Әлмәт таңнары

Игелекле гомер агышы

Социаль яклау идарәсенә чирек гасырдан артык З.Ш.Шакирҗанов җитәкчелек итә.

Зур сабырлык, түземлелек, кешелеклелек, әйләнә-тирәдәгеләрнең хәленә керә белү кебек сыйфатлар таләп итә торган тармаклар байтак. Әмма социаль яклау идарәсе алар арасында аерым урын алып тора. Бирегә нигездә авыр тормыш ситуациясендә калганнар, өлкәннәр килүен искә алганда социаль өлкәнең никадәр четерекле икәнлеген күз алдына китерү кыен түгел.
Закирҗан Шәрипович белән әңгәмә кору бик җиңел булмады, гәрчә ул җитәкчеләр арасында журналистлар өчен һәрвакыт ачык, аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы, бер генә сорауны да җавапсыз калдырмавы белән аерылып торса да. Әле телефон шалтырый, әле ишек кагалар - һәрберсен кабул итеп, җавап биреп өлгер генә.
- Бездә менә шулай, - диде ул елмаеп, - көненә дистәләрчә кеше килә. Аларның барысын да тыңларга, сорауларының асылына төшенергә, аңлатырга кирәк. Бу эш темпына һәрбер хезмәткәр түзми. Эшли алмаганнар коллективта озакка тоткарланмый. Өстәвенә, үзегез беләсез, эш хаклары да әллә ни күп түгел. Яшьләрне тәрбиялибез, сабыр булырга өйрәтәбез.
З.Ш.Шакирҗановның үзендә башкаларга үрнәк булырдай күркәм сыйфатлар мулдан. Ул моны гаилә тәрбиясеннән килә дип исәпли. Кама-Исмәгыйль авылының дүрт балалы гади колхозчы гаиләсендә баш бала булып дөньяга килгән әлеге шәхескә хезмәт сөючәнлек, сабырлык, шәфкатьлелек әти-әнисеннән күчкән.
- Безнең әти Бөек Ватан сугышы инвалиды иде. Урыны оҗмахта булсын, җиде ел элек арабыздан мәңгелеккә китте. Безнең белән әби дә гомер кичерде. Әти-әни безне аякка бастыру өчен нык тырышты. Кечкенәдән үк олыларга хөрмәт тәрбия-ләнде, нинди генә хәлләргә юлыксаң да миһербанлы, игелекле, якты йөзле булып кала белү кирәклеге иңдерелде. Тыйнак кына, үз көчебез белән яшәдек һәм өлкәннәр безне дә шуңа өйрәтте, - диде Закирҗан Шәрипович. - Аннан соң армия хезмәте дә үзенең ролен уйнады. Хәрби хезмәттән егетләрнең чынлап та чыныгып, дөньяны тагын да ныграк танырга өйрәнеп кайтуларын әйтергә кирәк. Шверник исемендәге ВЦСПС профсоюз хәрәкәте Югары мәктәбендә белем алуым язмышыма нык тәэсир итте. Мин анда нефть,газ сәнәгате һәм төзелеш тармагы хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитетының тәкъдиме белән укырга кердем. Транспорт тресты профсоюзларының берләштерелгән комитеты рәисе булып эшләгәндә кешеләр белән күп аралашырга, аларның гозерләрен тыңларга, чишү юлларын эзләргә туры килде.
- Димәк, социаль яклау өлкәсенә килгәндә кешеләр белән эшләү тәҗрибәгез булган инде.
- Әйе. Бүгенге идарәбез ул чакта социаль тәэминат бүлеге дип йөртелә иде. Мин аның эшчәнлеге асылын яхшы белә идем, чөнки 1982 елларда Бөек Ватан сугышы инвалидларына караган автотранспортны исәптән чыгару буенча комиссия әгъзасы булып тордым. Шуңа күрә бүлеккә җитәкчелек итүне тәкъдим иткәч, икеләнмәдем. Бирегә килүемә 12 декабрьдә 26 ел тулды.
- 26 ел. Шушы чор эчендә сезнең кабул итүдә кемнәр генә булмагандыр, кемнәргә генә ярдәм кулы сузылмагандыр. Еллар үтү белән кешеләр дә, мөрәҗәгатьләрнең дә эчтәлеге үзгәрә барадыр.
- Дөресен әйтергә кирәк, аерма нык зур. Алдагы елларда безгә кеше бик аз йөри иде. Беренчедән, социаль тәэминат бүлеге нигездә пенсия түләү белән генә шөгыльләнә иде. Безнең ул чакта социаль яклауның элементлары гына бар иде һәм аның белән бер белгеч шөгыльләнде. Пенсия яшәргә җитә иде. Гаилә проблемалары бик булмады, балалар әти-әниләрен яр-дәменнән ташламады, имин булмаган гаиләләр шулай ук әллә ни күзәтелмәде. 50 сум пенсия алган әбиләрнең шөкер итеп яшәүләре әле дә хәтердә. Ә хәзер нәрсә? Эчкечелек тамыр җәйде, хәтта хатын-кызлар, әниләр, әбиләр хәмер куллана бит. Эшсезлек китте. Элек кешене көчләп эшләтәләр иде. Эшләмәгәннәрне хөкемгә тарттылар. Мин моны дөрес булган дип исәплим. Чөнки кеше эшләсә, аның заман чирләренә иярергә вакыты калмый. Хәзер хөкүмәт бу алымны кайтару турында уйлана башлады. Кеше матди ярдәм сорап йөргәнче эшләргә тиеш, - дип фикерләре белән уртаклашты җитәкче. - Элек мондый ярдәм сораучылар юк иде. Үзебез пенсиясе күләменә карап сайлап бирә идек. Хәзер зур керемгә ия булганнар да акчалата булышлык күрсәтүне сорап килә - баласына, оныгына ярдәм итәргә кирәк. Закон буенча матди ярдәм кереме яшәү минимумыннан артып китмәгәннәргә генә күрсәтелергә тиеш. Бу хакта хәбәрдар булсалар да, "ә бәлки" дигән өмет белән йөрүчеләр байтак. Араларында, тагын бер кат аңлаткач, үпкәләп китүчеләр дә булгалый. Без, социаль хезмәткәрләргә еш кына психолог та, тәрбияче дә, юрист та булырга туры килә. Элек реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү Социаль иминият фонды аша башкарыла иде. Хәзер әлеге вәкаләт безгә тапшырылды. Бу да безгә кешеләр агымының артуына китерде. Югыйсә без техник чаралар бирү белән шөгыльләнмибез, аны контракт нигезендә поставкалаучылар тапшырырга тиеш. Сорау бездән булгач, поставкалаучыларны эзләп табарга, алар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Санаторий-курорт путевкалары буенча да сорау күп. Без Социаль иминият фондыннан күчкән 2008 елдан бирле чират белән эшлибез. Әлбәттә, кешеләр моннан канәгать түгел, бигрәк тә Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Путевка белән иң беренче чиратта алар тәэмин ителергә тиешлеген аңласак та, берни эшли алмыйбыз, чөнки федераль законда бу каралмаган, анда барысына да гомуми нигездә диелгән.
Закирҗан Шәрипович проблемаларны чишүдә муниципалитетның, район башкарма комитетының, "Татнефть" ААҖ нең дә ярдәме зур булуын искәртте. Әгәр ярдәм булмаса, күп кенә проблеманы чишә алмас идек без, диде ул. Барлык чаралары алар ярдәмендә уза. Җирле бюджетта социаль яклау программасы бар. Анда кайбер категория кешеләргә карата социаль ярдәм чаралары билгеләнгән. Быел матди ярдәмгә генә җирле бюджеттан 153 кешегә 1033754 сум акча бирелгән. Республика бюджетыннан 555 кешегә матди ярдәм күрсәтелгән. Әлеге ярдәм социаль киеренкелекне йомшартырга мөмкинлек бирә. "Татнефть" ААҖ "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә зур булышлык күрсәткән. Транспорт белән тәэмин итүдә дә тоткарлык юк.
Закирҗан Шәриповичның эш сәгате иртәнге җидедән башланып кичке 7-8 ләрдә генә тәмамлана. Аны эш урынында еш кына ял көнендә дә күрергә мөмкин. Һәм янында һәрчак кеше булыр. Менә шулай эш-мәшәкатьләргә күмелеп яши торгач, гомернең узганы да сизелми калган. Бүген З.Ш.Шакирҗановның туган көне - 60 яшь тулган көн. Инде артка борылып карап тормышыңа бәя бирергә дә була. Социаль тармакта төпләнеп калуыгызга үкенмисезме, дигән соравыма ул:
- Юктыр, мөгаен. Мин моннан ун ел элек китеп караган идем, идарә белән җитәкчелек итәргә кабат чакыргач, биш айдан кире кайттым. Мин үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм. Хезмәттәге бәхет менә шушыдыр инде ул. Мин чынлап та бик бәхетле кеше. Яраткан эшем, эштән арып-талып кайтуымны зарыгып көтәр кешем, "әти" дип өзелеп торучы ике кызым, ике оныгым бар. Үземнең кулларым белән җиткергән йортта җан тынычлыгы тоеп гомер кичерәм. Ярдәм сорап кына түгел, ишекне рәхмәт әйтү өчен дә ачып керүчеләр булуы аеруча куандыра, тагын да канатландыра. Шуннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме соң?! - дип җавап кайтарды.
Димәк, гомер заяга узмаган. Закирҗан Шәриповичның тырыш хезмәте хөкүмәт тарафыннан да бәяләнгән. Ул "Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре" исеменә, ТР Президентының Мактау грамотасына ия, "Социаль хезмәт өлкәсе отличнигы" күкрәккә тага торган билгесе, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале, "ТАССР төзелүгә 90 ел" истәлекле билгесе, министрлыкның, муниципалитетның күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Кешене хезмәт бизи. Кеше башкаларның хөрмәтен холкы-фигыле, эш-гамәлләре белән казана. З.Ш.Шакирҗанов та абруйны үзенең тырышлыгы, игелекле, бәрәкәтле хезмәте белән яулаган. Халык белми әйтмәгән: ир асылы ил бизи.
И.Апачаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров