Әлмәт таңнары

Кулларыннан гөлләр тама

Яңа Кәшер авылында гомер кичерүче Тәслия апа турында бу сүзләр.

Дөрестән дә, Болгар авылы ягыннан Кәшергә илтүче юл нәкъ менә Әхмәтгәрәевләр йортына килеп төртелә. Йорт каршында ук авылга керүчеләрне кыңгыраулар, көнбагыш чәчәкләре, тагын әллә нинди могҗизалы гөмбәләр "үскән" алан каршы ала. Баксаң, боларның барысы да икенчел чималдан Тәслия апа куллары белән ясалган "тәтиләр" икән. Ямь-яшел чирәмдә үлән чемченеп йөрүче каз бәбкәләре бу манзараны тулыландырып торса да, әлеге хозурлыкка исләре китмәве белән генә әкияти аланның серен ача. Елмаеп каршы алган үтә дә мөлаем һәм тыйнак ханымга ияреп эчкә үтәм. Керә-керешкә үк хуҗабикәнең уңганлыгына ишарәләп яңа пешкән икмәк исен абайлап алам.

-​ Башкортстанда гомер итүче улым кайтырга тиеш, аны көтә идек. Кунак өстенә кунак дигәндәй, тиз арада "фирменный" пиццамны пешердем, сез дә сыйланып китәрсез, - дип сөйли йөрәк парәсен сагынып көтүче Тәслия апа.

Оста куллы ханым Ак-Чишмәдә туып-үсә. Бала вакыттан ук сукыр лампа һәм чыра яндырып чигү чиккән әнисенә сокланып буй җитә. Кулына энә-җеп тота ала башлагач, үзе дә киндер тукымага җан өрергә остарып китә. Болгар авылы егете Атласка кияүгә чыкканда бирнәсендә үз куллары белән әзерләгән тастымаллар да булгандыр.

- Ниләр әзерләгәнем хәтердә калмаган, тузгандыр да инде, ә менә әнием кулы белән чиккән ашъяулыкларны һаман да сандыгым төбендә саклыйм, - ди өч оныкның яраткан әбисе.

Тәслия апа белән Атлас абый (әйтергә кирәк, Атлас абый гомер буена авылда механизатор булып эшләгән, күршеләре әйтүенчә, "авылдан еракка киткәне булса да, алдынгылар слетына бары Казанга гына барганы булгандыр") 30 ел элек балалары мәктәпкә китәр чор җиткәч, Яңа Кәшергә күченеп төпләнә.

Уңган хатын башта 10 ел кибеттә, аннары 18 ел балалар бакчасында хезмәт куя. Бүген лаеклы ялда булуына карамастан, Мәдәният йортында оештыручы булып эшли.

Хуҗалыкта кош-корт - каз, үрдәк, тавык, шулай ук кәҗә, сарык, кышлыкка ризык максатыннан бозау асрыйлар. Өе дә, бакчасы да, каратлы-куралары да ялт итеп тора бу үрнәк гаиләнең. Сезонында башкалардан калышмый печәнен әзерләргә, җиләккә йөрергә дә өлгерәләр. Каз бәбкәләрен саклаган арада өч мунчала, бер пар оекбаш та бәйләп куйган.

- Кул эше тынычландыра ул. Берәүдән сораганнар ди: "Ник тәмле әйбер ашыйсың?" "Авызга рәхәт бит", - дип җавап биргән ди. Шуның шикелле, күз нурын түгеп утыру түгел, күңел тынычлыгы, җан рәхәте алып килә торган шөгыль бу. Эшеңне күреп үзең бер сөенәсең, якыннарың ике сөенә, - ди Тәслия апа гөлләр тамып торган мендәр тышларын, карават япмаларын күрсәтә-күрсәтә.

Әхмәтгәрәевләр өендә кайчандыр балалары уйнап үскән, бүген исә оныклары кайтканда юаныч таба торган уенчыклар да саклана. Өлгеләрен дә үзе уйлап таба икән. Бакчада эшләгән чорында тәрбиячеләргә дәрес алып бару өчен курчаклар, әкият геройларын да ясап бирә торган булган. Алар һәм күп кенә башка кул эшләре төрледән-төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган.

Бүген Тәслия апаның күпкырлы шөгыленә тагын берсе өстәлгән. Ул - Яңа Кәшер авылы Мәдәният йорты каршында оешкан халык театры йолдызы.

- Барлык рольләремне дә яратам мин. Тик күбрәк характерлы рольләр эләгә. Мисал өчен, Фәнәвил Галиев пьесасы буенча куелган "Корт" спектаклендәге Саҗи әби - хәйләкәр, усал, кырыс карчык. Тормышта андый була белмим мин, ә сәхнәдә - кая барасың, туры килә. Шунда менеп яшьләр белән уйнагач, алар янында яшәреп китәсең. Нәтиҗәләре дә әйбәт булса, гел күккә менгән төсле буласың инде!

Рәдифә Ногманова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: