Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт кызы Кытайда

Һәр кеше үз кимчелеген яхшы белә. Минем зур кимчелегем бар: чит телләр белмим мин. Шуңа күрә күп телләр белгән кешеләргә сокланып карыйм. Якын дусларымның берсе - Гүзәл Батдалова 4 телдә иркен аралаша.

Әлмәт шәһәренең 7 нче урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, тормыштагы зур максатларының берсен тормышка ашыру өчен Алабуга дәүләт педагогика университетына укырга керә. Бүгенге көндә ул - Казан федераль университеты Алабуга филиалының чит телләр факультеты студенты. Укудан тыш, бию, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Студент кыз инглиз һәм немец теле укытучысы булырга әзерләнә. Алган белемнәрен тагын да камилләштерү, чит илдә педагогик тәҗрибә булдыру максатыннан Гүзәл Кытайда стажировка үтеп кайтты.
- Гүзәл, ничек Кытайга барып эләктең?
- Бүгенге көндә чит илләргә барып стажировка үтү өчен күп төрле программалар бар. Миңа Кытайның Шанхай шәһәрендә инглиз теле укытучысы вакансиясен тәкъдим иттеләр. Быел 5 нче курста белем алам. Киләчәктә үземне бары тик чит телләр укытучысы буларак кына күрәм. Шуңа күрә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым.
- Димәк, кытайлыларга инглиз теле серләрен өйрәттең?
- Балалар бакчасында әле туган телендә дә сөйләшә белмәгән 2 яшьлек балалар инглиз телен өйрәнә башлый. Кайбер мәктәпләрдә хәтта бөтен предметлар әлеге телдә укытыла. Мин үзем дә балалар белән эшләдем. Алар белән бергә картина күргәзмәләренә, галерея, зоопарк, музейларга йөрдем. Бу шәһәрне һәм аның истәлекле урыннарын күрү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.
- Истәлекле урыннар дигәннән, нәрсәсе белән җәлеп итә Кытай шәһәр-ләре?
- Яшеллеге белән!!! Биредә экологиягә зур игътибар бирелә. Шанхай әкияти шәһәр булып исемдә калды. Ял итәргә кая барыйм икән дип уйлап утырасы да юк. Өй янында гына бакчада йөреп керергә мөмкин. Урамнарда безгә таныш булмаган яшелчә һәм җиләк-җимешләр үсеп утыра. Кытайлылар моны җылы климат белән аңлата. Җәй көне температура 40тан да түбән төшми. Карлы кышның ни икәнен бөтенләй белмиләр, чөнки кыш көне иң салкын һава торышы - минус ике. Кешеләр дискомфорт кичерә, шуңа күрә бөтен җирдә кондиционерлар эшли, хәтта метрода да.
- Юлдагы «бөкеләрне» җиңү юлларын уйлап тапмаганнармы соң әле?
- Шанхайда Пекинга караганда да күбрәк халык яши. Машинаның күплегеннән күзләр чагыла. Бөкеләрдә утырмас өчен, эшкә скутер һәм велосипедларда баруны кулайрак күрәләр. Моның өчен юлда хәтта махсус полоса булдырылган.
- Халкы турында ни әйтерсең?
- Кытайлылар - бик дус һәм эшчән халык. Нәрсә генә сорап килсәң дә, бик теләп җавап бирәләр. Юлда адашып калган вакытлар да булды. Бөтен эшләрен ташлап, сиңа ярдәмгә ашыгалар. Кытайга баргач, югалырмын, дип борчылмагыз!
- Димәк, син кытай телен дә беләсең?
- Кызганычка каршы, мин кытайча иркен сөйләшмим. Ләкин анда торган вакытта иң кирәк сүзләрне өйрәнеп калдым. Кайбер авазларны әйткәндә «телең сынарга» мөмкин. Грамматикасы рус теленеке белән охшаш. Ләкин язылышын өйрәнү өчен шактый вакыт кирәк, чөнки анда хәрефләр түгел, ә иероглифлар. Киләчәктә бу телне дә яхшылап өйрәнергә телим. Безнең илдә моның буенча белгечләр бик кирәк.
- Милләттәшләребезне очрату насыйп булмадымы соң?
- Татарларны бер генә мәртәбә дә күрмәдем, ләкин руслар гел очрап торды. Башка илләрдән килгән туристларны да күрдек. Урумчи дигән шәһәрдә рәхәтләнеп рус телендә аралашырга мөмкин, анда сине барысы да аңлаячак. Кунакка гына килгән, бөтенләй күченгән якташларыбыз да бар. Кире кайту турында уйлаучы да юк: «Без мондагы яшәү шартларыннан бик канәгать. Халкы да игътибарлы, синнән көнләшүче, начарлык теләүче юк. Һәркайда якты йөз белән каршы алалар», - диләр. Безгә дә Кытайда калырга тәкъдим иттеләр.
- Әгәр чын-чынлап шундый мөмкинлек булса, нишләр идең соң?
- Туган илемдә калыр идем. Бездә дә үзеңне күрсәтү, рәхәтләнеп яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәзер барыбыз да чит илләргә күчеп китеп яши башласак, бездә ни булыр соң? Әлбәттә, мондый мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, ләкин алар һәркайсы безнең файдага булсын! Шуңа күрә яшьтәшләремә әйтәсем килә: вакытыгызны бушка үткәрмәгез! Артык телләр, башка мил- ләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белү, белем эстәү беркемгә дә комачауламый.
Динара Әхмәт.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса