Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Ирек Муллаянов: “Авылдан башка яши алмыйм”

Авыл хуҗалыгы секторының да, икътисадның башка өлкәләре кебек үк иң зур байлыгы кеешләр булыр. Инде менә ким дигәндә егерме еллап кадрлар кытлыгы кичерүче агросәнәгать секторында да, юк-юк та, менә дигән белгечләр килеп тора. Камыт булса, муен табыла диләрме әле? Язмамның герое да уйламаганда-көтмәгәндә тормыш көймәсен кинәттән генә авылга борган кеше.

Ирек Мулланур улы Муллаянов "Ярыш" хуҗалыгының яшь белгече, ветеринар. Яшь дип... героем инде кырыкка җитеп килүче ир уртасы, тик хуҗалыкка эшкә урнашуына әле бер генә еллап булганга күрә аны никтер яшь белгеч дип атыйсы килә. Нинди соңлаган бәхет дияргә ашыкмыйк, җәмәгать. Барысы да әлеге дә баягы җирнең тарту көченә бәйле.

Актаныш районы егете булган Ирек 13 балалы гаиләдә 12 нчесе. Батыр ата белән ана илгә 9 ир, 4 кыз бала тәрбияләп үстерә. Егетләрнең тугызы да Ватан каршында булган бурычларын үтәп, хәрби хезмәттә була, гәрчә бер гаиләнең алты ир-егете армия сафларын узганнан соң, калганнары автоматик рәвештә анардан азат ителсә дә.

- Мин Амур өлкәсенә үк барып җиттем, шунда бер гаиләнең тугызынчы солдаты икәнен белгәч, борып кайтарырга уйладылар. Кайтмадым. Абыйларың хезмәт итсен дә, син генә кал булмый бит, - дип сөйли Ирек.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егет башта белгечлеге буенча эшләп, мал-туар асрап яши. Авылларда колхозчыларга яшәү кыенлашкач, бәхет эзләп читкә чыгып китә. Әлмәттә нефть оешмасында йөк автомобиле йөртүче булып эшкә урнашкан егет Тайсуган кызы белән гаилә корып җибәрә. Ике кыз атасы ару гына эшләп йөри, Тайсуганда йорт җиткереп килә. Тик менә барыбер дә күңел дигәне 13 баланы үстерешкән җиргә тарта шул. Инде югарыдан тәкъдим дә килеп ирешкәч, ике дә уйламый ун ел гомерен багышлаган шофер эшен ташлап, мал табибы булып китә дә куя!

- 1200 баш терлек, абзарлар искергән, ветеринар таләпләрне үтәр өчен бик күп шартлар тудырыласы бар. Бер сүз белән әйткәндә, эшлисе дә эшлисе инде, анысы. Тик күңелгә ятышлы эш булгач, бары да җайланыр дигән өмет эшләтә дә, яшәтә дә әле, - ди Ирек.

Иншалла, теләк булса, калганы да килер. Никтер сүзгә саран, ләкин эшкә батыр икәнлеге күзләреннән үк күренеп торган Ирекнең бу авылдагы киләчәге матур булуга бик ышанам.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса