Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт төзегән әби

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Сәмига Исмәгыйлевна Шәрипованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.

Сәмига әби тумышы белән Яңа Кәшердән. 14 яшендә колхозда эшләп чыныгып үскән кызга сугыш ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да татырга туры килә. Дәһшәтле еллардан соң торак пунктларны торгызуда, шәһәр төзүдә дә катнаша ул. Сәмига Исмәгыйлевна 30 ел 43 нче төзү-монтаж идарәсендә төзүче булып хезмәт куя, "Нефтьче" Мәдәният сараена нигез салуда да үз өлешен кертә.

- Сәмига Исмәгыйлевнаның хезмәте мактауга лаек. Без алар төзегән шәһәрдә яшибез, - диде Мәҗит Хәҗипович һәм изге теләкләр белән юбилярга мөрәҗәгать итте. - Рәхмәтләребезне, котлауларыбызны кабул итегез! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, имин тормыш телибез.

Муниципаль район башлыгы Сәмига әбигә РФ Президенты В.Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Хәйруллин, социаль яклау идарәсе начальнигы урынбасары К.Гыйматдинова, "Татнефть-Энергосервис" ААҖ профкомы рәисе Р.Гатин, 12а ТОСМС җитәкчесе Н.Жалнин, ветераннар советы вәкилләре, туганнары, күршеләре тәбрик итте.

Бүген Сәмига Исмәгыйлевна 1982 елда ук үзенә иптәш булыр дип фатирга керткән Рәфкать һәм Алсу Сәлахетдиновлар гаиләсе белән гомер кичерә. Язмыш шулай язгандыр, С.Шәрипованың үз балалары булмый, әмма, бәхетенә каршы, әлеге гаилә аны үз әниләре кебек ярата һәм тәрбияли. Сәлахетдиновларның 4 баласы да аны үз әбиләре кебек якын итеп үсә. Менә шулай 30 ел буена бер гаилә булып, ике якның да туганнары дус, тату яши, бәйрәмнәрне уртак уздыра, авыр вакытларны да бергәләп җиңә. Киләчәктә дә аларның тормышлары матур һәм түгәрәк булсын!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250