Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт студенты «ӘТ» га багышлап үзенчәлекле көй чыгарды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Моңарчы андый сәләтле егетләр бездә кунакта булганы юк иде әле.

Бүген бөтен илдә студентлар Татьяна көнен билгеләп уза. Әлеге уңайдан редакциягә кунакка Әлмәт политехник техникумы студенты Айдар Вәлиевны чакырдык. 


Исем-фамилиясе, укыган урыны гади генә яңгыраса да, аның каравы шөгыле бик үзенчәлекле. Айдар - Әлмәттә иң танылган һәм бу шөгыльне һөнәре итеп сайлаган битбоксер санала. Битбокс – бәрмә авазлар индустриясенең бер төре. Ирен, тел, тавыш, авыз белән төрле авазлар чыгаручыларны битбоксерлар дип атыйлар. 


19 яшьлек егет теләсә-кайсы вакытта (хәтта микрофонсыз, акустикасыз) төрле бәрмә авазлар чыгарып, шулар ярдәмендә заманча композиция көйли ала. 
– Битбокс - Әлмәт өчен яңа музыка юнәлеше. Биредә үсәр өчен мәйдан киң. Чит илләрдә битбоксерларның батллары инде дистә еллар буена уза, без әле беренче адымнар гына ясыйбыз. Битбокс тавыш бәйләмнәрен ныгыта. Артикуляция өчен дә файдалы, - ди яшь егет. 
Үзе ул Азнакай районыннан. 6 нчы сыйныфтан соң Бөгелмәнең кадет мәктәп-интернатына укырга күчә. Шунда битбокс белән шөгыльләнүче Ким исемле егет белән таныша. Аңа кызыгып Айдар да үзлегеннән битбокс элементларына өйрәнә. Хәзер инде импровизацияләп, нинди генә көйләр чыгармый?! 
Айдар фикеренчә тормышта белемле булу гына җитми, ә һөнәрле булу шарт. 
– Студент чоры миңа бу дөньяда нәрсә кирәклеген аңларга ярдәм итте. Музыка миңа якынрак икәнлегенә төшендем. Өстәвенә, бу бик яхшы керем дә. Төрле чараларда, туйларда, юбилейларда чыгыш ясарга чакыралар. Хәзер үземне-үзем тулысынча тәэмин итәм, - ди ул, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарә белән килешеп. 
Битбокс юнәлешендә инде тәүге рекордлары да бар - бер дә туктамыйча 20 минутка кадәр битбокс укый ала ул! Шунысы кызык, үзгә бу шөгыльне теләсә-кем өйрәнә ала. Битбокс укыр, көйләр өчен аерым бер сәләт, авыз үзенчәлеге кирәкми. 
Айдарны гына түгел, барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Талантлы егет үзе дә безгә иң изге теләкләрен юллап калды һәм «ӘТ» га махсус битбокс бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса