Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Кешенең кылган гамәле исемен итә якут

Уналты ел Алабуга дәүләт педагогия университетының Лениногорскидагы филиалында мөгаллим булып эшләгәннән соң, язмыш мине Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтына китерде.

Анда шәһәребезнең 3 нче мәктәбе һәм Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы директоры буларак та зур эшләр эшләргә өлгергән, депутат вазифаларын иң төгәл башкаручы шәхес буларак та әлмәтлеләрнең тирән ихтирамын яулаган Ильяс Рәхимҗан улы Сәлаховның ректор булып эшләвен мин институт елларыннан бирле бергә аралашып яшәүче сабакташларымнан ишетеп белә идем.
...Ничек кабул итәр? Инде шактый биек үрләр яуларга өлгергән кеше буларак, борын чөяргә өлгер-мәдеме икән, дигән фикер узды баштан. Әмма, ишек ачылуга, студент елларындагыча ук ачык йөз, чын күңеленнән булган елмаю белән каршы алган Ильяс Рәхимҗан улын күргәч, күңелдә бары соклану хис-ләре генә калды. Оясында ни күрсә, очканында шул була, ди халык. Бары зыялы, дөрес ата-ана тәрбиясе булган гаиләләрдә генә гадилек аша галилеккә ирешү юллары бала күңеленә сеңдерелә ала. Алты баланың алтысына да югары белем, дөрес тәрбия биргән Рә- химҗан абый белән Тәслия апа рухына мактау сүзләре бүген дога булып барып ирешсә иде. Барысы да тату, дус гаилә булып, Сәлаховлар дигән буын- нан-буынга килүче исемне зурлап яшиләр алар.
Ул үзе белән булган әңгәмәләрдә әтисенең таләп-чән, туры сүзле, гадел булуы, әнисенең һәр мәсьәләдә дипломатларча фикер йөртә белүе турында сөйләргә ярата. Егерме биш елдан артык гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә ба- гышлаган мөгаллим йөрәгенә кечкенәдән үк сабырлык, игътибарлы- лык, таләпчәнлек, наз һәм зур тырышлык орлыклары нәкъ менә ата-ана тәрбиясе аша салынган булса кирәк.
Ә мин эчтән генә уйлап куям: аң-фәһемгә борма-борма юллар салып, Хозыр Ильяс фатихасын биргән булыр аңа тугач та. Шулай булмаса, Ильяс дигән исеме дә җисеменә һәм тарихи асылына туры килмәс иде. Шунда Гомәр Саттар-Мулилле шигыре күңелгә килә: "Һичшиксез монда бардыр бер тирән сер, тирән тылсым: җисем бизидер исемне, җисемне бизидер исем." "Аллаһ кодрәте, куәте, могҗизасы" дигән мәгънәгә туры килүче әлеге исем аңа тикмәгә генә бирелмәгәндер. Ходай бу олуг затка могҗизалар тудырырлык сәләт биргән. 1992 елда, аның җитәкчелегендә, беркемгә кирәк булмаган бинаны төзек хәлгә китереп, Алабуга шәһәре уртасында 2 нче татар гимназиясе ачылу үзе үк могҗиза түгелмени?! И.Р. Сәлаховны алабугалылар хәзер дә "чүлдә мәктәп ачарга сәләтле егет" дип сокланып искә алалар. Шушы көн- нәрдә генә миңа әлеге гимназиядә булырга туры килде. Инде үзенең туган ягы булган Әлмәткә кайтып эшли башлавына да 15 елга якын гомер узуга карамастан, педагогик коллектив үзенең беренче директорын сагына, хөрмәт белән искә ала, аның бетмәс-төкәнмәс энергиясенә соклана.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты коллективы Ильяс Рәхимҗановичны хезмәт сөючәнлеге, ныклы ихтыяр көченә ия булуы, кеше хәленә керә белүе, уңышка омтылуы, максатчанлыгы, иҗади эш- ләве һәм башкалардан да шуларны таләп итүе өчен хөрмәт итә, ярата. Ул - Халыкара Фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы,Татарстан Республикасынының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Әлмәт шәһәр Советы депутаты.
И.Р.Сәлаховның оста җитәкче, галим, тырыш мөгаллим булуына да һәрдаим сокланмый мөмкин түгел. Ул укытуны фәнни нигездә алып баруга, эш процессында укытуның нәтиҗәле алымнарын куллануга зур игътибар бирә. Матбугатта, фәнни-гамәли конференцияләрдә тирән эчтәлекле докладлар белән чыгышлар ясый. "Педагогика", "Педагогик психология" фәннәреннән лекцияләр укый, чыгарылыш квалификацион эшләр белән җитәкчелек итә, студентларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруда үзеннән зур өлеш кертә. Мәктәп һәм гимназия укытучыларына, махсус һәм югары һөнәри белем бирүче уку йортлары мөгаллимнәренә методик ярдәм күрсәтә. Биш монография, өч фәнни-методик хез-мәт, утыздан артык мәкаләләр ав- торы.
"Мин үземне сүз белән түгел, кылган гамәлләрем белән танытырга күнеккән",- дип әйтергә ярата ул. Түбән Абдул авылы халкы Ильяс Рәхимҗан улын депутат итеп сайлаганда, аның шушы характер сый- фатларын күз уңында тоткан булса кирәк. Һәм ялгышмаган. Тәслия апаның чын йөрәктән сыкранып, "акчам булса, шушы ташландык чишмәне мул сулы итәр идем", дигән фикер-ләрен ишетеп үскән егет, иң беренче шушы чишмәгә җан өрә, тирә-ягын кеше сокланырлык ясап, "Әнием кизләве" дип исем бирә. Авылдагы туган якны өйрәнү музеена матди ярдәм күрсәтә, ел саен уздырыла торган Сабантуйларның иганәчесе була.
2010 елдан Әлмәт шәһәр Советы депутаты буларак та шактый четерекле мәсьәләләрне хәл итүне үзенең бурычы итеп саный ул. Аның яныннан шәһәр халкы, студентлар һәм аларның әти-әниләре өзелми. Һәркем үз соравына җавап алып, күңеленә тынычлык табып чыгып китә.
Үз гомеремдә миңа инде төрле ректорлар белән эшләргә туры килде. Институтта уздырыла торган чараларда без югары уку йортлары җитәкчеләренең матур теләкләрен, акыллы сүзләрен тыңларга күнек-кән. Әмма үз теләкләрен җырга са- лып, коллективка җиткерүче ректорны мин беренче тапкыр Әлмәт дәү- ләт муниципаль хезмәт институтында күрдем.
Яшермим, аның сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк булуын студент елларында ук белә идем. Иптәшләре арасында абруй казанмаган булса, беренче курс егетен бертавыштан студентлар советы рәисе итеп сайлап куймаслар да иде.
Озак еллар җитәкче органнарда эшләгәннән соң да, шундый ук кече күңелле, эчкерсез, итагатьле булып кала алган шәхес алдында үзеннән-үзе баш иелә, аңа карата хөрмәт хисләре уяна.
Тормыш иптәше Гөлфия Миншакир кызы белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Илсөяр, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап, гаиләсе белән Казанда яши. Уртанчы кызлары Алинә Казан кооператив институтының соңгы курсында белем ала. Уллары Илназ үзенең ил алдындагы хәрби бурычын үти. "Бу тормышта ирешелгән уңышларым өчен әти-әниемә, туганнарыма һәм хәләл җефетем Гөлфиягә рәхмәтлемен", - ди Ильяс Рәхимҗанович.
Шушы көннәрдә хөрмәтле ректорыбыз Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов үзенең олы юбилеен билгеләп үтә. Без аны күпсанлы студентлар, мөгаллимнәр, институтхезмәткәрләреисе- меннән чын күңелебездән котлыйбыз. Озын гомер, саулык- сә- ламәтлек, гаилә шатлыгы, балаларының һәм оныкларының игелекләрен күреп, Гөлфия ханым белән бәхетле озын гомер кичерүләрен телибез.
Р.Гаррапова,
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты доценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса