Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кыю, үткен, тәвәккәл

Эшмәкәр, үз ательесын булдырган Людмила Балашова бервакыт тәвәккәлләп тормышын үзгәртә һәм иҗат өчен ничә яшьтә булуның әһәмиятле түгеллеген үз үрнәгендә раслый.

Бизнесмен буларак яңа эш башлауга еш кына яшь кешеләр алына. Үз эшеңне ачу өчен кыюлык һәм энергия кирәк, ә бу сыйфатлар нәкъ менә яшьләргә хас. Әмма хәзерге дөнья әлеге стереотиплардан баш тарта һәм тормышыңны үзгәртергә беркайчан да соң түгел дигән фикерне алга сөрә. Урта яшьләрдә үз ательесын ачкан Людмила Балашова бу юлдагы кыенлыклар һәм уңышлары хакында безнең белән дә уртаклашты.

– Миңа 47 яшь, күптән түгел генә үз эшемне башлап җибәрдем. Белемем буенча мин инженер, нефть чыганакларын эшкәртү белән шөгыльләндем. 2005 елдан башлап, сәламәтлек белән бәйле проблемалар аркасында, үз белгечлегем буенча башка эшли алмас булдым. Сатуга, иминиятләштерүгә күчеп карадым, әмма хоббием һәрвакыт тегү иде. Минем әбиләрем дә, әнием дә, хәтта абыйсы да тегү белән шөгыльләнгән. Мин дә курслар тәмамлап, һөнәри дәрәҗәдә төрле өс киемнәре тегәргә өйрәндем.

– Үз эшегезне ачу идеясе ничек туды?

– Бервакыт кибетләргә йөреп башыма кияргә кепи эзләдем. Берни дә тапмагач, үзем тегеп карарга булдым. Беренчесе үк бик яхшы килеп чыкты, аны шунда ук диярлек иптәш кызым алып китте. Шуннан соң аларны күпләп тегәргә дигән карарга килдем.

– Ниятегезне ничек тормышка ашырдыгыз? Нәрсәдән башладыгыз?

– Иң беренче эш итеп мәшгульлек үзәгенә юл тоттым. Анда бизнес-планны уңышлы яклаганнан соң финанс ярдәме – эш башлау өчен бушлай нигездә капитал алырга мөмкин булуын белештем. Белгечләр «Эшмәкәрлек фабрикасы» узарга киңәш итте. Барыбыз да тумыштан бизнесмен түгел бит, ә курслар ул яхшы белем нигезләре алу мөмкинлеге дә, файдалы танышулар да, остазлар ярдәме дә. «Фабрика» миңа иң мөһиме курку хисеннән котылырга ярдәм итте. Бизнес-планны тиз һәм җиңел якладым да, 118 мең сум акчага ия булдым. Бу акча миңа үз ательемны ачу өчен бөтен кирәкле нәрсәләрне алырга артыгы белән җитте.

– Нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде, алардан ничек котылдыгыз?

– Беренче чиратта - эмоциональ хис-кичерешләр. Мондый яшьтә бизнесны башлау бик куркыныч иде. Үз көчемә ышанмау нык аяк чалды. Әмма мине якыннарым хуплады. Ирем һәм улым клиентлар эзли башладылар, кызым дизайн белән ярдәм итте, Инстаграмдагы аккаунтымны да ул алып бара.

Клиентлар базасы булдыруга шактый вакыт китте. Миңа сату өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе ярдәм итте, ә тормыш тәҗрибәм кешеләр белән аралашуда, аларның психологияләрен аңлауда таяныч булды.

– Үз-үзеңә эшләүнең нинди уңай һәм тискәре яклары бар?

– Мин – үземә үзем начальник. Монысы плюс та, минус та, чөнки барысы да бары тик үземнән тора. Диванда кырын ятсам – бөләчәкмен, яхшы гына эшләсәм – уңышка ирешәчәкмен. Көннәрем сизелми дә уза, иҗат процессы бөтен барлыгымны били.

– Киләчәккә планнарыгыз?

– Хәзерге вакытта үзем теләгән өс киемнәре коллекциясе өстендә эшлим. Кызым ярдәм итә, әлбәттә, ул - дизайнер. Мода өлкәсендәге яңалыкларны бу язда ук тәкъдим итәрмен дип торам.

– Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Үз-үзеңә ышанырга һәм үз эшеңне яратырга. Нәрсәдән башларга икәнен белмәсәгез, «Эшмәкәрлек фабрикасы»н узыгыз, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Мин нәкъ шулай эшләдем дә.

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса