Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт кызы Әминә – ИНДИГО?

Индиго балалар хәзер яңалык түгел. Бөтен кешенең дә баласы - гиперактив, тумас борын телефонны, техниканы белә. Андыйларны заманадан алда баручылар дип тә атыйлар әле. Әлмәттә дә бар андый акыллы балалар.

Әминә Насырова, мәсәлән. Нибары 10 яшь кенә булса да, ул математиканы су урынына эчә икән.

Уку - канга сеңгән сәләт!

Бер яктан Әминәнең башка балалардан әллә ни аермасы да юк кебек: ул шәһәребезнең 24 нче мәктәбендә белем ала, быел 4 нче сыйныфка укырга бара. Күпләр кебек барлык фәннәрне дә "бишле"гә үзләштерә. Россия күләмендә уздырылучы бик күп конкурсларда зур урыннар яулый. Күптән түгел "Көнгерә" дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында, мәсәлән, призлы беренче урынны алган. 1000 гә кадәрге алу-кушуны секунд эчендә башкара кызчык. Аның башы калькулятор урынына эшли дисәң дә була. 786 дан 213 не алгач күпме була дип соравың була, бер секунд үтүгә инде дөрес җавап та ишетәсең! Йә, кайсыгызның шундый тизлектә башы эшли? Мәктәпне генә түгел, университетны тәмамлап та, бу биремне күпләр калькуляторсыз ерып алмас иде әле.

- Кибеткә кергәч, Әминә бик еш мине алдашулардан йолып кала, - ди Әминәнең әнисе Албина ханым. - Мин берсендә сатучыга 1000 сум суздым, алган ризык ул кадәр күп түгел иде. Миңа сдача кайтардылар. Санап, уйлап тормыйча кесәгә тыгып куярга ашыгам. Күбебез биргән акчаны алай ныклап санамый бит. Әминә шунда ук: "Сиңа калган акчаны дөрес итеп бирмәделәр", димәсенме? Сатучылар әллә нишләп китте. Яңадан исәпләп, дөрес сумма кайтардылар. Хәзер кибеткә кызым белән генә йөрим, - дип көлә әни кеше.

Әминәнең математикага каян шундый сәләтле булуын әти-әниләре аңламый. Махсус шөгыльләнмәгәннәр, нәселләрендә укытучылар булса да, төгәл фәннәрне яхшы үзләштерүчеләр юк.

- Мин үзем дә укытучы. Мөгаллимлек - безнең нәселдә бар, гомер буе белемгә тартылу канга сеңгән. Әби яклап барыбыз да диярлек укытучылар. Менә хәзер зур кызыбыз да безгә охшап, укуны ярата. Мәктәпкә бик теләп йөри, - ди Альбина Насырова. - Иң кызыгы - Әминә кушу-алуны артык уйламыйча гына башкара. Өй эшләрен дә ул телевизор карый-карый эшли бит. Үзе кызык тапшыру карый, үзе бер күзе белән китап укый. Башында бернәрсә дә калмаган, аңламаган дисәң, китапта язылганнарны сүзгә-сүз сөйли дә бирә!

Әминә техника, компьютерны да яхшы үзләштергән. Инде кечкенә чакта ук, туганнарына компьютердан кәгазьләр чыгарып, кирәкле документларны тутырып бирә торган булган. Әминәне индиго димичә, тагын кем дисең?!

- Әминә кечкенә вакытта ук башкалардан аерылып торды, - дип дәвам итә сөйләвен Альбина ханым. - Ул йокларга яратмый иде. Гадәттә, яңа туган сабыйлар көнозын йоклыйлар, минем кыз бер сәгать кенә йоклап, аннан сәгатьләр буе еламыйча, безне карап ята иде. Теле бер яшькә кадәр ачылды. Яше тулып киткәч, шигырьләрне яттан сөйли иде инде. Бакчага ул яратмыйча йөрде. Яшьтәшләре белән аралаша алмыйча интектерде. Аңа бакчада кызык булмаганын, мәктәпкә кергәч кенә аңладык. Чөнки уку аңа бик ошый, мәктәпкә яратып йөри. Иптәшләре гел юк дисәң дә була. Киенергә яратмый, үзенең принциплары бар. Күпне белә. Кайчакта без белмәгән, ишетмәгән нәрсәләр сөйләп ата. Каян беләсең дисәң дә, җилкәсен генә селкетә. Әйтерсең, ул аны белеп туган. Индиголар турында ишетеп белә идем. Кызым бәлки, чыннан да, шундый баладыр. Чөнки сеңлесе 3 яшьлек Сания гел икенче төрле. Ул гади балалар кебек уйнарга, кызлар шикелле киенергә ярата. Апасына һич тә охшамаган!

Әминәгә укытучылары да, әти-әниләре дә зур үрләр баглый. Кем белә, бәлки аны киләчәктә зәңгәр экраннардан бара торган зур конкурсларда, телешоуларда да күрербез.

Кем ул индиго?

Индиголарга күпләр бәлки ышанып та бетмәс, чөнки баланы бер караштан гына индигомы, юкмы икәнен белеп булмый. Медицинада да индиго дигән диагноз, сүз кулланылмый. Андый балаларны экстрасенслар гына билгели ала. Гади кешеләрнең аурасы сары төстә булса, индиголарныкы ул кара зәңгәр була икән. Моны 20 нче гасырның 70-80 елларында Нэнси Энн Тэпп исемле күрәзәче белеп ала. Шуннан бирле белгечләр арасында әлеге табигый феномен зур кызыксыну уята. Әмма күпме генә тырышсалар да, әлегә кадәр индиголарның кем булуларын төгәл генә беркем дә әйтә алмый.

Табигать хатасы - мутантлармы алар, әллә күпне белүче генийлармы? Индиголарны һәркем үзенчә тасфирлый. Алар 1978 елдан соң гына туа башлаганнар. Яңа раса сабыйларына гиперактивлык, югары интеллект, үзләре теләгәнне генә эшлиселәре килү хас. Махсус өйрәтмичә дә аларның һәммәсе техниканы яхшы үзләштерә, игътибарсыз булсалар да әйтелгәнне шундук эләктереп алалар, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешәләр. Бер сүз белән генә әйткәндә индиго бала ул җәмгыять нормаларына буйсынмыйча, үзенең интуициясенә генә яраклашып яшәүче аралашучан сабый.

Индиго балаларга хас сыйфатлар:

  • Артык нык активлык, яки киресенчә артык әкрен, үзенә йомык булу
  • Югары интеллект
  • Төрле өлкәләрдә сәләтле булу
  • Җәмгыять кануннарына һәм башкаларга буйсынырга теләмәү
  • Өйрәтүсез югары техниканы белү
  • Бөтен нәрсәне интуитив эшләү
  • Игътибарсызлык, баланы бер уенчык белән генә уйнатып булмый
  • Мәктәптә аерым фәннәрне укыту авыр, аның каравы үзенә охшаган дәресләрне "бишле"гә үзләштерә

 

САННАР

Бөтен дөньяда 80 елларда индиголар 15 % тәшкил итсә, хәзер якынча 60 миллион индиго яши.

Төгәл саннар юк. 12 яшьлек балалар арсында 25 % ы индиго санала.

БУ КЫЗЫК!

Танылган индиголар:

24 яшьлек Майкл Кевин Кирни - иң яшь студент булып санала. 10 яшендә ул университетны тәмамлый. 6 яшендә мәктәпне бетерә. 17 яшеннән көллияттә укытучы булып эшли башлый.

Грегори Смит ике яшендә укый белгән. Ә Ким Унг-Йонг 4 яшендә япон, корея, немец, инглиз телләрендә укый алган. 6 яшендә университетны тәмамлап, 7 яшендә аны эшкә чакыралар. Ника Турбина Майа Турбин исемле рәссамның кызы. 4 яшендә әнисенә әйтеп шигырьләр яздырган. Евгения Бейнарович Украинада туа, 4 яшендә зурлар өчен шигырьләр яза башлый. 13 яшеннән психология, эзотерика белән шөгыльләнә. Бүген ул бик күп китаплар авторы. Акрит Ясвал Индиядә яши. Үзенең беренче операциясен 7 яшендә башкара. Бүген ул иң яшь студент - доктор. Фабиано Луджи Карвана 14 яшендә гроссмейстер исемен ала. 7 яшьлек Аэлита Андрэ дөньяда иң яшь профессионал рәссам санала. 9 айлык вакытта ук беренче рәсемнәрен ясый, 4 яшендә күргәзмәсе ачыла.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса