Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә балалар уенчыклары тегә башлаганнар

Тәнзилә апа Гыйләҗеваны Ирекледә генә түгел, районда да белмәгән кеше аздыр. Ул 27 ел авыл Советы рәисе булып эшләгән. Тәнзилә апа җитәкчелек иткән дәвердә Иске Михайловка авылында күп кенә объектлар төзелгән, ремонтланган.

- Җитәкче кеше өенә кайтып керми инде ул. Ярый әле ирем сабыр булды, кайдан һәм кайчан кайтсам да сүз әйтмәде, эшемнең авырлыгына икәүләп түздек, - ди ул җылы, матур өенә чакырып.
Зур булмаган, барлык уңайлыклар булдырылган бу өйнең стеналарын чигеп ясалган кар- тиналар бизи. Баксаң, аларны лаеклы ялга чыккан Тәнзилә апа үзе ясаган икән. Мондый сәләт анда пенсиягә чыгу белән "ачылган".
- Энә-җеп тота белә идем анысы, безнең буын кешеләре үзе теккән, үзе чиккән, үзе бәйләгән. Эштән туктагач, вакытымны кая куярга белмәдем. Кинәттән авырып улым гүр иясе булгач, җанымны тынычландыручы да булды минем бу шөгы- лем.., - ди Тәнзилә апа.
Төсле җепләр, сәйлән, тасмалар белән чигеш алымнарын, газета битләрен бөреп кәрзиннәр һәм вазалар үрү, уенчыклар һәм мендәрләр тегү технологиясен Тәнзилә апа Интернет челтәре аша яки махсус журналлардан укып өйрәнә. Күп кенә материалларны шәһәрдән дус-туган, күрше-күлән аша да кайтарта. Аның кул эшләнмәләрен авыл җирлегендә уздырылган чараларда да, шәһәр күргәз- мәләрендә дә күрергә була.
- Вакыт күп дигәч тә, авыл җирендә аның җи-тәсе юк бит инде. Малы да бар, бакчасы да, балалар-оныкларны каршы алып озатып торасы - кай арада өлгерәсез соң? - дип сорыйм.
Тәнзилә апа мөлаем итеп елмая да, үз агымы белән барган гомер көзенә шөкерана иткәндәй, соравыма болай дип җавап бирә:
- Хатын-кыз янында Шат абыегыз кебек ир булса, яшәве җиңел ул. Вакыты да табыла, кайгы-шатлыгы да урталай бүленеп, тормыш арбасы җиңел тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса