Әлмәт таңнары

Әлмәтле бер-бер артлы 8 бала алып кайткан

Әлмәттә гомер кичерүче Төхвәтуллиннар гаиләсендә сигез бала үскән. Хәзер аларның һәрберсенең үз тормышы. Ничек икән ул - бер-бер артлы сигез бала алып кайту?

Һәр бала үз ризыгы белән туа
Телефоннан сөйләшкәндә герой-ана "Барысын да җыеп бетереп булмас инде, килә алганнары белән күрешерсез", - дисә дә, безне шау-шулы зур гаилә каршылады. Газиз әти-әниләренә кунакка каләм ияләре килгәндә, ты- нычлап кем генә өйдә утырыр иде микән?! Барысы да диярлек килеп җиткән, әле алай гынамы - зур бер табын җыйганнар. Өстәл артында йөгереп йөрүче биш килен, өч кыз - Рузалия ападан да бәхетле хатын-кыз юк икән! Төрле яшьтә булган оныкларның исәбенә барыбер чыга алмадым. Әле берсе әби дип итәгенә ябыша, әле икенчеләре бабайларына сарыла.
- Үзебез дә ишле гаиләдә үстек, - дип сүз башлады гаилә башлыгы Рифат абый. - Без җидәү идек. Ачлы-туклы яшәдек дип әйтә алмыйм. Кибет тулы киеме, казылыгы, тәм-томы булмаса да, безнең дәвердә эшләгән кеше барысын да тапты. Мине авырлыклар куркытмый. Өй- ләнгәч тә, бер-ике бала белән генә чикләнербез дип уйлап та карамадым. Аллаһы Тәгалә күпмене язса, шуның кадәр булыр, дидем.
Рузалия апа үзе дә күп балалы гаиләдән, алар да гаиләдә җидәү булган. Бер-бер артлы бала алып кайту ире Рифатның яхшы, игътибарлы булуыннан килгәндер. Үзе дә аны бер сүз белән генә тасвирлады - тырыш! Яшьлек дәрте белән авырлыклар да куркытмаган аларны. Һәр бала үз ризыгы белән туа диюләре дә хактыр. Биш баладан соң көтмәгәндә игезәкләре Рим белән Римма дөньяга килә. Алардан соң сигезенчегә төпчекләре Рөстәм аваз сала. 44 елдан артык бергә яшәгән гомернең менә шул балалар белән ничек узганын сизми дә калганнар.
Хатын-кыз бәхете - балаларда
Әлки районының Алпар һәм Яңа Камка күрше авылларында гына туып-үскән Рифат белән Рузалия очраклы гына күрешәләр. Очрашалар да, озак та тормыйча өйләнешергә булалар. Бер ай дигәндә гаилә корып, яшьләр Әлмәткә (анда Рифатның абыйсы яшәгән була) яшәргә күченеп килә. Башта абыйларында, аннан соң бер әбидә фатирда торалар. Соңрак кына хөкүмәт бер барак бирә. Балалары да шунда туа. Берничә ел үткәч, дәүләт аларга зур таш йортка башка чыгарга мөмкинлек тудыра. Төхвәтуллиннар әле дә шунда яши. Балалары да алардан ерак китмәгән: күпләре күрше йортларда гына яши.
15 ел Рузалия апа үзенең кайнанасы белән яши. Әмма башкалар кебек авырсынып әйтми ул аны. Күңелле дә, авыр да еллар өчен Рузалия апа әле дә әнисенә рәхмәтле. Чөнки балаларны үстерешүдә төп ярдәмче кайнана була. Рифат абый көне-төне эштә - зур гаиләне туйдырырга кирәк. Ул күп еллар шофер булып хезмәт куя.
- Әле ул чагында кер юу машиналары юк. Бала биләүсәләрен юып җитеш кенә. Көненә өч тапкыр ашарга пешерү боза алмаслык закон кануны кебек иде. Иртән коймак яки җәймә кабартып алыр идем. Балалар иртәнге якта ашасын дип тырыштым. Ул елларда балалар бакчасы юк. Бала карауның бөтен мәшәкате әни белән минем җилкәгә төште. Бакча эше, абзар тутырып сыер-бозау карауны инде әйткәнем дә юк, - дип Рузалия апа яшьлек елларын искә алды.
"Авыр булгандыр?" - дип сорасам да, ул зарланырга ашыкмады. Авырлык белән бергә ба- лаларның үз яме дә бар бит. Әмма герой-ана үзенең балаларына күп бала алып кайтырга ки-рәкми дип киңәш бирә икән.
- Хәзер акча вакыты. Укытырга, ашатырга, киендерергә күп кирәк. Шуңа ике-өче дә җиткән. Безнең дәвердә берсеннән-берсенә кием калыр иде, мәктәп, бакча бушка. Югары белем алу да ул кадәр кыйммәт түгел иде, - ди ана кеше. - Аның каравы хәзер рәхәтләнеп ял итәм. Барлык балаларыбыз да үз көннәрен үзләре күрә. Инде җидесе башлы-күзле булды. Һәрберсенең үз йорты, фатиры бар. Оныкларны да бик кирәк чакта гына калдырып китәләр.
Бергәлектә - көч!
Күпме генә истә калдырырга тырышсам да, 8 баланың да исемнәрен, кем булып эшләүләрен тиз генә отып кала алмадым. Килен-кияүләрне, 11 оныкны кушсаң, җәмгысе 28 гә тула бит! Төхвәтуллиннарның 8 баласы да белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Зур кызлары Ләйсән - тегүче, Эльвира - балалар бакчасында хуҗалык эшләре җитәкчесе, уллары Радик - нефть оешмасында мастер, Риф тә нефтьче, Илфат - бораулау оешмасында алыштыргысыз белгеч, Рим - склад җитәкчесе. Риммалары әле тормышка чыкмаган, хисапчы булып хезмәт куя, акыллы кыз. Ә Рөстәмнәре әтисе эзеннән киткән - шофер булып эшли.
Оныкларының сәләтләре дә бихисап. 8 Март уңаеннан алар әбиләренә бик матур итеп шигырь юллары сөйләп күрсәтте. Күзләрендә ямь, йөзләреннән нур сибелә, һәркем сөенә - яраткан әбиләре янәшәдә! Чын бәхетнең балаларның саулыгында, оныкларның ягымлы карашларында, бергә җыелып, зур табын артында кичке аш ашауда икәненә әлеге тату гаилә янында булгач тагы бер тапкыр төшендем...
Филүзә Хәмидуллина.
АВТОР ФОТОСЫ

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: