Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә Гариф Ахуновны искә алдылар

Быел күренекле язучыларның берсе Гариф Ахуновка 90 яшь тулган булыр иде.

Язучы 18 сентябрьдә дөньяга килә.

Шушы көннәрдә нефтьчеләр каласының 2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә язучыга багышланган чара узды. Анда Әлмәтнең язучылары, мөгаллимнәре, шагыйрәләре, күренекле һәм сәләтле кешеләре һәм, әлбәттә, язучының кызы Наилә ханым Ахунова килгән иде.

Гариф Ахуновны "Арча даһие" дип юкка гына әйтмиләр. Ул Арча районы Өчиле авылында туып-үсә. Үзен чын язучы итеп таныткан әсәрләрен исә Әлмәттә яшәгәндә, Татарстан Язучылар оешмасының Әлмәт бүлеген җитәкләгән елларда яза.

Язучының автобиогрифясен искә алгач, сүз Наилә ханымның үзенә бирелде. Әтисенең мәрхәмәтле карашын, әдәби күңелен аңлап үскән кызы өчен ул әле дә исән, алар янәшәсендә кебек. Гомумән, Ахуновларның гаиләсен татар әдәбиятында уникаль дисәң дә була. Аның тормыш яры да, кызы, улы, кияве дә - бар да иҗат кешеләре.

Наилә ханым да әле безгә билгеле булмаган тормыш мизгелләрен, Гариф аганың киңкырлы кеше булуын, гаилә серләрен тәэсирләнеп сөйләде. Үзенең ижаты белән таныштырды.

Җанлы, әдәби очрашуда сентябрь аенда Гариф Ахуновка багышланган яңа китап чыгуы да билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса