Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле 100 яшендә дәүләт бүләге алды

Елховой авылында яшәүче 100 яшьлек Мәгъсүм Нуруллинга Өлкәннәр көне уңаеннан дәүләт бүләге тапшырдылар.

Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты бүләк китте.

Мәгъсүм Нуруллинны авылдашлары бик хөрмәт итә. Аның тырышлыгы белән авылда 46 урынга исәпләнгән мәдрәсә барлыкка килгән, мәчет торгызылган.

Сугыш ветераны "I дәрәҗә Ватан сугышы ордены", "Кызыл Йолдыз ордены" кавалеры да. Туган ягына әйләнеп кайткач, ул колхоз рәисе, леспромхоз директоры булып эшләгән. РайПОда хезмәт куеп, лаеклы ялга биредән киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса