Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәтле “Көмеш Нечкәбил” исеменә лаек булды [+ФОТОЛАР]

Республикакүләм "Нечкәбил-2016" бәйгесенең Гала-концертында Әлмәт майоры Элвира Гафурова икенче урын алды.

Узган ялларда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә мәртәбәле чара булды. Анда безнекеләр дә катнашты: Әлмәт эчке эшләр идарәсендә штабны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Элвира Гафурова һәм 29 нчы "Диңгезкәй" балалар бакчасы мөдире Альбина Гатина.

Элвира Гафурова икенче урын белән Әлмәт данын бөтен республикага танытты. Үрнәк гаилә чыгышын югары дәрәҗәдә бәяләгәннәр.

Ә Альбина Гатина "Назлы Нечкәбил" исеменә лаек булган. Әлмәт кызларын зур җиңүләре белән тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса