Хезмәттәшебезне республика хөкүмәте рәисе котлады
"Знамя труда" газетасының җаваплы сәркатибе Анна Галиева Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге һәм газетаның дәрәҗәсен күтәрүгә керткән өлеше өчен бирелгән бүләкне премьер-министры Илдар Халиков имзалаган. Анна Ивановна! "Әлмәт таңнары"нда эшләүче хезмәттәшләрегез Сезне ихлас тәбрик итә. Иҗади уңышлар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа