Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Ике килен-килендәш

Кайчандыр бер нигездә килен булып төшкән Нәсимә һәм Инзилә Мостафиннарны "Сиам игезәкләре" дисәң дә була. Чөнки алар бер-берсеннән башка бер генә минут та яши алмыйлар. Кара-каршы урнашкан йортларны тоташтырып торучы сукмактан аларның эзләре беркайчан да суынмый.

Бер карасаң, Нәсимә апа килендәше түрендә тирләп-пешеп чәй эчеп утыра, икенче мизгелдә Инзилә апа сөлге-мунчаласын кыстырып, ахирәте яккан мунчага кереп бара...

Икесе дә эшкә батыр, кулларында ут уйната, сүзгә тапкыр, чая һәм туры сүзлеләр. Бер-берсенә хөрмәт һәм ышаныч белән яшиләр.
Нәсимә апа - авылның күзе-колагы, намусы ул. Һәр гаиләнең нинди сулыш белән яшәгәнен белеп тора, кирәк икән, беренче булып ярдәмгә килә. Аңа үзенә ышанган кебек ышанырга була. Үзе моннан сиксән ике ел элек Азнакай районының Мәсгуть авылында колхозчы гаиләсендә туган.
- Сигез бала үстек, абыйларым сугышта катнашып, берсе фронтта хәбәрсез югалды, икечесе яраланып кайтты, энеләрем армиядә хезмәт иттеләр, бер апам тракторчы булып эшләде, хәзер барысы да вафат инде, урыннары оҗмахта булсын, - ди ул алар өчен өзгәләнеп. - Сугыш башланганда миңа унбер яшь иде. Апам, җизнәй һәм башка туганнарым белән җигүле атка төялешеп, гармуннарга кушылып җырлый-җырлый Азнакайга Сабан туена бардык. Көн бик эссе, кояш кыздыра. Үтереп су эчәсе килә, телләр аңкауга ябышты. Апаларым су эзләп кибеткә кереп китте... һәм аннан елашып килеп тә чыктылар: сугыш башланган!
Кулга корал тотардай барлык ир-ат фронтка озатыла. Тылда бөтен авырлык хатын-кыз, карт-коры, бала-чага җилкәсенә төшә.
- Балачагым авыр булды, - дип дәвам итә Нәсимә апа. - Яланаяк сабан сөрдем, җир тырмадым, урман кистем. Ач-ялангач булдык. "Нужа бабай" черек бәрәңге, алабута ашатты. Бервакыт яз көне әнием белән ай яктысында покос-та калган бодай башагын җыйдык. Әнием аны тегермәнгә алып барып тарттырды, оннан кечкенә шишаралар пешерде. Мин берсен эләктердем дә кызлар белән тауга юа ашарга киттем. Әлеге "күмәч"не бер авыз иттем һәм, чырайны сытарлык тәмсез булгач, җиргә төкердем. Шунда кызларның берсе: "Сиңа ошамаса, үзем ашыйм әле", - диде дә шишараны кабып та йотты. Тәүлек тә узмады, ул тәгәрәп үлде. Шул язда авылда "кан чире" таралды. Һәр көнне 10-15 кешене җирләделәр. Туганнарыбызның бер тәүлек дигәндә җиде баласы гүр иясе булды. Бер-ике ай эчендә шул чирдән 300 ләп кеше кырылды. Клубны сырхауханәгә әверелдереп, Казаннан табиблар чакырткач кына әлеге "үләт чире" чигенде.
Ерак 1947 елның августында Нәсимә апаны башка кызлар белән бергә Осинники шәһәренә шахтага эшкә озаталар. Ә бит аңа нибары 17 яшь була. Гомеренең чәчәк аткан чоры. Яшьлек хыялларын читкә куеп, ап-ак йөзле, нечкә билле чибәр кызга пычрак, авыр эштә елдан артык маңгай тире түгәргә туры килә. Әмма бәла аяк астында икән: забойдан вагоннарга күмер төягәндә, бер күзенә ташкүмер чәчри. "Операция ясап, күзгә кызыл дару салдылар да, өйгә кайтарып җибәрделәр", - ди Нәсимә апа.
Казанга кадәр поезд белән, аннан мең газаплар аша җәяүләп авылга кайтып егыла ул.
Бераз хәл алып, башны күтәрүгә, Шәрәмәткә урман кисәргә барырга, дигән боерык килеп төшә. Биредә эшләгәндә, бер кызны агач баса. Шул вакыйгадан соң кызларны тагын туган авылларына озаталар.
Моннан ярты гасыр элек Нәсимә апа Кама Елга авылы егете Илдуска кияүгә чыга. Ул электрик булып эшли. Ә яшь килен кая кушсалар, шунда йөгерә. Унбер ел хат ташучы булып эшли: шигъри исемле Бакчасарай, Ак чишмә, Кызыл Кичү, Кама Елга авылларына хатлар, газета-журнал, пенсия тарата. Җигүле атта, бураннарда, яңгырларда, тездән пычракта, зәмһәрир салкыннарда йөрергә туры килә. Бервакыт кышын хәтта бүреләр белән очраша. Бәхеткә, үзе дә, аты да исән кала.
Аннан соң тугыз ел авылдашларыннан дәүләткә сөт җыеп тапшыра. Көненә сөт тулы алтышар фляганы, авыр-авыр чиләкләрне кулында уйната гына яшь хатын!
Нәсимә апа җыр-биюгә дә оста була. Халык көйләрен сузып җибәрсә, барлык авылдашлары әсәренеп тыңлый. Шушы сәләтенә күрә клуб мөдире вазифасын да тапшыралар аңа. Эшлекле сыйфатлары, кешеләр белән уртак тел таба белүен югары бәяләп, ике тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар.
Ире Илдус (вафат) белән тату гомер кичерәләр алар, бер малай, бер кыз үстерәләр. Һәр икесе тормышта үз урыннарын тапкан, матур гаиләләр корган. Әниләрен картайган көн-нәрендә ташламыйлар, янына кайтып йөриләр, ярдәм итәләр.
Инзилә апа да кызы белән киявен мактап туя алмый. Һәрдаим булышып торалар, ди.
Хәер, аның белән дә якыннанрак танышыйк әле. Төп шушы авыл кыз ул. 1939 елгы. Әтисе Зариф баһадирдай көчле була. Хәтта атны күтәрмәгә алган. Умартачылыкта эшләгән, тегермән тарткан, итек баскан, тире иләгән, бер сүз белән әйткәндә, алтын куллы кеше булган. Әнисе Бибикамал колхоз теплицасында кәбестә, кыяр үстергән, чүлмәк суккан, тегү теккән. Хезмәт сөючән әлеге гаиләдә алты бала үскән. Инзилә 7 нче сыйныфны тәмамлагач, бәхетне читтән эзләмичә, фермага эшкә керә. Сыер, сарык, дуңгыз фермаларында тырышып эшләп йөргән бөтерчек кебек тере, җитез кыз 19 яшьтә авылның оста гармунчысы, "Иркеннефть" идарәсендә электрик булып эшләүче Рифкатькә кияүгә чыга. Инзилә үзе дә шул оешмага күчеп, хәрбиләштерелгән каравылда (ВОХР) хезмәт куя. Җитеш тормышта яшиләр, гаиләдә ике малай, бер кыз үсә.
Үз эшенең остасы булган Рифкатьне бервакыт Гыйракка эшкә җибә- рәләр. Ике елдан ул кайтып төшә һәм үзе белән ерак илдән "Мәтрүшкәләр" җырының сүзләрен алып кайта. Инзилә апа килендәше Нәсимә апа кебек, авылда танылган җырчы санала. Әлеге җырны авылдашлары бер утыруда 7-8 әр тапкыр җырлаталар. Янәшәдә сөйгәне Рифкате гармунда өздерә:
"Мәтрүшкәләр мине уяттылар
Сискәндереп гамьсез төннәрдә.
"Мәтрүшкәләр кебек китәрсез сез
Өзелсәгез туган җирләрдән..."
- Авылда бездән башка чебен дә селкенми иде, - ди Инзилә апа. - Сабан туйлары, каз өмәләре, туйлар, мәҗлесләр бездән башка узмады... Шулай тормыш арбасы бер көйгә келтер-келтер тәгәрәгәндә, аяз көнне яшен суккандай Инзилә апалар гаиләсенә ишелеп кайгы килә: көтмәгәндә олы уллары, аннары кечесе фаҗигале рәвештә вафат була. Кырык сигез ел бергә гомер иткән сөекле ире Рифкать тә өч ай авырып ята да бакыйлыкка күчә.
Тормышыгызның иң яхшы мизгелләрен хәтерегезгә төшерсәгез икән, - дигән сорауга ике килен-килендәш бертавыштан:
- Яшь чак, балалар үстергән чак! - дип җавапладылар.
Нәсимә апа җырлап та алды:
"Акланнарда гөлләр булсам,
Ал чәчәк атар идем.
Яшьлегемә атлап түгел,
Йөгереп кайтыр идем".
Әйе шул, яшьлек, ул нинди генә булса да, һәркем өчен кадерле, мәңге күңелләрдә саклана торган гүзәл чор. Ә яшьлекләре аларның авыр елларга туры килсә дә, эзсез узмаган. Хезмәт дигән Галиҗәнап аларны чыныктырган, көчле рухлы иткән. Эшне умырып эшләгәннәр. Хөкүмәт эшеннән тыш, йортта абзар тулы мал-туар асраганнар, умарта, кош-корт тотканнар, печән чапканнар, чүмәлә өйгәннәр, утын әзерләгәннәр, гектарлаган мәйданнарда чөгендер, бәрәңге, яшелчә үстергәннәр, тегү теккәннәр, күз явын алырдай чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр... Бүген дә олы яшьтә булуларына карамастан: "Алма пеш, авызыма төш", - дип ятмыйлар, җиңнәре һәрчак сызганулы.
Инзилә апа абзар тулы сарыклар асрый, йон эрләп оныкларына оекбаш, бияләйләр бәйли. Нәсимә апа, күзләренә операция ясату сәбәпле, бу эшләрне "сандыгына бикләп куйган" инде. Шулай да тавыкларны яратып асрый. Икесенең дә тәрәзә төпләрендә гөлләр шау чәчәктә утыра, икесе дә бакча үстерәләр. Бүгенге эш сөймәгән кайбер яшьләргә үрнәк алырлык хәлләр бар монда!
Авыл түгәрәк урман эчендә утыра.
- Менә бу наратларны Бишмунча һәм безнең авыл халкы утыртты, - ди Нәсимә апа. - Олысы-кечесе, яше-карты баш күтәрми эшләде. Печән чапканчы рәт араларын бер, печән өстеннән соң икенче тапкыр утый, төпләрен йомшарта идек.
Шулай күз карасы кебек кадерләп-сөеп үстерәләр алар урманны.
Кайчандыр хәлсез генә утырган үсентеләр хәзер инде колач җитмәслек мәгърур агачларга әверелгәннәр. Таш кыя булып, авылны ачы җилләрдән, җәен эсселектән саклыйлар, күзләргә матурлык, тәнгә сихәтле сулышларын бирәләр. Үзләренә тормыш бүләк иткән Нәсимә, Инзилә апалар кебек йөзләгән гади, эчкерсез авыл халкына - тере һәйкәл бу наратлар! Аларның вәкарь белән шаулавына җаннары җыр-моң белән сугарылган килен- дәшләрнең гаҗәеп матур аһәңе дә кушыла:
"Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар.
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар".
Бу җырда үткәннәрнең татлы мизгелләре дә, җан сөйгәннәрен югалту ачысы да ишетелгәндәй була...
Д. Рәүпова ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250