Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Хуш, Илшат!..

Әлмәт татар дәүләт драма театрының өметле актеры Илшат Агиевның һич көтмәгәндә фаҗигале рәвештә юл һәлакәтендә гомере өзелде.

Иртә киттең!.. Тәкъдирдер... Ә мин сиңа вәгъдә итеп килгән газетаның ике бите тутырып язылачак мәкаләмне дә эшләргә өлгермәдем. 
 

Һаман күз алдымда: театрдамы, урамдамы – кая гына очратсам да, елмаеп, якын итеп кочар идең дә: «Сәлам, якташ! Кайчан минем белән интервью ясыйсың инде?» - дияр идең. Ә мин һаман: «Илшат, озакламый сиңа да чират җитәр», «Исем алганыңның икенче көнендә үк», «Синең газета битеннән төшкәнен дә юк бит», дип шаярта идем. Үпкәләми идең. «Көтәм, якташ», - дип, сүз башкага күчәр иде. Өлгермәдем! Кем уйлаган бит, яшьнәп яшәр чагыңда гомерең өзелер дип,сине салкын гүрләргә салганнан соң, язылмаган интервью урынына хушлашу мәкаләсе язармын дип... 
 

Рәхәт кеше идең. Эчкерсез, көләч йөзле, тәмле телле, йомшак сүзле, итагатьле. Синдәге сәләтнең дә чиге юк иде.Рольләрең дисеңме, моңлы җырлавыңмы – син тамашачы якын күргән, үз иткән артист идең...
Илшат Агиев Әлмәт драма театрына 2011 елда килде. Чатнап торган «Хайруллинский»ларның берсе! Ул чорда эшкә кайткан яшьләр театрга яңа сулыш өрде. Илдар Хәйруллин төркемендә белем алган егет-кызлар эшли башлаган елны хәтерлим әле: үзләре матурлар, сәләтлеләр, җор теллеләр, сәхнәгә чыгу белән үзләренә каратып тору сәләтенә ияләр. Бер йодрык кебек үзләре бердәм, дус. Илшат егетләр арасында җырчы артист булуы белән дә аерылып торды. Ә бит ул театр артисты булырга хыялланмаган. 

 

Илшат Башкортстан егете. Тәтешленең Күрдем авылыннан. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, җырчы булу теләге аны Казан музыка училищесына алып килә. Тырышлыгын һәм сәләтен шунда ук күрсәтә - имтиханнарын«бишле»гә тапшыра. Әмма укырга керү өчен бер шарт җитми булып чыга: егетнең яше туры килеп бетми. Шуңа күрә дә аны 11нче сыйныфтан соң килергә чакырып, училищедан озаталар. Илшат үҗәт булып чыга, авылына юл тотар урынына киосктан журнал сатып алып, уку йортларын караштыргалый. Театр училищесына кабул итү турындагы игъланга күзе дә төшә, имтиханнарны тапшырып, укырга да керә.
 

«Театрның ни икәненаңламый идем, гомумән, кызыксынганым да булмады. Имтиханда да:«Ниндиспектакльләрбеләсең?» –дипсорагач, мин: «Галиябану», –дипҗавапбирдем. Ильдар абый Хайруллин һәмТәслимәханымХәләфаркасындагынатеатргагашыйкбулдым. Букешеләр минем тормышымны баштан аякүзгәрттеләр.  Алар мине театрныяратырга, һәм тулаем театр тормышыбеләняшәргәөйрәттеләр», - ди Илшат («Илшат Агиев: «Хәлилне уйныйсым килә», Эльмира Харис, «Әлмәт таңнары», 2013).
 

Әлмәтне Илшат бер күрү дә үк үз итә. Кечкенә, тыныч шәһәр кайнап торган Казаннан соң аңатормышның кадерен аңларга булышадыр кебек тоела. Театр бинасы исә иң зуры, зәвыклысы булып аның күңелен яулый. Кыска гына сораштырулар уздырганда да Илшат гел: «Театр минем тормышым», - дип әйтә иде. Әлмәт сәхнәсендә ул беренче тапкыр үзен күрсәтте, үзен тапты, тамашачысы белән аралашты. Аның уйнаган рольләре 20 дән артып китә. Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү» спектаклендә Камәретдин, Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ында Исәнбай, Ульям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сында Бенволио, Наил Гаетбайның «Студентлар 3D» спектаклендә Морат, Нәкый Исәнбәтнең «Качкыннар»ында Качкинский, Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә Гыйльметдин, Зөлфәт Хәкимнең «Тыкрыкта булды бу хәл»ендә Дэвид Тайсон... Илшат быелгы театр сезонының соңгы премьерасы – Рәмзия Габделхакованың «Адашкан ир» спектаклендә Шамил ролен башкарды. Әле спектакль бүгенге вәзгыятькә бәйле тамашачыга да тәкъдим ителергә өлгермәде. Илшатның Мулла образында азан укуы әле дә күз алдында... Ул тормышта да биш намазын калдырмады, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә ышана иде.
 

28 яшь. Әле  яшисе дә яшисе, тормышның бөтен ямен татыйсы иде бит. Ә ул кемнеңдер ваемсызлыгы нәтиҗәсендә (юл һәлакәтендә Илшатның гаебе юк) тормыш иптәшен, әти-әнисен, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен калдырып, гүр иясе булды. Аның әле өйләнгәненә дә елдан артык кына иде. Күпме хыяллары бер мизгелдә өзелде... Хыял дигәннән, Илшат: «Театр сәхнәсендә бер генә тапкыр булса да үземнең концертымны куясым килә», - дигән иде. Хәзер безгә аның җырларын язмаларда гына тыңлыйсы калды... Үзәкләрне өзәрлек итеп лирик җырларны яратып башкара, концертларның, иҗат кичәләренең, бәйрәмнәрнең бизәге иде...
 

Илшат үзеннән соң якты эз калдырып китте. Театр тарихында аның исеме мәңгелеккә уелып калды. Күңел һаман ышанмый... Менә-менә җәһәт кенә килеп чыгар да: «Сәлам, якташ!» дияр төсле... Урының җәннәт түрләрендә, авыр туфрагың җиңел булсын, Илшат!


Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса