Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Инсаф ИСЛАМОВ: «ҖЫР ЯПОННАР БЕЛӘН ДУСЛАШТЫРДЫ»

Татарстанның атказанган машина төзүчесе, атказанган мәдәният хезмәткәре Инсаф Исламовны төбәгебездә беләләр һәм яраталар. Узып киткән Мәдәният елын йомгаклап, Әдәбият елына аяк баскан дәвердә ул 70 яшьлек юбилеен каршылады.

Кемгәдер менә дигән җитәкче һәм үз эшенең чын остасы булган завод хезмәткәре, кем өчендер сәхнә түрен бизәп, зал тулы тамашачыны кабатланмас аһәңе белән гашыйк иткән җырчы буларак якын Инсаф ага Исламовка һич кенә дә 70 не бирмәссең. Егетләрчә төз һәм мәһабәт буй-сын, яшьләргә хас егәрлек һәм һич тә яшәү дәрте сүрелергә ашыкмаган караш бу кешене тагын да күркәм итә.
- Күңелемдә әле һаман да без үскәндәге 70 яшьлек бабайлар белән сәламләшеп йөрүче малай мин, - ди ул үзенең олпат яше турында.
Үзе турында үзе
- Тумышым белән Азнакай районы Үчәлле авылыннан. 1945 елның 7 гыйнварында дөньяга аваз салганмын. Әнием Мәхтүрә - укытучы, әтием Миннәхмәт - авыл Советы рәисе. Урта мәктәпне Азнакайда тәмамлап, Уфа авиация институтында белем алдым. Билгеләү буенча Уралда авиация заводында эшләп, 2 елга армия сафларына озатылдым. Запастагы офицер буларак, хезмәт иткән урынымда бөтенләйгә кала яздым. Шулай да тәкъдимнән баш тартып, яңадан заводка кайтып эшләдем.
1974 елның гыйнварында - төп-төгәл 41 ел элек Әлмәткә килеп төпләндем. "Радиоприбор" заводында башта цех начальнигы, аннары баш механик булып 5 ел эшләдем. Нефтьчеләр ул чорда Америкадан насослар ала иде. Эмбарго игълан ителгәч, нефтьчеләр төбәгендә тиз арада шундый завод булдыру максаты куелды. Ул илебездәге нефть чыгаручы оешмаларны тәэмин итә алырлык күләмгә исәпләнгән иде. Завод төзелеше барышында ук башта производство начальнигы, аннары директорның җитештерү буенча урынбасары, баш инженер булып эшләдем.
Инде завод тулы көченә җитештерә башлагач та, күп кенә техник җиһазлар җитешмәү сәбәпле сорау килеп туды. Төгәл оснасткалы җиһазлар Россиянең төрле заводыннан җибәрелә иде, башта эшләтеп булмый, аннары бер-берсенә туры килми... Нәтиҗәдә, "Алнас" составында эшли торган тәҗрибә заводы базасында инструменталь завод пәйда булды. Мине 1987 елның мартында шуның директоры итеп билгеләделәр. Аның максаты, әйткәнемчә, төгәл детальләр ясарга мөмкинлек бирүче җиһазлар ясау. Аның өчен күп төбәкләрдә булып, Швейцария һәм Япониягә чаклы барып җиттек. Эшләргә өйрәндек, башкаларны да өйрәттек. Россиянең башка заводлары заказы буенча да хезмәт куйдык. "Алнас" заводында узган 32 елымның 25 ен шунда эшләдем. Хәзер лаеклы ялда.
Тормыш иптәшем Розалия белән 37 ел бергә. Ике ул үстердек. Икесе дә тормышлы, 3 әр бала тәрбиялиләр. Икесе дә югары белемле, минем юлдан киттеләр. Киленнәребез дә сәнагать өлкәсендә хезмәт куя.
Үзешчән сәнгать - бары тик хобби
Инсаф аганың 15 минутка сыешкан бәянында 70 ел гомер дип уйламассың да. Ә бит аның катнашында ике зур завод төзелеп, исеме илебезгә генә түгел, дөньяга да таралып өлгергән. Көнне төнгә ялгап эшләгән дәвердә каян көч алган дисезме? Әлбәттә, җырдан, халык моңыннан. Ата-бабадан улларына күчкән җыр-моң яшәтә дә, яшьнәтә дә икән.
- Рәис Нәгыймовка рәхмәт, ул баянда, тормыш иптәшем скрипкада уйнап, мин җырлап, халкыбыз җырларын да, данлыклы композиторның табадан төшкән иҗат җимешләрен дә халыкка тарата алдык, - дип сөйли Инсаф ага.
Баксаң, Салават Фәтхетдинов башкара торган "Урсал тауда", Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруындагы "Авыл" Инсаф Исламов тавышы аша танылып, татар эстрадасы йолдызлары тарафыннан таралган икән.
- Элек җырларны теләсә кем, теләсә ничек сәхнәгә чыгару юк иде. Республикабыз каршында төзелгән махсус комиссия җырның көен дә, сүзләрен дә иләк аша үткәрер иде. Мисалга, шул ук "Авыл"ны да исеме ошамаганга фондка кертми тордылар. Янәсе, "Наласа авылы көе" бар, ә гади "Авыл" җыры буламыни?! Гамил Афзал шигыре икәнен күрсәтеп, комиссия каршында исбатлаганнан соң кереп китте ул җыр фондка, - дип искә ала җырчы узган данлыклы юлларны.
Хобби гына булса да, җырлау бәхете (Инсаф әфәнде моны нәкъ шулай дип атый) юк вакытны таптырып гастрольләрдә дә йөрткән, бәйге-фестивальләрдә дә катнаштырган. Район һәм төбәк күләмендә җиңүләрен исәпкә алмаганда, беренче зур бүләге 1991 елда була аның. Ул елны Казанда "Татарстан - минем республикам" җыр конкурсында катнашып, гран- прига лаек була. 2001 елда Башкортостанга "Озын көй" республика бәйгесенә чакыру килә. Анда, кагыйдә буларак, башкорт халкының озын көйләре генә башкарылырга тиеш. Шартлары катгый. Катнашучы махсус исемлектәге 40 лап җырның 4 есен сайлап алып, ике турда башкарырга тиеш. Башта микрофонсыз һәм инс- трументаль озатылыштан башка, икенче турда микрофон һәм көй белән. Ләкин җыр сузуны җан тынычлыгы белән тиңләгән Инсаф Исламовка бу авырлык тудырмый - Башкортостанда уздырылучы беренче бәйгедә ул беренче дәрәҗә диплом иясе булып кайта.
- Шуннан соң бик күп дуслар барлыкка килде күрше республикада, бәйрәмнәргә, төрле чараларга чакыра башладылар. Бүген дә аралашып, дус булып яшибез. Татарстанда да үзешчән җырчылар бик күп ич. Әлмәттә үзебезнекеләр-не беләләр, бераз Азнакайныкылар белән таныш тамашачы. Ә бит ничәмә-ничә районда талантлы һәвәскәрләр бар. Аларны берләштерү үзе зур эш дип санап, бер елны иҗат кичәмә җыйган идем. Тамаша-очрашу кызыклы булды, алар белән әле дә булса аралашып, җырлашып яшибез, - ди Әлмәтнең бәрхет тавышы.
Татар эстрадасына ни җитми?
Үзен һәвәскәр дип санаса да, профессиональ җырчылардан ким ягы булмаган Инсаф Исламовка бу сорауны бирми булдыра алмадым. Чөнки аның кебек шәхесләр сәнгать дөньясының эчендә кайный, барлык үзгәрешләрне дә йөрәге белән тоючан була.
- Татар эстрадасының сыйфатына килгәндә, алтын урталыкта торам. Чуарланды җыр сәнгате. Күп кенә җырлар гади, мәгънәсез тоела. Шулай да базар системасы дигән әйбер бар. Ягъни мәсәлән, халык үзе сайлый. Күп кенә җырлар халыкныкына әверелә. Шулай да чуарлыкка каршы мин. Бүген дә безнең чордагы худсовет җитми, - ди ул, татар эстрадасына үз фикерен белдереп.
Инсаф ага яшь җырчылар арасында Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Алсу Хәбибуллина, Алсу Әбелханова, Асылъярны яратып тыңлый. Моннан тыш, татар филармония концертларын карап барырга тырыша.
- Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамблендәге яшьләр менә дигән итеп җырлый, Илнур Нуриевның тавышы искиткеч, - ди ул. - Тик аларны халык бик белми төсле. Алтынны табу өчен озак юарга кирәк бит, моны да ком арасыннан алтын бөртекләре калсын өчен иләү методы буларак кабул итәргә кирәктер.
Истәлекле Мәдәният елы
Узган Мәдәният елы героебыз хәтеренә "Балкыш" фестивале белән кереп калачак. Инсаф Исламов анда катнашып, гала-концертка эләгә, бер төркем артистлар составында апрель азагында Мәскәүнең татар мәдәнияте үзәгендә кунак булып, кем әйтмешли, башкаларны карап, үзен күрсәтеп кайта.
- Исемле еллар аерым өлкәдәге эшчәнлекне җанландыруга этәргеч бирә. Әлмәттә алар матур һәм эчтәлекле уза, - ди ул ел азагында булган зур концерт-тамашаны искә алып.
Сүзебезне төгәлләр алдыннан Инсаф ага Исламов мондый шигырьне укып китте.
Миңа бүген 70 диләр,
Кем чыгарган ул сүзне?
Йөрәк әле тутыра алмый
Һаман да унсигезне.
Гомернең бу мизгеле ул
Бер туктап, җырлап алу.
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу.
Сайрап торган сандугачның
Аягында туты бар.
Олыгайсак та, күңелләрнең
Мәңге сүнмәс уты бар.
Шул девиз астында узган аның юбилей ки-чәсе. Шул девиз астында яши дә.
- Җыр дуслаштыра да ул. Эш визиты белән Япониядә булганда партнерлык оешмасы директоры белән шулай булды. Эшлекле аш вакытында җыр турында сүз кузгалгач, җырлавымны сорады ул. Мин, әлбәттә, каршы килмәдем. Баксаң, ул үзе дә җырларга ярата икән. Гомумән дә, япон көендә татар көенә охшашлык бар, - дип искә алды Инсаф ага җырлы мизгелләрне һәм өстәп куйды: - Җырлар өчен мохит кирәк. Безнең чорда ул бар иде һәм без шулай гармун көенә тәрбияләндек. Әгәр дә иҗатымны яраталар икән - мин рәхмәтле һәм бәхетле!
Рәдифә НОГМАНОВА
Фото архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса