Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кәүсәрия Ситдикова: «Мин кош булып туганмын, ахры...»

Күпчелегебез үзебезне теге яки бу өлкәгә белгеч булып очраклы рәвештә килеп кергән дип саныйбыз. Тик чынлыкта дөньяда очраклылык юк икәнен тора-бара гына аңлыйбыз. Ә менә язмамның герое үзенең табиб, алай гынамы әле, балалар табибы буласын бик яшьли аңлап алган.

Кәүсәрия ханым сугыш чоры баласы. Әтисе Сабир сугышка чакырылгач та әнисе аның артыннан ук диярлек илебезне яклаучыларга диелгән азык-төлек запасын илтә китә... Кәүсәрия апа үзенең дөньяга килүен уенын-чынын бергә кушып, «саубуллашудан яралган бала мин», ди. Әлбәттә, фронттагы совет солдаты хатыныннан чираттагы хатта ук «кайткач та сине үзеңә охшаган кыз бала каршы алыр, танырсың» дигән хәбәр ала һәм шуңа була җиңүне якынайту өчен бөтен көчен багышлый Сабир. Ирне, чыннан да, үзенә охшаган бала каршы ала. Кәүсәрия Яңа Кәшердәге хөрмәтле гаиләнең дүртенче сабые була.

- Балага яныңда әнисе, ашарына ризыгы, кияренә киеме булса, берни дә кирәкми. Ашавы ил күргәне булды, кием турында уйламадык, әни үзе суга, үзе тегә иде, - дип искә алды балачагын Кәүсәрия ханым.

Көчле укытучылар булган мәктәптә бер генә күрсәтмә бирелә - институт тәмамлап кеше булырга. Сабир балалары да шул максатка бара. Олы апасы медицина иснтитутына керә, абыйсының берсе физика-математика факультетын сайлый, икенчесе авыл хуҗалыгы механигы белгечлеге ала. Апасыннан күрмәкче Кәүсәрия дә медицинага тартыла. Кечкенәдән үк балаларны ярата, алары да тартыла, шунлыктан җәйләрен пионервожатый булып уздыра, үзе укытучы да, оештыручы да, вак-төяк яраларын бәйләргә дә кулы ятып тора торган Кәүсәрия педиатр булам, ди. Тик аңа ул бераз соңрак - Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап эшләп алгач кына ирешә.

- Апам да, абыем да укыйлар иде, акча җиткереп булмады. Шуңа күрә дипломлы фельдшер булып Кәскидә ике ел эшләдем. Карамакта ДТ-53 тракторы һәм ат, шуның белән хастаханәгә дә озатып барасы, авыруларга да ашыгасы. Эшли торгач, белем җитмәгәнлеге сиздерә башлады. Ул вакытта апам укып бетерде дә, мине институтка озатты. Олылар ярдәмләшеп укытты мине, - ди 44 ел Әлмәт балалары сәламәтлеге сагында торган табибә.

Казанда укыган чакта авылдашы Мелиска (ул нефтьче һөнәрен сайлый) кияүгә чыгып, ул табып 1972 елда туган якларына әзер гаилә кайтып төшә. Үзе иртәдән кичкә кадәр эштә, улы Эмилнең муенына ачкычлы бау тага да тормыш көтәргә чыгарып җибәрә әни кеше. Үзе мәктәптә дә, спорт түгәрәкләренә дә йөри торгач, авыр атлетика буенча спорт мастеры булып үсеп җитә ул һәм әтисе юлыннан кара алтын чыгаручы булып китә.

- Балаларда җаваплылык хисе тәрбияләү - һәр ата-ананың төп бурычы дип саныйм. Аны бары тик өстәмә шөгыльләргә йөртеп кенә булдырып була. Аллага шөкер, улымның тәртибеннән дә, гаиләсеннән дә канәгать мин. Әлбәттә, иптәшемнең ярдәменнән башка моңа ирешү мөмкин булмас иде. Атнасына 3-4 көн кизү торып эшләгән вакытларда бала аның карамагында булды. Мин исә балаларны үземнекенә һәм читнекенә бүлми эшләдем дә эшләдем, - ди әле күптән түгел генә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан дәрәҗәле исем алган бәхетле әни һәм әби.

Бүген Кәүсәрия Сабировна балалар поликлиникасының 2 нче педиатрия бүлеген җитәкли. Ул, башлыча, шәһәр үзәге караган 13 участокны берләштерә. Ә бу 12-13 мең бала дигән сүз.

- Балаларның сәламәтлеге - чыныктыру һәм дөрес туклануда. Әлбәттә, хәрәкәттә. Спорт түгәрәкләре, ачык һавада шөгыльләрне сайлагыз - ялгышмассыз. Үзем дә кайнар мунча чабынып, салкын су коенып үстем, улым, оныкларымны да шулай чыныктырдым, - дип киңәш бирә табибә.

Кәүсәрия ханымның күп кенә әниләрне үзенә каратып торган искиткеч мөлаемлеге, гадилеге һәм картаюны белмәүлеге сокландыра. Бүген 74 (!) яшьтә булган табибә артыннан атлап түгел, йөгереп тә өлгерә алмыйсың. Буе бәләкәй булса да - дәртле йөрәге олы аның һәм аңа барлык җиһан сыйган диярсең. 30 ел иярләгән тимер атында җилдерә, кышын чаңгы һәм снегоходтан, җәен велосипедтан төшми. Аның өчен тизлектә тә, биеклектә дә чикләр юк. Сәяхәт итәргә бик ярата героем - елына ике тапкыр дөнья күреп кайтуны яшь чактан ук гаиләсенең матур гадәте иткән.

- Әле олимпиада узган Сочида булдым. Тауга менеп хозурланып һәм дельтапланда очарга хыялланып кайттым. Рухым белән кош булып туганмын ахры, - дип ямьле җәйгә матур планнарын корып утыра Кәүсәрия ханым.

Төшке ялын әңгәмәгә багышлаган табибәне законлы тәнәфесендә дә тынычлыкта калдырмадылар - әле хезмәттәшләре, әле әниләр керә-чыга ишеге ябылып тормады. Кешегә кирәк булудан да олы бәхет бар микән?!

Рәдифә НОГМАНОВА

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса