Әлмәт таңнары

Игезәкләре – тормыш бизәкләре

Әлмәттә күпләргә үрнәк булырдай гаиләләр бар. Һәр мизгелнең кадерен белеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барып, балалары белән гөрләшеп яши алар. Ләйсән һәм Эрнст Галиевлар, мәсәлән.

Яшь булуларына карамастан, өлкәннәргә хас акыл, тырышлык бар аларда, ә иң мөһиме - бер-берен аңлый беләләр...

Гаилә татулыгы өчен, беренче чиратта, чын мәхәббәт кирәк. Бары саф саф сөю генә гаилә ныклыгына нигез булып тора аладыр. Галиевларның исә яшьлек мәхәббәте кинәт кабынып китә. Кайчакта үз кешеңне очрату өчен айлар, еллар кирәк диләр. Әмма язмышыңда язылган булса, аның өчен берничә көн дә җитә. Әнә Ләйсән дә бит күптәннән белеп, аралашып йөргән танышына - абыйсының иң якын дустына кияүгә чыккан. Күптәннән бер-берсен белеп йөрсәләр дә, 8 ай эчендә дуслашып, бөтен танышларын шаккатырып, яшьләр үз ояларын корып куя. Хәзер 11 ел инде бер-берсенең күзенә генә карап, матур тормыш итәләр.

- Ирем миннән 4 яшькә өлкәнрәк. Икебез дә институтны тәмамлап кайкач, ныклап аралашып киттек, - дип Ләйсән яшьлек елларын искә төшерә. - Өч ай узуга Эрнст кулымны сорарга килеп җитте. Берничә айдан туй уздырдык.

Ир белән хатын уйлары, тормышка карашлары белән бер-берсен тулыландырырга тиеш дигән гыйбарә бар. Ләйсән белән Эрнст нәкъ шундый. Икесе дә ике югары белемгә ия, белгечлекләре дә якын - инженер-технологлар. Әлмәтнең нефть оешмаларында хезмәт куя яшьләр, үз эшләренең осталары. Туып үскән туфраклары да бер җиргә барып тоташа - Азнакайга. Ә иң мөһиме, икесе дә гаилә өчен яратылган, балалар өчен дип яшиләр.

Уйлап карасаң, башкалардан үзгә яклары да юк кебек. Алар кебек Әлмәттә дистәләгән гаиләләр гомер кичерә. Әмма Галиевлар игезәкләр тәрбияләүләре белән аерылып тора. Бер бала урынына, берьюлы кыз һәм малай туу - үзе үк могҗизага тиң.

- Мин кечкенә чагымда гел бертөрле төш күрә идем. Имеш, мин гаиләле икән, әниләргә кайтабыз. Иремнең йөзен дә, машинаны да күрмим. Әмма өй каршысына килеп туктагач, машинадан бер яшьтәрәк кызчык белән малай төшә, - дип сөйли Ләйсән. - Бу төшне мин берничә тапкыр күрдем. Шуңа хәтергә уелып калган. Үземнең игез балаларга узганымны белгәч тә, кыз һәм малай булыр дип уйлап куйдым. Юравым - юш килде.

Гадәттә, игезләрне үстерү күпләргә авыр бирелә. Берсе авырса, икенчесе дә чирли башлый, елаулары да бер вакытка туры килә. Әмма авырлыклар белән бергә адәм баласына сабырлык та бирелә бит. Ләйсәнгә игезәкләрне тәрбияләргә Эрнст булыша, шуңа да кыен вакытларын алар хәтерләми дә. Бүген алар үзләрен икеләтә бәхетле әти-әни дип саный.

Игезләр охшаш була дисәләр дә, ике бала су тамчысы кебек бер төрле була алмый. Холыклар да төрле. Азат - әтисе Эрнстка охшап тыныч, баш белән эш итә торган. Ә Азалия киресенчә, шаян, шук бала. Бүген алар Риза Фәхретдин исемендәге гимназиядә укыйлар. Азалия 7 яшендә генә булса да, хатын-кызлар өчен сирәк булган сәләтне - шахмат уйнауны яхшы үзләштергән. Хәтта шәһәр турнирларында иң нәни уенчы буларак катнаша икән. Укуга бик бирелгән, мәктәпкә теләп йөри. Әлмәттә узган "Мин - яшь тикшерүче" конкурсында да катнашып, шәһәр күләмендә призлы 2 нче урынны яулаган. Йорт хайваннарын ярата, гомумән, ул - табигать баласы.

Азат исә чын егетләрчә спортка мөкиббән. Әтисе белән бассейн көннәрен һич кенә дә калдырмый, ел әйләнәсе йөзүгә йөри. Азат та, Азалия дә "Әлмәтем" бию ансамбленә йөри. Халык биюләре белән күп кенә бәйгеләрдә чыгыш ясаганнар. Күптән түгел генә Әлмәттәге "Игезәкләр конкурс"ында катнашып, матур биюләре белән күпләрне сөендергән алар. Балалар менә өч ел инде сәнгать мәктәбенә дә йөри. Кул эшләре белән мавыга, рәсем ясауга да оста. Алай гына да түгел, һәр кич әти-әниләренә махсус билетлар ясап, төрле театрлар, концерт, хәтта цирклар күрсәтергә дә иренми Азат белән Азалия. Артистлыкка осталыклары каян килгән дисәң - Ләйсәннең әтисе - бабайлары оста баянчы, ә әбиләре җырчы икән. Күрәсең, шуларга охшап, балалар сәхнәне үз итә.

Ләйсән дә, Эрнст та балалары өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганмыйлар. Гаилә дип янып-көеп яшиләр. Су сибеп тормаганда иң әрсез гөл дә шиңә, диләр бит. Ләйсәнгә яшәү ямен тормыш иптәше бирә. Гаилә башлыгы Эрнстка да гаиләсе канат куя.

- Балалар тормышның матур якларын күреп үсәргә тиеш дип уйлыйм. Бүген моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Иренмә, тырыш, эшлә генә! - ди Эрнст. - Балаларны, гаиләне яратырга кирәк. Кечкенәдән үк бәхетле тормышка ышанычлары нык булырга тиеш. Безне дә шуңа ышандырып тәрбияләделәр бит. Гаиләбезнең ныклыгы әти-әнидән киләдер. Аларның тормышларына тиңләшеп яшибез, ныклы нигез булдырырга тырышабыз.

Дөрес фикер. Килешәм. Гаиләнең ныклыгы җиде буыннан да киләдер. Галиевларның тамырлары тирән, кәүсәләре нык, ябалдашлары куе. Чын татар гаиләләре нәкъ шундый булырга тиештер дә - җиде буын бабасын белгән, әти-әниләр белән үзара чөкердәшеп гомер кичергән, тормышны яратып, намуслы балалар үстергән...

Филүзә Хәмидуллина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки