Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә уникаль гаиләгә тап булдык [+ФОТОЛАР]

Ышанасызмы: 34 яшьлек кыз авыр йөк ташу машинасында бөтен республикага товар ташый?! Элвира һәм Азат Вәлиевларны бер сүз белән Колшәрипнең шәп гаиләсе дип әйтеп була.

Бу гаилә яңа һәм киң ишегалдылы йортта яши. Виноград яфраклары белән үрелгән җәйге аш-су почмагы янында тимердән шедевр тудырып ясалган шашлык мангалы тора, янәшәдә генә балалар өчен асылмалы киң атынгыч һәм уен мәйданы. Түрдә яңа таш мунча, теплица, кызарып пешкән помидорлар, алмалар кызыктырып тора. Бакчалары әкияти персонажлар белән чәчәккә күмелгән. Шунда ук балыклар өчен үз куллары белән ясалган бассейнда ясалма үрдәкләр йөзә, тимер чәчәк тартмалары урын алган. Бу ниндидер хыял да, әкият тә түгел, ә Вәлиевларның ишегалларындагы илаһи бер матурлык.

- Тимер чүкү белән Азат ныклап бер-ике ел гына шөгыльләнә әле.

Капкалар да ясый, беседкаларны инде җиде еллап бизи. Агач белән дә "уйнарга" ярата. Җәйне аерым бер дәрт белән көтеп алабыз. Һәр елны бакчага ниндидер үзгәлек кертергә тырышабыз, - дип сөйләде Элвира.

Әйе, алар икесе дә хезмәт кешеләре. Бик күп талантлар тудырган, Сөн буеның иң тәэсирле табигатьле Сөнгәрән авылы (Башкортсанның Илеш районы) яшьләре балачактан ук бер-берсен белеп, күреп үсә. Мәхәббәтләре исә үсә төшеп югары сыйныфларга күчкәч кенә бөреләнә. Саф мәхәббәт хисләре әле дә сакланган, өйләнешеп яшәүләренә инде 11 ел, балалары парлы тормышны тагын да бәхетле итеп тәгәрәшеп үсеп килә.

\

Ә Элвираның җитезлегенә кайчак хәтта авылның батыры да соклана алыр иде. Зур "Газель" машинасы белән бөтен Татарстан буйлап кайсы хатын-кыз товар ташый ала әле?! Белгечлеге буенча биология һәм химия укытучысы булган кызның һөнәр-шөгыльләре дә шактый - чәчтараш, тегүче, бакчачы, аш-су остасы, автоледи. Моннан берничә ел элек авыр йөк ташу буенча үзенең шәхси эшен башлап җибәрергә дә курыкмаган ул. Машиналарны да алар яңага ел саен алыштырып кына тора. Тәвәккәл таш яра диюләренә Элвира инде күптәннән инанган.

Әлеге гаиләнең матурлыгын һәм шөгыльләрен санап чыгарга бер газета бите генә дә җитмәс иде. Блалаларын да алар хезмәт белән, кайчак иркәләп, кайчак җиңелчә җәзалап тәрбияли. Хәер, тәрбияли диюе бу очракка туры да килеп бетми. Нарасыйлары ата-аналары үрнәгендә үсә. Уллары Денис әтиләренә охшап тактаны яндырып рәсем төшерү шөгыленә бирелгән, кызлары Карина бәләкәй йолдыз, җыр түгәрәгенә йөри.

Әлеге гаилә турында тулырак безнең газетадан укый алырсыз.

Филүзә Хәмидуллина.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса