Әлмәт таңнары

Хезмәт батырлары белән көчле илебез

Синең кешеләрең, Әлмәт!

Социалистик Хезмәт Герое, Татарстанның атказанган төзүчесе, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины Рәшит Саттаров – Мәмәт авылының гына түгел, Татарстанның иң күренекле шәхесе, горурлыгы, герое.

Табигать тарафыннан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр мәктәптә укыганда ук рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-биюе, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырьләр язуы белән шаккатыра, ә кемдер яши-яши, күп хезмәт куеп кына таныла. «Татарлар - горур, кунакчыл, чисталык яратучы, мәгърифәтле, эзләнүчән, хезмәт сөючән халык...» дип фикер йөрткән Карл Фукс. Әйе, чиксез күп тырышлык, хезмәт, сабырлык - Рәшит абыйны үз һөнәренең чын остасына әверелдерә, ә шагыйрьләргә шигъри илһам бирә.

Әлмәт районының казылма байлыгы, Чупай тавының ап-ак ташларыннан нефтьчеләр «Мәккәсе» Әлмәт шәһәренә нигез салына. Илебез өчен бик мөһим булган бу эштә Рәшит Саттаров җитәкчелегендәге ташчылар бригадасы турыдан-туры катнаша. Гади ташчыдан легендар төзүчегә ничек әверелгән соң Рәшит абый? Шушы сорауларга җавап эзләгәндә без үзебез өчен бик күп яңалыклар ачтык.

Районның иң матур җиренә урнашкан Мәмәт авылында 1912 елның 12 октябрендә эш сөючән крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып Рәшит ага Саттаров дөньяга килә. 1919 елда беренче тапкыр яшь совет мәктәбе бусагасын атлый. Төшкә кадәр анда яңача укыса, төштән соң дин мәктәбендә әфтияк, Коръән белемен дә беркадәр үзләштерә. Балалык дәвере урманда әтисенә умарта карарга булышып, абыйларына җир сөрешеп, тырмалап, урак урып, сугып үтә. Рәшит әнә шулай кечкенәдән эшкә өйрәнеп, чыныгып үсә.

1929 елда 17 яше дә тулмаган яшүсмер егет, Урта Азия якларына китеп, үз көнен үзе күрә башлый. 1932-1933 елларда Ленинградта төзелештә эшли. 1934 елда ул Совет Армиясе сафларына чакырыла. Анда төзү армиясе составында Комсомольск, Малмыж шәһәрләрен төзүдә катнаша. 1937 елда Рәшит Саттаров Бөгелмә шәһәрендә тракторчылар курсын тәмамлый. Эшкә кулы ятып торган егетне колхозга эшкә дә җибәрәләр. Бөгелмә районының Батурин, Гремячкин колхозы басуларын үз тракторы белән бик күп иңли, мул иген уңышы өчен тырышлыгын кызганмый.

1939 елның 8 мартында Рәшит абый гаилә корып җибәрә. Ләкин бәхетле көннәр озакка сузылмый. 1941 елда Германия хыянәтчел рәвештә илебезгә басып керә. Рәшит абый шул елның 2 августында илне сакларга, фашизмга каршы көрәшкә чакырыла. Кулына утлы корал тотып, гади совет солдаты Ленинградка барып җитә. Барыбызга да билгеле булган 900 көнгә сузылган Ленинград блокадасының «тәмен» аңа да татырга туры килә.

Күп кан һәм яшь түгелә. Илебезне фашистлардан азат итәр өчен Рәшит абый бөтен көчен куя, Совет Армиясе сафларында, Ленинград фронтында үзенең сугышчан бурычын үти. Ниһаять, 1945 елда илебез фашизмны тар-мар итә. Илгә Бөек Җиңү килә. 1946 елда Җиңү шатлыгын алып, хәрби

бурычын үтәп, Рәшит абый туган ягына әйләнеп кайта, гаиләсе белән күрешә. Дәһшәтле сугыш кырларыннан исән-сау чыгарга аңа туган як белән даими элемтәдә тору, хатлар алышу да ярдәм иткәндер. Әнисе Саттарова Зөһрә апа улыннан 5 ел буе җылы хатлар алып тора.

Рәшит абыйның әнисенә язган хатлары бүген дә безнең мәктәпнең туган якты өйрәнү музеенда күргәзмәдә тора һәм без аларны кадерле ядкарь итеп саклыйбыз. Сугышта күрсәткән хәрби батырлыклары өчен ул Ватан сугышы ордены һәм төрле медальләр белән бүләкләнә.

Тыныч тормыш башлана. Рәшит Саттаров 1950 елдан алып Әлмәт шәһәрен (ул вакытта Әлмәт авылы була) төзүдә катнаша башлый. Ә 1951 елда «Әлмәтнефтестрой» трестының 42 нче төзү-монтаж идарәсенең ташчылар бригадиры итеп билгеләнә. 20 елдан артык шул бригаданы җитәкли һәм кеше ышанмаслык зур дәрәҗәләргә ирешә.

...Куәтле темплар белән Әлмәт шәһәре төзелә. Кечкенә баракларны бер-бер артлы ике катлы йортлар алыштыра. Төзелеш зур тизлек белән алга бара. Шул ук вакытта Рәшит абый бригадасы да үзенең һөнәри осталыгын елдан-ел арттыра.

1958 елда Рәшит абый җитәкләгән бригада беренчеләрдән булып, тәүлек буе эшне туктатмыйча, 3 сменалы эшкә күчә. Шул ук вакытта бригада егетләре һәм кызлары төзелешнең барлык һөнәрләрен дә үзләштерүгә ирешәләр. Эшне дөрес юнәлештә оештыру бригаданың төзелеш эшен тагын да тизләтә һәм югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Саттаров бригадасы 48 фатирлы йортларны 3 ай төзисе урынга 28-30 көн эчендә кулланылышка тапшыра башлый. Шул рәвешле бригада бик күп акчаны янга калдыра һәм 27 ташчысын бүтән төзелеш мәйданына эшкә җибәрергә дә мөмкинлек тудыра. Менә шундый зур теләк, омтылыш, эшеңне ярату, туган җиреңә тугрылыклы булу берләштерә Рәшит абыйның бердәм бригадасын. Аларның бу тырышлыклары, көнне төнгә ялгап эшләүләре бушка китми. Бригада бик күп дәүләт бүләкләренә лаек була. Ә тынгы белмәс бригадир Рәшит абый Саттаровка 1958 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә төзелеш өлкәсендә зур уңышларга ирешкәне өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән зур исем бирелә. Шунда ук аңа Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале дә тапшырыла.

Реклама

Рәшит Саттаров Дәүләт Советы депутаты, газ һәм нефть сәнәгате эшчеләре профсоюзларының төбәк комитеты пленум әгъзасы булып та сайланган. Шулай ук яшьләрнең алыштыргысыз остазы булган.

Безнең легендар героебыз үзе төзегән Әлмәт шәһәренең чын патриоты була. 1961 елда хөкүмәтебез аңа зур коттедж бүләк итә. Ләкин ул туганнары белән киңәшкәннән соң, безгә гади шәһәр фатиры да җитә дип, бу йортны балалар бакчасына бирергә карар кыла. Димәк, ул чын мәгънәсендә киң күңелле, олы йөрәкле, дан-шөһрәткә, байлыкка кызыкмаучы кеше була һәм киләчәк буынга - безгә менә дигән үрнәк.

1970 елда Рәшит абый Саттаровка Әлмәтнең беренче мактаулы гражданины дигән мактаулы исем бирелә. Шул уңайдан төбәк язучыбыз, Рәшит абыйның якын танышы, дусты Әдип Маликов «Төзүче иңенә таянып», «Яшен суы» дигән тирән мәгънәле шигырьләр яза. Алар «Әлмәт

таңнары» газетасында басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан бик җылы кабул ителә.

Шушы урында Әдип абый белән төзүчебез Рәшит абыйның үзара мөнәсәбәтләре турында да язмыйча булмый. Ул үзенең «Гомер мизгелләре» китабында аның турында җылы сүзләр язып калдырган: «Рәшит Саттаров җитәкләгән ташчылар бригадасы белән якыннан таныш идем. Коллективында күбесе хатын-кызлар. Оста аларга «иркәм» дип кенә дәшә. Шуны ишетүгә йөзләрдә елмаю балкый».

Рәшит абый эшен дәвам иткән Хәлимә апа да остазыннан калышмый. “Татарстанның атказанган төзүчесе” исеменә, Дан орденының 3 нче дәрәҗәсенә дә лаек була ул. Шәкерт үзенең остазын узып китсә, укытучы үз максатына ирешкән була. Хәлимә апа һәм дистәләгән аның эшен дәвам итүче төзүчеләр - моның ачык мисалы.

Бүген Әлмәт каласында атаклы Саттаров бригадасының хезмәт җимешләре күз алдында: «Татарстан» кинотеатры, күпсанлы урта мәктәпләр, балалар бакчалары, дистәләгән күпкатлы йортлар... Хәзер тышкы яктан яңартылсалар да, аларда Рәшит абый һәм аның бригадасының кул җылысы һаман сакланадыр сыман.

1972 елда шул фидакарь хезмәтләре өчен илебез аңа “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән исем бирә. Бу лаеклы һәм дәрәҗәле исемне Рәшит абый горур йөртә һәм эшендә тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешә. 1996 елның 27 ноябрендә авылдашларын һәм туганнарын зур кайгыга салып, Рәшит абый дөньядан китә. Бу зур югалту була. Рәшит абыйның хезмәтләре, даны безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, без аның талантын беркайчан да онытмабыз.

Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда Рәшит Саттаровка багышлап зур стенд төзелгән. Шәһәр паркында мактаулы гражданнарга багышланган Геройлар аллеясында Рәшит абыйның бюсты куелу да безнең өчен зур горурлык.

Рәшит абыйның тормыш юлы белән танышканда без бөтен татар халкының тарихын күз алдыбыздан кичергән кебек булдык. Ул зур шәхес – халык тарихының, милләтебезнең аерылмас бер кисәге. Аның бөтен гомере халкына хезмәт итүгә, ил байлыгын арттыруга багышлана. Мондый шәхесләр булганда, милләтебезнең киләчәге өметле.

Ш. Галләметдинова, мәктәпнең туган якны өйрәнү музее җитәкчесе

Л. Ситдыйкова, татар теле укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: