Әлмәт таңнары

Көчле рухлы Әни

Әниләр бәйрәмен бер генә кеше дә битараф уздырмый торгандыр. Башка истәлекле көннәр арасында ул күңелгә бик якын, үтә дә кадерле булуы белән аерылып тора. ӘНИ бит ул Әүлия, Наз, Изгелек төшенчәләрен үз эченә алган җир йөзендәге бердәнбер иң газиз кеше. Аларга булган яратуыбызны, рәхмәтләребезне, хөрмәтебезне белдерүне, әлбәттә, бер генә көн...

Бүгенге язмамның герое Алсу Мансуровна Ибраһимова да җитмеш төрле һөнәр иясе. "Елховнефть" идарәсенең 5 нче нефть һәм газ чыгару цехында 17 елдан артык оператор булып хезмәт куя ул. Кичүчат авылы кызына кечкенәдән үк кыюлык хас була. Һәрвакыт яңалык ачарга, әледән-әле яңа үрләр яуларга, төрле өлкәдә үзен сынап карарга омтылып үсә Алсу. Мәктәп елларында уку белән бергә спортны бәйләп алып барып, үзендә чыдамлык, максатчанлык сыйфатларын да булдыра. Кичүчатта 8 сыйныф тәмамлап, шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә укуын дәвам иткән елларда аның чаңгыда йөрү теләге бермә-бер арта. Кыз башкалардан оста, тиз шууы белән аерылып тора, ярышларда да күркәм нәтиҗәләр күрсәтә. Шуңа да укытучылары Алсуның үз язмышын шушы өлкә белән бәйләвен тели һәм аңа физкультура техникумына укырга керергә тәкъдим итәләр. Уку йортыннан да чакыру кабул итә ул һәм ике дә уйлап тормый техникумга имтиханнар тапшыра. Хезмәт юлын Алсу Мансуровна Рус Акташында укытучы буларак башлый. 2 елдан артык балаларга белем биргәннән соң, аның язмышы кискен борылыш ясый - ул нефтьчеләр сафын тулыландыра. Әлеге өлкәдә беренче адымын "Ямашнефть" идарәсенең 1 нче нефть һәм газ чыгару цехында оператор булып ясый. 13 ел биредә эшләү чорында аның хезмәте төрле бүләкләр белән дә билгеләнә. Иртәнге 7 дән алып кичке 7 гә кадәр нефть объектында эшләү, әлбәттә, хатын-кыздан сабырлык сорый. Әмма Алсу Ибраһимова артка чигенә торганнардан түгел, ул бер алынган эшне җиренә җиткерү яклы. Нефть чыгару буенча оператор хезмәтенең бар нечкәлекләренә төшенеп, һаман саен камилләшә бара ул, белемен арттыру максатыннан Әлмәт нефть техникумының кичке бүлегенә дә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.
1994 елда Алсу ханым хезмәт юлын "Елховнефть" идарәсенең 3 нче нефть һәм газ чыгару цехында (хәзерге 5 нче ЦДНГ) дәвам итә. Бүген ул 30 скважинада эшли. "Татнефть"нең Мактаулы нефтьчесе, "Хезмәт ветераны" медале, "Татнефть" компаниясенең һәм идарәнең Мактау грамоталары иясе биредә узган елларын якты хатирәләр белән искә ала: "Коллектив бик яхшы бездә. Һәр кеше идарә җитәкчелегенең игътибарын тоя. Барлык эш урынында да уңайлы шартлар тудырылган. Нефтьче һөнәрен үзләштерүем белән горурланам". Менә шундый батыр, хезмәт сөючән, эштән курыкмаучы гүзәл зат ул!
Алсу Ибраһимова стажлы машина йөртүче дә әле. 19 ел элек руль артына утырганнан соң, ул "тимер ат"тан бүгенге көнгә кадәр аерылмый. Ә барысы да болай башлана. 1992 елда эш урыныннан аңа бартер буенча Таврия машинасы бирәләр. Ул елларны өлкән яшьтәгеләр бик яхшы хәтерлидер. Заманасы шундый булган, товар күпләргә чират буенча әлеге юл белән сатылган. Алсу Мансуровна бүген дә җи-тәкчелеккә әлеге гамәлләре өчен рәхмәтле.
Әңгәмәдәшемнең тагын бер сыйфаты мине сокландырды - ул дөнья гизәргә, сәяхәт кылырга ярата. Аеруча матур табигатьле төбәкләргә барып, саф һава сулап, җанга сихәт алуга өстенлек бирә. Үз гомерендә ул Памир, Кавказ, Тянь-Шань тауларында, Архангельскида булган. 1997 елда идарәдәге культура-производство юнәлешендәге бәйгедә беренче урынны яулап, аны җи-тәкчелек Гарәбстанга юллама белән бүләкли. Хәзер исә ул кызы Камиләне дә төрле ял йортларына җибәрүгә мөмкинлекләр табарга тырыша. 6 яшь вакытта әнисе аны Кырымга алып бара, 8 яшьтә Камилә Анапада булып кайта. Хәзер аңа 12 яшь, ЕМГИда яхшы билгеләренә генә укып йөри. Кызганыч, Камиләгә 5 яшь чакта гаилә башлыгы каты авырудан якты дөньядан китә. Бу хакта сүз кузгатылгач, әңгәмәдәшемнең күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Вакыт - дәва дисәләр дә, күңел ярасы еш кына кузгалып, үзен сиздереп тора шул. Ачы кайгы кичерсә дә, гаилә үзендә яшәүгә көч таба, Алсу Мансуровна җиң сызганып дөнья көтә, баласының якты киләчәге өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли, бүген әнисе дә аның тәрбиясендә яши. "Ир-ат эше дип тормыйм, һәр гамәлгә алынам. Минем тәҗрибәм бай, балта-пычкы да мине куркытмый, җир эшен дә кечкенәдән яратып үстем", - ди ул. Андыйлар турында халык телендә "бал корты кебек ул" дигән сүз бар. Алсу Ибраһимова нәкъ шундый тынгы белмәс, төгәл, тырыш кеше. Ул умарталар да тота әле. Ә бал кортлары үзләре кебек эшчән кешеләрне генә үз итә.
Камилә әнисен кайчакларда "минем әнием һәм әтием" дип атый. Көчле рухлы Алсу ханымга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, бәхеттә, сәламәтлектә яшәргә һәм яраткан кызының игелеген күрергә язсын.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров