Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дәгъвалый [+ФОТОЛАР]

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быел дәгъва кылучылар исемлеге билгеле булды. Өч рәссамның берсе – безнең якташыбыз Александр Петров.

Республиканың мондый мәртәбәле югары бүләгенә Әлмәт дәүләт драма театрында тирән эз калдырган Татарстанның халык артисткасы Дамира Кузаева, шагыйрь Гамил Афзал, «Мин яратам сине, Татарстан» җырлары авторлары Роберт Рәкыйпов белән Роберт Андреев, шагыйрә Клара Булатова лаек булган иде инде. Кандидатлар исемлегендә янәдән әлмәтле фамилиясен күрү горурлык хисен яңартты. Ни генә дисәк тә, Әлмәт кара алтынга гына түгел, талантларга да бай. 
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, мәдәният өлкәсенә керткән зур хезмәтләре өчен бихисап бүләкләр иясе Александр Петровның талантының чишмә башы туган авылы Ямашка барып тоташа. 
– Мин Дәүләт премиясенә «Г.Тукай шигырьләренә», «Болгар истәлекләре» һәм «Балачактан» серияләрендәге эшләрем белән тәкъдим ителдем. «Балачактан» дип исемләнгәнен 21 эшем тәшкил итә. Бу темадагы рәсемнәрдә туган ягым, авылым, әти-әнием, табигать сурәтләнгән. Бу минем иң яраткан эшләрем, – диде рәссам. 
Сүз уңаенда шунысын да искәртеп үтәсе килә, Александрның игезәге дә бар. Ул да рәссам икән. Малайлар кечкенәдән үк рәсем ясарга яраткан. Авылда сәнгать мәктәбе, түгәрәкләр булмау бер дә кәефләрен төшермәгән, киресенчә, рәссам булу теләген көчәйткән генә. Мәктәпне тәмамлагач, ике туган Рязаньга сәнгать мәктәбенә юл тоткан. Аннан Мәскәү югары сәнгать- сәнәгать училищесы. Александр укуын тәмалап, Чаллыга кайтып урнаша, ә Анатолий Мәскәүдә кала. Бүген Петровларның икесе дә – танылу яулаган абруйлы рәссамнар. Александрның үзенең генә ике дистәдән артык шәхси күргәзмәсе оештырылган. Күмәк күргәзмәләрдә катнашырга да еш чакыралар, анысы 50дән артып китә. Якташыбызның иҗат җимешләрен Бөтенроссия, Халыкара күргәзмәләрдә дә күрергә була. Рәссамның эшләре Казан, Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Вологда, Ярославль музейларында саклана, хәйрия акцияләренә куела. Сәнгать сөючеләр иҗатын югары бәяли. Александр Александровичның иҗатын картиналар гына тәшкил итми, скульптура эшләре дә бихисап. 
Әлмәткә еш кайта рәссам. Кеше булмаса да, туган нигезләрен саклый алар. Ишегалдына яңабаштан йорт җиткерелгән. 
– Без аны иҗат дачасы итеп файдаланырга исәплибез. Хәзер Россиядә пленэрлар уздыралар. Бәлки әле без дә биредә ачык һавада табигый шартларда мондый пленэрлар үткәрербез. Авылыбызның табигате бик матур. Искиткеч композицияләр язарга була. Туган ягым, әти-әни нигезе иҗатымда дәртләндереп, илһам биреп торучы чыганак, – дип планнары белән дә уртаклашты ул. 
Александр Петров скульптура серләренә КФУның Чаллы филиалында белем алучыларны да өйрәтә. Аның әйтүенчә, талантлы яшьләр күп. Аларны күрергә, ярдәм итәргә генә кирәк. 
Якташыбыз Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек шәхес. Бу бүләккә ия әлмәтлеләр исемлеге артыр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса