Әлмәт таңнары

Кама-Исмәгыйльнең уңган килене

Авыл халкында киленнең уңганлыгы аның пешергән ризыгы белән билгеләнә.

Аш-суга оста кешенең даны да тиз арада еракларга таралып хуҗасын мактаулы итә. Кама-Исмәгыйль авылына кайчандыр килен булып төшкән Әнисә ханым Газизованы да авылдашлары гына түгел, якын-тирә авылларда да оста пешекче итеп беләләр. Аның ризыгын ашап карамаган кеше калды микән Әлмәт төбәгендә?

Әнисә Габделнур кызы Газизова тумышы белән Казан якларыннан. Аңа 7 яшь чагында әти-әнисе Урта Азиягә күчеп китә. Татарларга хас кунакчыллык, аш-суга осталык Азия халкының гореф-гадәтләренә үрелеп тагын да арта бу гаиләдә. Шуңа күрә урта мәктәпне тәмамлаган Әнисә Свердловск шәһәренә килеп кондитерлык буенча укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, әти-әнисе янына кайтып, сайлаган белгечлеге буенча эшкә урнаша. Күп тә үтми Әнисәгә әнисенең апасы яши торган Әлмәт якларына кайтырга туры килә. Күрәсең, язмышы чакыргандыр - биредә буй җиткән кыз булачак тормыш иптәшен очрата. Өйләнешеп, бергәләп яшь хатынның әти-әнисе эзеннән башта Урта Азиягә бәхет эзләп чыгып китәләр, аннары Себернең Тобольск шәһәренә юл тоталар. Бу вакытта яшь гаиләдә ике бала үсеп килә. Шул дәвердә дә, соңрак та Әнисә үзе сайлаган кыйбласыннан тайпылмый - җәмәгать туклануы өлкәсендә тир түгүен дәвам итә. Илдә үзгәрешләр булмый тормый бит, халыкның акчалы, ләкин куллану товарларына кытлык кичергән чагы да, товар булып, акчасы булмаган вакыты да ил белән бергә уза. Ә менә Әнисә апа кебек пешекче һөнәрен сайлаганнарның гаиләләре һәрвакыт тук була.

Бала вакыттан ук читтә торса да, Әнисә апа туган җирен сагынып яши. Шуңа күрә җай чыгуга ук Газизовлар гаиләсе иренең туган якларына әйләнеп кайта. Тик бу адым хатынның беренче карашка җайлы гына барган тормышын тамырдан үзгәртә - язмыш җиле 18 ел гомер кичергән ир белән хатынны икесен ике ярга ташлый.

Мондый сынау юкка бирелмидер кешегә. Җиргә яратылган җаннар бер-берләрен бәхетле итәр өчен туа дигән гыйбарә бар. Әнисә апа үзе кебек ялгыз калган Кама-Исмәгыйль кешесе Нурулла белән кавыша. Баштагы мәлләрдә пешекче булып эшләсә дә, инде демократия законнары буенча яшәгән илебездә уңган-булганнарга юл ачылган дәвердә, Әнисә ханым үз эшен булдыру хыялы белән яна. Кемгәдер хезмәт итүдән китеп, мал-туар асрап яши бу тырыш гаилә. Авылда буш торган пекарня барлыгын белә торып, ныклап хыялын тормышка ашыру өстендә эшли, хәтта республикада эшләүче программалар нигезендә җиһазлар алырга да мөмкинлек туа. Тик кайбер сәбәпләр аркасында максатына ирешми кала. Проекттан баш тартырга туры килә.

Реклама

Тора-бара, 2010 елда Кама-Исмәгыйльдә авыл башлыгы алышынып, депутатлар корпусы яңартылган вакытта Әнисә ханымга бәхет елмая - депутат булырга йөргән авылдашы ярдәме белән пекарня аякка бастырыла. Бу эштә тормыш иптәшенең дә, улының да көче керә, әлбәттә.

Алга таба эшмәкәрлек өлкәсендә күзәтелә торган бөтен авырлыкны узарга туры килә. Тик бу хакта Камының уңган килене соравы буенча язмаска булдым. Тыштан ялтыраган һәр нәрсәнең эчтән калтырарлык яклары җитешле аның. Бизнес дигән сазлыкны уңдырышлы җир итәр өчен ай-һай күп тырышырга кирәк шул! Ә хатын-кызның күңеле нечкә кыл кебек, авыр әйткән сүздән дә өзелергә мөмкин. Ярый әле янында һәрчак улы белән кызы, алтын баганасы - тормыш иптәше Нурулла бар.

- Әнисә апа, авыр вакытларда аш-су тирәсендә кайнашканда кәефегез нәтиҗәдә чагыламы?

- Юк, кулым онга буялганда, камыр белән маташканда бөтен борчу-хәсрәтләрем онытылып тора, берни турында да уйламыйм. Шуңадырмы, пешергән ризыгым уңмый калмый, Ходайга шөкер! Ипине, камыр ризыгын уңдыру өчен күңелеңне тамчысын да калдырмыйча бирергә кирәк, - ди пешекче. - Рецептлары төрле булса да, алымы бер инде аның - камыр кулга да, савытка да ябышмый башлаганчы басарга да басарга кирәк. Камыр сулыш алып, яши башларга тиеш - шул вакытта ризык уңачак.

Тормышның төрлечә борылырга мөмкинлеген исәпкә алып, Әнисә апа да башлаган эшенең дәвамы булуына ышанып бетми. Шулай да, юлын белгән арымас дигәндәй, югалып кала торганнардан түгел ул. Ипи - җирдә яшәешнең нигезе, икмәк булса - җыр да була, тик менә башта ипи ашамыйча җырың көр чыгар микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: