инженер булып хезмәт куя.
5 яшьтән бию белән шөгыльләнгән Ләйсән бүген үзе балаларга төрле хәрәкәтләр өйрәтә - хореограф булып та эшли. "Ильданс" бию ансамблендә нәни сабыйлар белән бию куя, аларны күнекмәләр ясарга өйрәтә.
- Бию - минем хобби. Аннан туктасам, тормышымның бер мөһим кисәген алып ташла-ганмын кебек булам. Туган җирем Җәлилдә "Апрель" халык бию ансамбленә йөрдем. Рос-сиянең күп кенә шәһәрләрендә булырга туры килде. Чехиядә узган дөньякүләм бию бәйгесендә беренче урынны яулап кайттык. Бию шактый катлаулы саналса да, мин биеп ял итәм, күңелемне бушатам. Бөтен мәшәкатьләрем югала. Хәзер 4-7 яшьлек балаларны биергә өйрәтәм. Алар белән эшләү үзе бер тамаша, - ди Ләйсән.
Моннан тыш, Ләйсән үзе эшләгән нефть оешмасының "Ремнев" КВН командасында да уйный. Сәхнәдә дә шаян ул, үз фикерен келтерәтеп кенә әйтер, йөзеннән елмаю китми. Былтыр аларның командасы барлык нефть предприятиеләре арасында финалга чыгып, икенче урынга лаек булды. КВНда уйнау яңа дуслар табарга гына түгел, ә тормышка гел башкача карарга өйрәткән аны.
- Тормыш - үзе бер зур спектакль. Аны кызык итеп яши белергә кирәк. Елмаюлар, шая-рулар күбрәк булса, яшәве дә җиңелрәк, дип саныйм, - ди Ләйсән.
Замана комсомолы спортка да мөкиб- бән. Җыйнак гәүдәле генә булса да, традицион булмаган, хәтта экстремаль спорт төрләрен ярата икән. Картинг белән шөгыльләнүенә инде ике ел булган. "Татнефть" буенча уздырылган картинг ярышында хәтта 1 нче урын-ны яулаган.
- Картинг машинасына утырганчы да мин тимер атлар белән кызыксына идем. Холкым белән егет- ләргә охшаганмын. Тизлек - бөтен күзәнәкләреңне уятып җибәрердәй дару ул. Ул яктан мин - әби кызы. Инде 75 яшендә булса да, әле дә машина таныклыгы алырга хыяллана. Яшьлегендә мотоциклда йөргән. Гомумән, мин тиктормаслыгым, җитезлегем белән аңа ох- шаш, - дип Ләйсән миңа дәртләнеп әле күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган спорт төре турында сөй- ләп китте.
Кыю кыз таудан кыска чаңгылар белән дә шуа башлаган икән. Аны икенче төрле сла-лом дип тә йөртәләр. Әлеге шөгыле дә кызыксынучан булуыннан барлыкка килгән. Биш ел фигуралы шуу белән мавыккан кызга тигезлек саклап текә таудан шуып төшүе бер дә авыр булмаган. Хәтта ярышларда ул югары урыннарга да ирешкән.
Менә шундый актив яшьләр бар арабызда. Замана егет-кызларын ялкаулар, эш рәте бел-ми, иркәләр дип сүгәргә ашыкмыйк әле. Һәр чорның үзенә хас өстенлекләре, уңай як-лары бар. Ләйсән үзе яшьләрнең хәзер иркенгә чыгуларын, шунлыктан гаилә корырга ашыкмауларын, иң элек матди яктан үсәргә те- ләүләрен искәртсә дә, әлеге иркенлекнең үз уңайлыклары да бар, минемчә. Иркенлек бирел- гәнгә, берничә юнәлеш- тә эшләп, үзең те-ләгәне белән шөгыль- ләнү мөмкинлеге бар хә- зер. Лидерлык сыйфатларын үстереп, үз алдыңа куйган максатларга ирешү дә замана яшь- ләренә берни тормый. Яңалыкларны да гел отып алырга гына тора алар. Әнә Ләйсән дә йога белән ныклап то-рып кызыксына башлаган. Якын араларда парашюттан сикереп, үзенең куркуын басасы килә икән. Тагын... Санап китсәң, хыяллары, планнары күп аның. "Космос- ны күрергә мөмкинлегем булса, анда да ике дә уйламыйча очар идем", - ди XXI гасыр кызы.
Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса