Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәт блогеры Ләйсән бер төн эчендә танылды [+ФОТОЛАР, ВИДЕОЛАР]

Инстаграм, аккаунт, блогер кебек сүзләр әле моннан берничә ел элек лексикада юк иде дип беләм. Социаль челтәрләрдә яңа төр һөнәр ияләре - шәхси төркемнәр белән идарә итүче блогерлар исә хәзер замана культына әверелде. Татар тормышын яктыртучы беренче блогер «Татар Малай» Ринат республикада иң күп язылучылар җыя алучы санала. Хәер, хәзер...

Бәрәңге бакчасы популяр итә

Яшьлегенең иң матур чагында гөрләтеп яшәп-укып яткан Ләйсән Сабитова да блогер булам, танылам дип инстаграмга махсус теркәлми. Гап-гади шәһәр кызы сирәк кенә фотоларын урнаштырып, меңләгән яшьләр кебек тормыш алып бара. Көннәрдән бер көнне аны популяр иткән мизгел килеп җитә. Әбисенә Чирмешән районы Кара Чишмә авылына кунакка кайткач, әнисе белән икесе берничә сәгать эчендә ике зур бакча бәрәңгене күмеп бетерәләр. Менә шунда арыган һәм авыл эшеннән гарык булган кыз үз фикерләрен телефонына яздыра. Үзе өчен генә, башына ни килсә шуны әйтә. Берничә көн узып, Әлмәткә кайткач, ни белән шөгыльләнгәнен дуслары да күрсен дип, язманы инстаграм тарихына элә. Менә шуннан иң кызыгы башлана да инде.

Яулык ябынган авыл кызы образы Ләйсәнгә популярлык алып килә. Кыз хәзер яулыгын һәрвакыт үзе белән йөртә, видеога төшәр алдыннан гына бәйләп куя. Аны халык шулай кабул иткән, ярата һәм таный.

- Бер көнне йокыдан уянып телефоныма кереп карасам, йөзләгән язылучыдан әллә никадәр хат килгән! Телефоным ул хатлардан шартлаган төсле. Укып та карап та бетерә торган түгел. Соңыннан тарихны актара башлагач кына эшнең төбенә төшендем. Казанда кызык-мызык татар видеоларын урнаштырып, үз аккаунтын булдырган егет минем сылтаманы үзенә урнаштырган. Кешеләр моны ошатып миңа язылганнар һәм тагын шундый язмалар урнаштыруымны сораганнар. Күрше төбәкләрдән дә, чит ил татарларыннан да «лайк»лар бар иде, - ди Ләйсән.

Ләйсәнне инде кешеләр урамда танып, теге авыл эшеннән туйган кыз бу, дип янына килә башлаганнар.

- Иптәш кызым белән башка шәһәргә барырга автобуска утырган идек, анда да танып алып, пышылдаша башладылар. Казанга бер кибеткә кереп, ташламалар турында ролик төшергәндә дә янә яныма килделәр, - дип сөйли Ләйсән үзенең популяр булуына әле дә ышанмыйча. - Зур сәүдә үзәкләрендә дә тыныч кына йөрим димә, шунда ук «блогың шәп, синнән видеоязмалар көтеп калабыз», дип китәләр.

Кайбер блогерлар кебек халык җыю, аннары акчалы булу теләге булмагач, Ләйсән өчен әлеге эш бары шөгыль генә. Яшь блогер фикеренчә, реклама урнаштыру шактый язылучыларны читләштерергә мөмкин.

«Мунча ташы» на рәхмәт!

Ләйсән танылган Әлмәт блогеры булып китмәсә дә, аның хакында без иртәме-соңмы барыбер ишеткән булыр идек. Ни дисәң дә, яулык япкан бу тыныч холыклы мишәр кызы йөрәгендә иҗат бөркелеп тора. Аның иң зур хыялы - театр артисты булу. Әмма әти-әнисенең җитдирәк һөнәр сайларга киңәш итүен истә тотып, ул мәктәпне тәмамлагач, КАИга икътисадчы белгечлегенә укырга керә.

- Яшьтәшләрем «Ну погоди!», «Незнайка», «Простоквашино» караганда, мин «Мунча ташы»нда тәрбияләндем. Шуны әниләр видеомагнитофонга куяр иде дә, мин көннәр буе карап утырыр идем. Әллә шулар миндә юмор хисе тәрбияләде микән? Нәселебездә дә җыр-моңга хирыс, баянда уйнаучылар бар. Иҗат, сәхнә, халык алдында чыгыш ясау минем өчен ят түгел, - дип Ләйсән Әлмәт театрының фанаты булуын да яшермәде.

КАИ каршында эшләп килүче «Саквояж» театр студиясенең әйдәп баручы солисты да әле ул. «Студентлар язы» фестивалендә Гран-при яулап, Казан сәхнәләрендә дә үзен күрсәтеп кайткан. Хәзер клоунада, пантомима жанрлары белән кызыксына башлаган.

Үзен татар блогерлары исемлегендә дип исәпләмәсә дә, Әлмәтне икенче яктан янә бөтен республикага таныта алган блогерга бары афәрин диясе генә кала. 30 меңнән артык кешене җәлеп иткән роликларында алга таба социаль проблемалар да күтәрелеп, җитдирәк темалар буенча төшерелгән юморескаларын да күрергә язсын!

Филүзә Хәмидуллина

Автор һәм шәхси архив фотолары

«Заказ буенча видеолар төшерә алмыйм. Күңелгә нәрсә якын, шуны күрсәтәм. Минем кебек гади шәһәр кызының фикерләре тупланган блогымны халык карый икән, димәк, моның ниндидер бизәге бар»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса