Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтледә Николай II самавыры саклана

Кулы белгән - арымас, диләр. Ерсубайкино авылында яшәүче авыл кешеләре хакында әйтелгән сүздер бу, биләһи!

Кемнәр генә яшәми биредә, нинди генә оста куллар юк. Авылда Мәдәният йорты ачылу тантанасына баргач, төрле һөнәр ияләрен күреп, сокланып кайткан идем. Юкка түгелеген үзегез дә аңларсыз.

Авылда нинди генә чара узмасын - авыл бәйрәмеме ул, истәлекле очрашумы, Юрий Яковлевич Корноухов һәрвакыт кунакчыллыкның иң мөһим өлеше - «чәй өстәле» өчен җавап бирә. Тәгаенләп әйткәндә, ул авылдашларын һәм кунакларны шаккатырып, үзенең борынгы самавырлар коллекциясен алып чыга. Элек-электән табын күрке булган самавырларны ул бөтен республика буенча җыйган.

- Коллекциямдә пәйда булган иң беренче һәм борынгысы 1898 елгы. Ул Тулада ясалган һәм аңарда хәтта Россия императоры Николай II мөһере дә сугылган әле. Әлеге раритет миңа хатынымның әтисе - бабамнан күчте, - ди ул әледән-әле кызыксынып яуган сорауларга җавап биреп.

Әллә каян ялтырап, кояш нурларында уйнаклап торган самавырларны күрми калу мөмкин түгел шул. Бакырдан, хромнан ясалган табын күрке кабатланмас бизәкләре белән дә кызыктыра, күпләребезгә үткәндә калган балачагын хәтерләтеп күңелләрне дә җылыта.

- Коллекция итеп булдыру өчен миңа башта туганнарым, дусларым ярдәм итте. Соңрак, бәйрәмнәрдә күренә башлагач, авылдашларым да чормаларда ятып, күгәрә башлаган әби-баба истәлекләрен алып килә башлады, - ди Юрий Яковлевич.

Самовыр хуҗасы Яңа Еланьда яши. Гомер буе шәһәрнеке булып саналса да, ул Әлмәтнең эре сәнәгать предприятиеләренең берсендә хезмәт куйган. Хәзер ул тулысы белән авыл кешесенә әйләнгән. Башкалар кебек үк иркенләп бакча үстерә, чиста су эчә, саф һава сулый.

- Дөресен генә әйткәндә, шәһәр фатирында мондый коллекцияне булдырып булмас иде, аларны сакларга урын да кирәк бит. Ә авылда бу мәгънәдә баш ватасы юк. Аннары, элекке самавырларны еш кына ямаштырып, чистартып торырга туры килә. Бусы өчен минем йортта махсус остаханәм бар , - ди оста.

Кайчандыр самавыр безнең өйдә дә бар иде. Аны чистартып-ялтыратып тору заманында уңган киленнәр җилкәсендә булса да, бу җаваплы эшне мәрхүмә әбием беркемгә дә ышанып тапшырмады. Аш-су тирәсендә «кайнап» торган тапларны ул елга комы яисә көл белән бетерә иде. Юрий Яковлевич исә бу эшне гап-гади наждак кәгазенә тапшырган.

- Шунсыз булдырып булмый, әле эшне күпкә җиңеләйтә торган әлеге корал белән дә бер самавырны чистарту берничә айга чаклы сузылырга мөмкин, - ди әңгәмәдәшем.

Юрий Корноухов коллекционерларга хас булганча самавырлар хакында бик озаклап һәм тәмләп сөйли ала. Ләкин иң яхшысы, бу эшне чәй өстәле артында - кайнап торган самавырдан авыз итә-итә бшкаруга ни җитә, дип саный ул.

- Самавыр чәе аерта тәмле бит ул, әллә кайнап торып озак вакыт суынмаганга, әллә нарат күркәләре салып әзерләнеп, табигатьнең бетмәс-төкәнмәс көчен сеңдергәнгә... Шуңа да туганнар-дуслар белән уздырылган мәҗлесләрдә иң зур кунак - самавыр ул, - ди героем.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса