Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә 70 һөнәргә ия шагыйрә яши

Минзифа Әхмәтшина диюгә күпләрнең күзалдына "Сары яулык", "Күңелем канаты" дигән җыентыклар килеп басар, мөгаен. Ә Хәния Фәрхинең "Бәхетем син" дигән популяр җырының авторы ул икәнен бәлә идегезме?

Нәзек куллары белән каләм тибрәтеп кенә калмый ул, заманында мунча миченә кадәр чыгара! Һөнәрләре, сәләте дә шактый аның (бөтен серне дә алдан чишеп бетермим әле). Язучы кеше буларак, Минзифа апа турында аннан да тәмлерәк итеп сөйләп булмастыр. Алай да әңгәмәдәшем сөйләп өлгергәннәрдән, аның портретын тасвирлый алдым кебек...

"Чәчләрең дә синең кылган төсле"

Игезәкләр йолдызлыгыннан ул. Кешеләрнең холкын, аңа булган мөнәсәбәтен, атлыйсы һәр адымын башта ныклап уйлый, ә аннан карар чыгара. Диңгез ярларыннан ташыган дулкын да, ияреп исүче талгын җил дә була ала. Кирәксә, җир җимертеп бөтен эшне дә башкара, ә аннан төн кызыдай күңел парәләрен актарып, менә дигән шигъри юллар яза.

Кызы Алсу аның турында "кырысрак", диде. Минзифа апага карагач, бу сүзләрнең асылын аңлап та бетермәскә мөмкин. Әмма аны якыннан белгәннәр бу сүзнең мәгънәсенә бик тиз төшенер. Аның өчен кырыслык - уңай сыйфат. Тормыш итү, юктан бар ясауга нәкъ менә шул таләпчәнлек, үҗәтлек кирәктер дә. Юкса, җитди адымнар ясап, бер мизгелдә барысын да төптән үзгәртә алыр идеме?! Әнә, гомере буе салада яшәп, тормыш мәшәкатьләрен татыгач, калага - нефтьчеләр төбәгенә чыгып китә бит!

Без инде аны Әлмәт Минзифасы дияргә күнексәк тә, ул үзе Чистай кызы. Чистайның чая чибәре. Туган Татар Сарсазы халкы әле дә аны матур хатирәләр белән юксынып яши икән.

- Гомерем буе шәһәрдә яшәргә хыялландым. Хәтеремдә ап-ачык булып бер мизгел уелып калган. Бабай үлгән көн иде ул. Миңа 5 яшьләр чамасы. Апаларга кайгыны хәбәр итәр өчен ындыр табагы аша гына йөгереп кайтырга булдым, - дип искә ала балачагын шагыйрә. - Чәчләрем кечкенә чакта сап-сары иде. Бакча артындарак бер апа мине туктатып: "Бу чәчби кем кызы була? Кая шулай чабасың?" - дип сорады. Шунда: "Мин бу авыл кызы түгел!" - дип әйткәнем хәтердә.

Клара апа Булатова шигырьләрен укып хисләнгән кызның шәһәргә килергә тагын бер зур сәбәбе була: сәләтле шагыйрәнең китапларын укып кына калмыйча, аны җитәкләп йөрергә хыяллана ул. Чәчләре кылган төсле бу кызның (аның турында Илшат Миңгәрәев шундый шигъри юллар язган) шәһәрдә яшәү хыялы олыгая төшеп, Әлмәткә күченеп килгәч кенә тормышка аша. Клара апаны да җитәкләп йөрү насыйп була!

Тормыш җилләре аны бу якларга алып килгәнче, ул зур йортта - тулы бер хуҗалыкта иптәше белән 30 елга якын бергә гомер кичерә. Сыер савулар, бакчада әвәрәнә килүләр, авылда үзешчән сәнгать җитәкчесе булып төрле җыеннар, бәйгеләр уздыру - барысын да бик теләп башкара. Печән чабуларны инде әйтеп тә торасы түгел.

Чистай сәгать заводында хезмәтен башлап җибәргән кыз төрле өлкәләрдә эшли. 20 ел авыл хуҗалыгында мал белгече булып хезмәт куя. "Шушы кулларыма карыйм да, кечкенә генә булсам да, мунча миче дә чыгардым бит әле дип уйлам куям", - ди ул.

Театр артисты буласы килгән

Әйе, аның иң зур хыялы артист булу! Гәрчә үзенең тормышын олы бер театр дип атаса да, төп ролен әле дә уйнамаган дип саный ул. Әти-әниләре үзләре дә моңга гашыйк кешеләр булсалар да, яшь кызның артист булуына аяк терәп каршы булалар. Янәсе артист кешенең шәхси тормышы юк, гаилә дә кора алмассың, балаң да булмас, хатын-кыз өчен түгел бу һөнәр! Алай да гел уйнамаган түгел, чын рольләре булган аның. Чистай сәгать заводында эшләгән чакта, яшь кыз театр түгәрәгенә йөри. "Сүнгән йолдызлар" белән Казанга гастрольләргә баргач, театр белгече Шарияздан Сарымсаков аны алып калып, хәтта театр училищесына укырга керергә үгетли.

Уку дигәннән, яшь чакта Минзифа апага яшьтәшләре белән беррәттән уку тәтеми. Заводта эшләгән чакта "Коммунистик хезмәт алдынгысы" дигән исемгә лаек була. Аны Мәскәүгә квалификациясен күтәрергә җибәрәбез дигәч, кулына юллама алган көн иптәше Равил абый белән ЗАГСка бару көне белән туры килә. Соңлап кына Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын, аннан Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый.

"Әбием догаларын өйрәнәсем калган"

Минзифа апаны язуыбызның төп сәбәбен әйтмәгәнмен икән. Шушы көннәрдә Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, дүрт җыентык авторы, Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче "Кызыл каурыйлар" берләшмәсе җитәкчесе Минзифа Әхмәтшинага 60 яшь тула бит! Артта сикәлтәле, әмма нәтиҗәле тормыш йомгагы сүтелгән, алда әле тагын зур иҗади уңышлар көтә. Гадәттә, юбилей чорында адәм заты үзенең тормышын анализлап, ниндидер нәтиҗәләр чыгара. Эшләнми калган эшләрен үтәргә атлыга, яшәү мәгънәсен эзли. Теләгәнен тормышка ашырып, үз иҗатыннан тәм табып, күңел тынычлыгы белән яшәсә дә, безнең героинябызның да андый уйлары бардыр бит?! Шуны беләсе килеп, аңа чираттагы соравымны бирәм.

- Без әби белән яшәдек. Әтием Хәйретдиннең әнисе-әби мөнәҗәтләр яза иде. Язуга осталыгым мөгаен аннан күчкәндер. Бик дини, моңлы кеше иде. Намазны да ул көйләп укыды. Сөлек белән дәвалап, бик күп кешеләрне аякка бастырды. Фал китабы ача һәм төш куйганын да беләм. Аңа килмәгән кеше калды микән авылда?! Якын-тирәләрдән дә аңа ярдәм сорап киләләр иде. Менә шуның осталыгын, бу изге догаларны өйрәнеп, әлеге йолаларны үтәүне өйрәнеп калмаганым өчен генә бераз үкенәм. Олы апам аңа охшаган, барысын да белә. Үзем дә догалар укыйм. Кызым белән мәчеткә йөреп дин белемнәрен үзләштердек, - дип Минзифа апа уй-кичерешләре белән уртаклашты.

Якын арада гарәп телен өйрәнергә исәбе бар икән. Коръәндә язылганнарны балалар өчен җиңел тел белән язасы килү теләге дә юк түгел шагыйрәнең.

"Моң йөрәккә авырттырып килә"

Минзифа апаның гади дә, гыйбрәтле һәм уйланырлык та хикәяләр остасы, шагыйрә һәм Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары өчен "Әдәби кунакханә" берләшмәсе җитәкчесе булуын белә идем. Ә аның моңлы итеп җырлавы һәм көй язуы минем өчен чынлап торып ачыш булды.

- Була шундый чагы күңелнең, үзем дә аңламыйм. Әллә каян гына йөрәкне авырттырып җанга моң килә. Сүзләре дә үзеннән-үзе көйләнә. Менә шундый газаплы да, рәхәт тә итеп җыр туа, - ди ул.

Үзешчән композиторлар берлеге әгъзасының җырларын Искәндәр Биктаһиров, Сәгыйть Гыйбашевлар халыкка ишеттерде инде. Хәния Фәрхинең "Бәхетем син", "Миңа син кирәк" җырларының көен дә, сүзләрен дә ул үзе иҗат иткән. Беренче "Мәхәббәт дастаны" китабында да шигырьләре җыр ноталары белән бергә урын ала. Беренче иҗат җимешенең дөньяга чыгуын лирик күңелле Минзифа апа әле дә булса хәтерли:

- 2000 елда дәфтәремне кочаклап, Казанга чыгып киттем. Хәтерлим, шунда әти: "И, кызым, кеше печән чаба, син китап чыгарып йөрерсең микәнни?" - дип әйткән иде. Иҗатымны бәяләп, язучы Әхмәт Гадел миңа китап чыгарырга тәкъдим итте. Аннан соң Тукай клубында узган китапны тәкъдир итү кичәсе дә күңел түренә сары май булып кереп калды.

Тегүче, рәссам, пешекче

Минзифа апаның сәләтләре бик күп булуын язма башында ук искәртеп узган идем. Бу яктан ул әнисе Рәшидәгә охшаган икән. Өстендә җилфер-җилфер килүче нәзек күлмәкләре, кышларын салкын үткәрми торган төрле панчолар, итәкләре - бар да аның хезмәт җимеше. Аш-суга осталыгын сөйлисе дә юк - Татар Сарсазы ханымнарының һәммәсе дә - булганнар. Ә менә рәссам булу һәркем кулыннан килә торган гамәл түгел. Авылда яшәгәндә өй стеналарына табигать күренешләре ясап чыга ул. Мәктәптә стена газеталары чыгаргангамы, рәсем төшерүнең бер авырлыгын да күрмим ди. Хөрмә җимеше төшеннән дисбе ясавын исә бары якыннары гына белә.

Бәхет турында

Бер кыз һәм ул әнисе, өч онык әбисе бәхетне беренче чиратта балаларда күрә. "Әгәр балалар бәхетле икән, димәк, ата-аналар да бәхетле була бит инде", - ди ул. Оныклары турында исә тулы бер хикәя яза алыр иде. Ягымлылыгы, аларга булган чиста мөнәсәбәтенә исләрең китәрлек. Инде Алиясенә багышлап шигырь дә чыгарган. Алары да: "Әби безне үзең кебек язарга өйрәт әле дип" итәгеннән төшми икән. Һәр нәрсәдән матурлык эзли белүче язучы бәхет төшенчәсен кечкенәдән үк нәкъ менә шулай күзаллаган булган. Бәхет тә бәхетлеләргә генә килә, диләр бит. Аны иң элек үз күңелеңдә булдырып, бәхетле мохитне якын-тирәдә урнаштыра белергә кирәк.

Филүзә Хәмидуллина

Автор һәм гаилә архивы фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса