Әлмәт таңнары

Гүзәлия Туманованың батырлык турында үз фикере

Укытучы, тәрбияче, сайлау участогы әгъзасы, хокук тәртибен саклаучы, профсоюз башлыгы, балаларны саклау буенча инспектор.

Боларны һәм санаудан читтә калган тагын башка вазифаларны нибары бер кеше – Гүзәлия Туманова башкара. 
Урсалы мәктәбе мөгаллимәсе Гүзәлия Туманова моның кадәр җәмәгать эшләренә ничек вакыт табадыр. Рус һәм татар теле укытучысы булгач, дәфтәр тикшерүләр дә күптер. 30 ел дәвамында һәркөнне балалар каршына басуга карамастан, дәресләрне үзгә, укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп җентекләп әзерләргә дә кирәк. Бу бары тик өлгер, эшен дөрес оештыра белгән кешенең генә кулыннан килә, мөгаен. 
– Шөкер, зарлана алмыйм. Мин аларның барысын да рәхәтләнеп, теләп башкарам. Укытучы шулай үрнәк кеше булырга тиештер, – диде ул үзе дә. 
Башкалар фикере белән кызыксынырга да кирәкми, Гүзәлия Шәеховнаның мәктәп, дәресләр, укучылары турында шулай яратып сөйләве аның үз эшенә мәхәббәтен ачык чагылдыра. Алабуга педагогия институтының рус-татар бүлегенә очраклы барып эләкмәгән ул. Нәселендә мөгаллимлек итүчеләр күп икән. Урсалыда укучыларның татар теле дәресләренә теләп йөрүе, әти-әниләрнең татар телен сайлавы укытучының балалар күңеленә үтеп керә алуы турында сөйли. Рус кызы Ольга Борисова татар теле буенча олимпиадада өч ел рәттән җиңү яулый. Урсала укучылары төрле татар бәйгеләрендә актив катнаша. 
– Начар укучы булмый. Әти-әниләр балаларына ныграк игътибар иткәндә, үзләре үрнәк булганда, укытучылар, сыйныф җитәкчесе белән тыгыз элемтәдә торганда йомшак дип саналган баладан тәртипле һәм яхшы укучы ясарга мөмкин. Баланы яхшы билге алсаң, акча бирәм дип кызыксындырырга ярамый. Киресенчә, тырышлыкның киләчәктә нигә кирәк булуын төшендерү зарур. Бала олы юлга үзе барырга тиеш. Бүген балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү мөһим. Ватанга мәхәббәт аша күп нәрсәгә ирешергә була. Кайчакларда батырлык турында инша язганда, укучылар каһарманлык үрнәкләрен сугыш вакытында гына күрсәтергә мөмкин дигән фикер әйтәләр. Әгәр сез үз алдыгызга максат куйсагыз һәм шуңа ирешсәгез, бу да батырлык була дип аңлатам. Үз-үзеңне җиңү зур батырлык ул, – дигән фикердә мөгаллимә. 
Авыл укытучысын кайда гына күрергә туры килми. Өмәләр, төрле мәдәни, спорт ярышлары, бәйрәмнәр мәктәптән башка үтми. Сайлаулар чорында иң оста агитаторлар да алар. Гүзәлия ханым Урсаладагы 770 нче сайлау участогында 30 ел инде сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора. 
– Тиздән тагын сайлаулар. Агитация эшен башлыйбыз, чакырулар өләшәбез. Безне көтеп алалар дисәң дә була. Өлкәннәр үз итеп борчулары, серләре белән уртаклаша, – ди ул. 
Эшеңнең нәтиҗәсен күрүдән дә куанычлысы юктыр. Урсалыда халык сайлауларда актив катнаша. Балаларны саклау буенча инспектор буларак, имин булмаган гаиләләр белән уздырылган эш уңышлы тәмамланган очракларга да сөенә Гүзәлия ханым. Әти-әниләр хәмер куллануларыннан туктап, балалар янәдән алар белән яши башласалар, күңел тынычланып китә. 
Мәктәпнең профком рәисе Гүзәлия Туманованы кичләрен урамда ирекле дружиначылар арасында да еш күрергә була. Чынлап та, тормыш иптәше белән ике ул үстерергә, уңган хуҗабикә булырга ничек вакыты калгандыр?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: