Әлмәт таңнары

Кичүчат егете Айдар космонавтлар әзерли

Ай югары, ай югары, айга менәсем килә... Халкыбызнын бу җырларын тыңлап үскәндерме - белмим, ләкин айга-йолдызларга ашкынуы Кичүчат авылы егете Айдарны Йолдызлар шәһәрчегенә китергән.

Аның белән танышу очраклы рәвештә килеп чыкты. Дөресерәге, башта мин Айдарны Айдар иткән Ана белән таныштым. Эш буенча Кичүчатка барып төшкәч, китапханәгә сугылырга туры килде. Гап-гади авыл китапханәсе. Рәт-рәт сузылган китап киштәләре. Түрдәрәк урнашкан өстәлдә авылдан чыккан язучы һәм галимнәрнең хезмәтләре урын алган. Әлбәттә, Ризаэддин Фәхретдин почмагы булдырылган. Китап сөюче Кичүчат авылы халкының билетлары сакланучы тартмачык та ерактан күренеп, "менә ул мин!" дигәндәй әллә каян күренеп тора. 28 ел гомерен авылда китапханә эшен үстерүгә багышлаган Гөлфия ханым Бикмучева белән аралашып, авылда кемнең күпме китап укуын, кайсы жанрда һәм нинди авторларны яратканнарын сорашып торам. Шулвакыт биредә китап-журнал караштырып торучы Кичүчат апалары сүзгә кушылып, авылдашлары Гөлфияне мактый башлады:

- Уңган хатын-кыз таба, батыр ана ул таба!

- Улларны да ниндиләрен бит әле - космонавтлар укыта торганнарын!

Менә сиңа мә! Бусы нинди журналист халкы белми калган сенсация тагын?

Тизрәк хатамны төзәтергә теләп, Гөлфия апага сорауларымны яудыра башлыйм. Ләкин ул холкы белән бик тыйнак кеше булу сәбпле, артыгын сөйләргә бер дә яратмый булып чыкты. Шулай да, Гагаринның үзен әзерләгән шәһәрчектә һәм бүген дөньяда беренче тапкыр космоска очкан легендар шәхес исемен йөртүче үзәктә эшләүче Татарстан егете хакында якташлары белергә хаклы булуына басым ясагач, Гөлфия апаның теле чишелде. Шул ук китапханәдә сакланучы бихисап китап-журналлар арасыннан Айдары турында язылган газета битләрен ачып, миңа күрсәтә башлады. Баксаң, Айдар хакында язмый калучылар бер без генә (без дигәнем, Әлмәт журналистлары. - Р.Н.) калганбыз икән. Аның исеме республиканың күп кенә газета-журналларында телгә алына, Айдар хакында шулай ук Татарстаннан чыккан космос һәм космонавтика белән бәйле күренекле кешеләр хакындагы китапта да язылган.

Әни кеше буларак, Гөлфия ханым Айдарны кечкенәдән үк техника белән кызыксынуын, үзе теләп А.Н. Туполев исемендәге университетка укырга кереп, уңышлы гына укып чыгуын, улының барлык башлангычында да әтисе Рөстәм белән терәк булырга тырышуын сөйләп китте.

- Таякның юан башы әтисенә төште инде. Ул янгын сүндерү бүлегендә эшли. Авыл халкы мал-туар асрап көн күрә бит инде, без дә шулай тарттык дөньяны. Кече улыбыз да абыйсы кебек техника белән мавыгучан булып үсте, - ди ул.

Улларының йолдызлы юл сайлауларын ничек кабул итүләре белән кызыксынам.

- Аспирантурада укыганда язган фәнни хезмәтен уңышлы гына яклагач, аны базага керткәннәр. Дессертация белән Интернет челтәре аша танышып, улыбызны Йолдызлар шәһәрчегенә чакырып алдылар. Без, әлбәттә инде, шатландык кына. Әти-әни һәрвакыт баласына терәк булырга тырыша бит ул, - дип горурлана Гөлфия апа.

Шундый ул үстергән ана белән сөйләшүдән тагын шуны да белдем: Айдар якыннары белән көн саен скайп аша аралашып тора, тормыш иптәше Алия белән (ул Мамадыш районыннан) елына 3-4 тапкыр кайтып торалар икән.

Шулай итеп, Айдар белән читтән торып танышуым шулай башланды. Соңрак аның белән Интернет челтәре аша дуслашып әңгәмәне дәвам иттем.

- Космонавт булырга безнең чорның барлык егет-кызлары хыяллана иде, сез дә хыяллана идегезме?

- Алай хыяллана ук дип әйтә алмыйм, әмма авыл малае буларак мине техника бик кызыксындырды. Шуңа күрә мәктәптә физика, сызым фәннәрен яраттым. Әлбәттә, ниндидер фәннең укучыларга ошавы укытучыдан да тора. Бу яктан мин уңдым - Фәүзәр абый сызу фәне нигезләрен дөрес итеп аңлатып бирә алды. Физикадан Кичүчатта 9 нчы сыйныфка кадәр Гөлнур апа, Мәмәттә 10-11 нчеләрдә Люда апа физик законнарны теориядә дә, лаборатория эшләре белән дә аңлаешлы итеп алып бардылар. Аннары, хәтерлим, Мәмәттә Марат абый трактор двигательләренең эшләү принципларын, төзелешен макетларда күрсәтә иде. Университетта укыганда шул ук фәннәрдән тагын да тирәнрәк белем алдым. Шулай ук яңа төр техникалар өйрәндек. Төрле энергетик җайланмалар, самолет, ракета двигательләре... Мине бигрәк тә ракета кызыксындырды. Шуңа күрә аспирантурага «Махсус двигательләр» кафедрасында калдым. Аның мөдире - Анатолий Федорович Дрегалин- техник фәннәр докторы, профессор, ике тапкыр СССР Дәүләт бүләге лауреаты. Кафедра белән 1945 елда илебездәге ракета двигательләре төзелешенә нигез салучы В.П. Глушко идарә иткән, ә космонавтиканың "әтисе" - С.П. Королев өлкән укытучыь булып эшләгән!

- Йолдызлар шәһәрчегенә килеп урнашкач та нинди хисләр кичердегез?

Реклама

- Нинди хисләр?.. Сокланудыр. Чөнки шушы шәһәрчектә Гагариннан башлап бөтен космонавтлар очуга әзерләнгән һәм әле дә әзерләнәләр. Монда һаман беренче космонавт яшәгән йорт тора. Аның тормыш иптәше Валентина Ивановнаны очратырга була.

- Йолдызлар шәһәрчегендә бүген башкарган эшегез нидән гыйбарәт?

- Минем дессертация эшем лазерлы ракета двигательләре төзү белән бәйле иде. Космонавтлар әзерләү үзәгенә килгәндә, космонавтлар һәм астронавтларны "Союз ТМА-М" корабында очарга комплекслы әзерләү белән шөгыльләнәм.

- Космик корабта очу үзегез өчен тормышка ашарлык гамәлме?

- Корабта атнасына берничә тапкыр сәгатьләр буена очам. Әлбәттә, җирдә, космонавтларны тренажерда өйрәткән вакытта. Хәзер, мәсәлән, мин - МКС-44 (командиры россияле Олег Дмитриевич Кононенко, борт инженеры японлы Юи Кимиа, америкалы Лингрен Челл) экипажы инструкторы.

Айдар үзе сорауга турыдан-туры җавап бирмәсә дә, әнисе аша аның космоска очу мөмкинлеге булуын әйтә алам. Хәзерге вакытта спорт белән ныклап шөгыльләнүче Айдар бу максатка әзерлек юлында.

Мондый якташыбыз белән горурланам мин! Очу мөмкинлеге бирелә икән - исән-сау әйләнеп кайтырга, ә якыннарына тыныч күңел белән кадерле кешеләрен көтеп алырга язсын.

...Ай югары, ай югары, айга менәсем килә.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы һәм Айдарның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: