Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтнең легендар кешесе

Легендар шәхес, төгәл, конкрет кеше, ышанычлы өлкән дус, игътибарлы, кайгыртучан - боларның барысы да Васыйл Хуҗахмәтов хакында әйтелгән сүзләр. Мөхтәрәм ветеран Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан гына 89 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.

Дәһшәтле еллар узуга 71 ел узса да, сугыш чорының һәр көнен минутлап, сәгатьләп хәтерли ветераннар. Югыйсә рәхәт, тыныч тормыш барлык авырлыкларны да юарга тиеш кебек. Юк икән. Хәтта йөзне узып киткән, күзләре тоныклана, колаклары начар ишетә барган аксакалларның да исеннән чыкмый ул көннәр. Онытырлыкмени соң?! Аларның сөйләгәннәрен тыңлыйсың да сабак аласың - менә нинди була ул зур кайгы, фаҗига.
Сугыш башланганда Васыйлга 14 яшь була.
- Әтине август аенда фронтка озаттык. Ноябрь аенда сеңлем туды. Бер елдан соң абый да сугышка китте. Әни өч бала белән берүзе калды. Колхоздагы барлык эш хатын-кызлар һәм балалар җилкәсендә булды. Өлкәннәр белән иңгә-иң торып көнне төнгә ялгап эшли идек. Ел азагына әтинең һәлак булуы турында хәбәр килде. Аннан абыйныкы, - хатирәләр күңел әрнетерлек.
Әниләре барысына да ничек түзде микән? Кулында күкрәк баласы, өстәвенә иренең, улының яу кырында ятып калуы турындагы өчпочмаклы хат. Өстәвенә аңа 1944 елда гаиләдә калган бердәнбер ир-атны - Васыйлны да озатырга туры килә.
Хуҗахмәтовнең хәрби хезмәте Суслонгердан башлана. Пулеметчылар отделениесе командирларын әзерләп бетергәч кенә аларны Көнчыгышка озаталар. Васыйл җиде ел Тын океан флотының хәрби-диңгез базасында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышчан гамәлләрдә, Төньяк Корея портларын дошманнан азат итүдә катнаша. Сугышчан хезмәтләре өчен якташыбыз «Японияне җиңгән өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Варшаваны азат иткән өчен» медальләре, II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм башкалар белән бүләкләнә.
- Җиңү көнен әле дә көтеп алам. Иң зур, олуг бәйрәм ул. 1945 елның 9 маен хәтерләмәскә мөмкинме соң, - ди ул. - Ул совет халкы өчен иң кадерле, зарыгып көтелгән көн булды. Шуңа күрә аны һәр елны шулай зурлап уздыралар да. Әз генә хәле булган һәр ветеран парадка барырга тырыша.
II ранг капитаны Васыйл Хуҗахмәтов үзе 1955 елда Мәскәүдә, 2010 елда Санкт-Петербургта узган парадларда катнаша. 2005 елда аның исеме Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Министрлар Кабинеты тарафыннан чыгарылган «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелә.


Васыйл Фатыйхович район үсешенә зур эз калдырып, аның елъязмасына исеме зур хәрефләр белән язылган шәхесләрнең берсе. 1965 елда аны Әлмәт район башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар һәм 12 ел дәвамында ул шушы вазифаны башкара. Бу чорда башкарылган эшләрне санап чыгу мөмкин түгел - алар күп һәм саллы. Әлмәт Советы башкарма комитетының әлеге дәвердә берничә тапкыр Россия Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнүе генә дә үзе күп нәрсә сөйли.
Кайда гына һәм нинди вазифада эшләсә дә Васыйл Хуҗахмәтов максатчан, эшсөючән, гадел булуы белән аерылып тора. Ул үзен сугыш еллары әнә шулай чыныктырды, кырыс итеп тәрбияләде дип исәпли. Районның мактаулы гражданинының кадерле ядкарьләре булган ике дистәгә якын сугышчан бүләкләре янында «Хезмәт Кызыл Байрагы», «Почет билгесе» орденнары һәм бихисап медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Узган атнада район башлыгы Айрат Хәйруллин җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен аксакалга тагын бер Макту грамотасын тапшырды.
Васыйл ага ветераннар тормышын кайгырып яши.. Үзе дә ветеран булганы өчен генә түгел. Ул авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән, шулкадәр кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык кичергән өлкәннәр лаеклы картлыкта яшәргә тиеш дип саный һәм моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. 1999 елда аны шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе итеп сайлыйлар. Беренче тапкыр хакимият белән ветераннар арасында килешү төзелә, сугыш каһарманнары коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат ителә. Алай гына да түгел, предприятиеләре таркалып, эш урыннарсыз калган ветераннарны яшәгән җирләрендәге иҗтимагый советларга беркетү башлана. Әнә шулай тормыш эчендә кайнап, өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып яши ул әле дә.
- Мин кешеләргә ярдәм күрсәтүем белән бик бәхетле. 89 яшькә җитеп тә, җәмгыятькә файда китерә алу ул шулай ук зур куаныч. Бары тик дөньялар тыныч булсын, яшьләр әби-бабайларының батырлыкларын онытмасыннар, горурланып, илнең паритотлары булып яшәсеннәр, - ди сугыш һәм хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса