Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле Асия Әхмәдишина 90 яше тулу уңаеннан котлаулар кабул итте

3 апрельдә Асия Әхмәдишинаның фатирында аеруча җанлылык сизелде. 90 яше тулган сугыш ветеранына башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов Россия Президенты котлавын һәм истәлек бүләген тапшырды.

Юбилярны шулай ук мәгариф идарәсе һәм ветераннар советы җитәкчеләре дә тәбрикләде. Сугыш һәм хезмәт ветераны Асия Әхмәдишина күпсанлы сугышчан, һөнәри һәм хөкүмәт бүләкләренә ия.

Азнакай районы Татар Шуганы авылында туып-үскән кыз унынчыны тәмамлаган елны ук башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә. Ил өчен дәһшәтле 1941 ел була бу. Ләкин уку елын төгәлләргә өлгерми, аны да сугышка алалар.

- Казаннан поездга утыртып Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Кая барганны да белмәдек. Ворошилов шәһәренә килеп төштек. Үзбәкстан, Казахстан, Башкортстан һәм Татарстаннан җыелган кызларны Маньчжурия чик буендагы хәрби частьларга тараттылар. "Подъем" дигән беренче хәрби команда әле дә колакта яңгырый, - дип искә алды ветеран. Шулай итеп яшь кызлар ил чикләрен японнардан саклау хәстәренә керешә. Асия Әхмәдишинага хәрби склад мөдире вазифасы йөкләнә.

1945 елның августы. Совет хәрби авиациясе Маньчжурия юлларын утка тота башлый. Хәер, Япониягә каршы сугыш башланачагы 1945 елның 11 февралендә Ялта конференциясендә махсус килешү белән хәл ителә. Анда Советлар Союзының Германия капитуляциясеннән соң 2-3 ай үткәч союздаш державалар белән берлектә Япониягә каршы чыгачагы турында билгеләнә. АКШ, Бөекбритания һәм Кытайның корал ташлап, берсүзсез бирелү таләбе кире кагылгач, хәрби бәрелеш башлана да. Тын океан флоты белән берлектә японнарга каршы көрәш күтәрелә. Шул вакытта сугыш кирәк-яраклары төялгән теплоход белән диңгез өсте сугышы алып баручылар арасында Асия апа да була.

Туган ягына ул 1945 елның 5 ноябрендә кайта. Һәм 1946 елның гыйнварында Үчәлле авылында укыта башлый. Шул елны Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында МТС директоры Хәмзә Әхмәдишин белән гаилә кора. Үзе читтән торып Бөгелмә педагогия училищесында укый. Хезмәт биографиясендә Баланбүләк, Кәшер, Әлмәт шәһәренең 11 нче мәктәпләре турында язмалар бар.

Мөхтәрәм яшьтәге әби бүген кызы һәм улы, өч оныгы ихтирамын тоеп яши. Тугызынчы дистәсен тутырган ветеранның хәтеренә котларга килүчеләр дә хәйран калды.

- Әлмәттә быел 100 яшен билгеләп үтәчәк өлкәннәр дистәдән артык. Бүгенге көндә 60 яшькә җитүне зур батырлык дип кабул итәләр. Ә сез туксанга җиттегез. Туксанда гына. Хәерле гомер телибез, - диде ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250