Әлмәт батыры унынчы тапкыр машина алды
Шәһәр сабантуенда мәйданда халык уеннары гөрләп барды. Һәрвакыттагыча, көчле спортчылар арасында гер, бүрәнә күтәрү, тәгәрмәч әйләндерү, төялгән арба тарту, колгага менү кебек уеннар булса, безнең ише гади халык "Тату гаилә" һәм өч сугуда кадак кагуда ярышты.
Милли көрәшне карау бик күп әлмәтлеләрнең дә кәефен күтәрде. Аеруча яшүсмерләр һәм яшьләр арасында өметле күренүче спортчыларның уенын күзәтү кызык булды. Данлыклы Әлмәт батырларына лаеклы алмаш үсә, бер сүз белән әйткәндә. Үз төркемнәрендә абсолют батыр калган Елховойдан Ринат Гарифуллин, Бишмунчадан Мансур Шәкүров тамашачыларга чын мәгънәсендә матур уен күрсәттеләр.
Үз гәүдә авырлыкларында беренче урынны алган Рузил Ганиев, Рөстәм Нургалиев, Марсель Гозәеров, Ирек Шәяхмәтов, Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов пәһлеван келәмдәшләре белән җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде. Абсолют батыр исеменә исә Айвар белән Ильяс бил алышты. Нәтиҗәдә мактаулы исем үз хуҗасында калды. Унынчы ел рәттән безнең чемпион Ильяс Әлмәт Сабантуе абсолют батыры булып кала бирә. Исем белән бергә батырыбыз җилкәсенә тәкә салдылар, кулына "Лада Гранта" автомобиле ачкычын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа