Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мәшһүр якташыбыз Кичүчатка танылу китерде

Моннан чирек гасыр элек Әлмәт районы Кичүчат авылында республикада гына түгел, бөтен төрки дөньяда истәлекле вакыйга булды.

Дөньякүләм мәшһүр галим, мөгаллим, журналист, төрки халыкларның библиографик энциклопедиясен тудыручы, 1908-1918 елларда атаклы «Шура» («Киңәш») журналының баш мөхәррире, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең туып-үскән нигезендә мемориаль музее ачылды. Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Төбәгебездәге һәрбер игелекле эшнең башында нефтьчеләр тора. Заманында «перспективасыз» мөһере сугылган Кичүчат авылына «Елховнефть» идарәсе яңа сулыш өрде: биредә бер-бер артлы авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү һәм социаль-көнкүреш объектлары пәйда булды. Елховлылар тарафыннан торгызылган һәм җиһазландырылган музей бинасы 1995 елның 25 маеннан төрле яшьтәге халыкны үзенә җәлеп итә башлады.

Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында имам Фәхреддин гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенә Риза яшьтән үк зиһенле, кызыксынучан булуы белән аерылып торган. Инде биш яшендә ул авыл балаларын белемгә, мәгърифәткә өндәүче, гыйлемле әти-әнисеннән укырга һәм язарга өйрәнгән.

Кичүчат авылының үзәгендә урнашкан музей Россия күләмендә күптән танылып өлгерде инде. Биредә елдан-ел кызыксынучылар саны арта бара. Тирә-як авыллардан, шәһәрләрдән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә махсус музей күрергә килүчеләр күбәеп китте. Чит төбәкләрдән килгән кунаклар музейның матурлыгына, бизәлешенә, эчтәлек ягыннан бай булуына сокланалар, музейга һәрдаим ярдәм итеп торучыларга рәхмәтләрен белдерәләр.

Мемориаль музей экспозицияләре биш бүлмәдә урнашкан. Беренче залның иң әһәмиятле экспонатларыннан берсе – Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 140 ел тулу уңаеннан Минтимер Шәймиев заказы белән рәссам Марсель Шәйдуллин ясаган портрет. Башка залларда - ХIХ гасыр азагында яшәгән урта хәлле крестьянның өй эче күренешен тасвирлаучы, Оренбург, Уфа калаларында яшәгән еллары белән бәйле предметлар.

Икенче күргәзмә залында ХIХ гасыр ахырында яшәүче урта хәлле крестьянның өй эче күренеше күрсәтелгән. Бүлмәдә көнкүреш эш кораллары, татар халкының кулдан эшләнгән әйберләре урын алган. Авыл йортының гадилеге, үзенчәлекле ямьлелеге музейга килүчеләрне элеккеге чорга – Ризаэддин Фәхреддин туган елларга алып китә.

Галимнең Оренбург шәһәрендә яшәгән еллары тормышының иң нәтиҗәле еллары булып тарих сәхифәләренә кереп калган. Монда ул педагоглык, мәгърифәтчелек, мөхәррирлек хезмәтенә бирелә. 1906-1918 еллардагы актив эшчәнлеге Ризаэддин Фәхреддиннең эш өстәле макеты, «Рәмиевләр», «Хөсәеновләр», «Кәримиләр» стендлары аша ачыла.

Ризаэддин Фәхреддин беренче тапкыр Уфага 1891 елда казый булып сайлангач килә. Анда ул үз вазифаларыннан тыш, Диния нәзарәтенең йөз ел буена җыелып килгән бай архивын тәртипкә салу, киләчәктә милли тарихыбызның нигез ташларын тәшкил итәчәк меңнәрчә кулъязма чыганакларны туплау, бер-бер артлы әдәби, тарихи һәм педагогик хезмәтләрен бастыру эшләре белән мәшгуль була.

Күргәзмәләр залына һәрдаим үзгәрешләр кертелә. Ел дәвамында биредә Фәхреддиннәр гаиләсенә, музей ачу тарихына, галимнең кулъязма мирасына, туган телгә, әниләргә багышланган күргәзмәләр эшли. Биредәге вакытлыча оештырылган күргәзмәләрдә музейга килүчеләр музей фондларында сакланучы сирәк экспонатларны да күрә алалар. Галимнең яңа басма китаплары белән дә шушы бүлмәдә танышырга мөмкин.

Музейга килгән барлык кунаклар биредә туплаган мәгълүматлар турында күңелләрендә туган хисләрне фикерләр дәфтәренә язалар. Иң беренче язма Минтимер Шәймиев кулы белән язылган. 25 ел дәвамында меңәрләгән кеше үз фикерен белдереп, музей ачучыларга рәхмәтләрен җиткергән.

Музейга килүче кунакларны һәрвакыт ягымлы, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алучы җитәкче Диләрә Гыймранова, музей фондларын барлап тәртиптә тотучы Фәридә Котбиева эшли биредә.

Авыл яшьләрен матурлыкка, зәвыкка, татулыкка өндәүче күргәзмәләр һәрдаим уздырыла торган чаралардан санала. Кечкенә вакытларында балалар музейга кызыксынып кына килә торган булса, үсә төшкәч алар анда аңлы рәвештә килә башлыйлар. Мәктәптә укучылар рефератлар өчен ярдәм сораса, чит шәһәрләрдә югары уку йортларында укучы яшьләр сагынып та килгәли. Гадәттә, махсус өлкән сыйныф укучылары өчен лекцияләр, мәдәни-агарту чаралары, фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла. Рус телендә һәм татар телендә Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фильмнардан өзекләр күрсәтелә, тарихка, әдәбиятка бәйләп аңлату эшләре алып барыла. Музей кысалары эчендә генә түгел, ә шәһәр күләмендә мәктәпләргә, балалар бакчаларына да чыгып уздырыла мондый кызыклы очрашулар.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлын, иҗади мирасын өйрәнеп халыкка җиткерү юлында бик күп хезмәт куя музейда эшләүчеләр. Мемориаль музей буларак, эшнең башка музейлардан үзгә булуын да онытмыйлар. Галимнең якын туганнары белән тыгыз элемтәдә торганда гына эшнең нәтиҗәле булачагын нык аңлап эш итәләр. Шундый тыгыз бәйләнеш булганга күрә ел саен музей фондлары сирәк экспонатлар белән тулылана.

Ризаэддин Фәхреддиннең күпкырлы шәхес булып дөньякүләм танылуы музейда эшләүче хезмәткәрләрдән дә ныклы белем һәм тәҗрибә таләп итә. Галимнең кулъязма китапларын бастыру эше «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы белән берлектә башкарыла. Бастырылып чыгарылган китаплар киң җәмәгатьчелеккә таратыла.

Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын тирәнтен өйрәнү әле дә дәвам итә. Ике елга бер тапкыр «Ризаэддин Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» дип аталган Россиякүләм конференцияләр оештырыла, олуг галимнәр белән очрашулар үткәрелә. Фәнни яктан музейда нигезле эш алып барыла. Уфа, Оренбург, Казан шәһәрләрендә яшәүче галимнәр музей белән даими тәҗрибә уртаклашалар.

Дөньякүләм билгеле шәхеснең тууына 160 ел тулу уңаеннан Казан Кремле «Манеж» күргәзмәләр залында «Ризаэддин Фәхреддин дәресләре» дип аталган күргәзмә оештыру бик отышлы булды. Кремль кунаклары Фәхреддин мемориаль музее фондларында сакланучы сирәк экспонатлар белән танышты, фикер алышты.

Музей хезмәткәрләре аны еракларга таныту йөзеннән Мәскәү шәһәрендә узган «Интермузей» халыкара күргәзмәсендә катнашты, Владимир Потанинның «Чиксез музей» проектында җиңү яулады.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле хәлләр яхшыргач, музейга килүчеләр тагы да артыр дип өметләнә хезмәткәрләр.

Наилә ГАНИЕВА,

Диләрә ГЫЙМРАНОВА

Фотолар музей архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса