Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Гүзәлем: “Салават белән Әлмәт кавыштырды”

Гүзәлем - исеменнән алынган сәхнә тәхәллүсе. Чын исеме Гүзәл Миңнеханова. Сәхнәдә җитди, горур күренсә дә, тормышта ул гадилеге, мөлаемлыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора.

Кечкенә гәүдәле, җырдагыча, кара кашлы, кара күзле. Кайдан гына килеп чыкты да, бөтен татар эстрадасында төрле имеш-мимешләргә җирлек тудырды соң бу яшь кыз? Кай арада исемен шактый киңлекләргә яңгыратып өлгерде? Аның татар эстрадасында шактый танылган җырчы Салават Миңнехановның тормыш иптәше икәнлеген дә онытмаска кирәк. Гүзәл - Әлмәт кызы. Казаннан кунакка кайткан арада яшь җырчы белән күрешү миңа да насыйп булды.

Чатыр-тауның чая кызы

Хәер, тамырлары белән Әлмәтнеке үк дип әйтү дөрес тә булмас. Туган җире - Чатыр-таулы Азнакайга барып тоташа. 8 нче сыйныфка кадәр Гүзәл шунда укый. Җырга мәхәббәтнең беренче яралгылары да шунда бөреләнә. Азнакайдагы "Тамчылар", "Сәйлән" вокаль ансамбльләрендә азмы-күпме үрләр яуларга, җыр дәрьясының нечкәлекләренә төшенергә өлгергән булса да, Гүзәл Әлмәткә күченгәч (кыз 8 нче сыйныфта укыганда гаилә Әлмәткә күченә) югалып та кала. Әмма аны күреп алучы музыка белгечләре бездә дә аз булмый. Шәһәр күләмендә узган төрле чараларда, мәҗлесләрдә җырлый, "Ягымлы яз", "Йолдызлык", "Роза ветров" кебек бәйгеләрдә катнаша.

Кыз нефтьче һәм укытучы гаиләсендә туып үсә. Шуңа да Гүзәлнең артист һәм җырчы булу теләге әти-әни өчен чынга ашмас хыял кебек кенә кабул ителә. Әтисе Илфак берничә ел мәктәптә гыйлем биреп, соңрак нефтьче өлкәсенә киткән шәхес. Әнисе Фәридә татар теле укытучысы. Гүзәл - гаиләдә көтеп алынган беренче бала, сеңлесе Миләүшәгә 16 яшь. Мул тормышта үссә дә, үзен иркә дип санамый ул. 9 нчы сыйныфтан соң Әлмәт сәүдә техникумына укырга керә. Бүген Әлмәт нефть институтында читтән торып белем ала.

Мәхәббәт тарихы

Салават Миңнеханов белән кайчан танышуын Гүзәл әле дә булса төгәл генә белми. Чөнки икесе дә Азнакайдан. Гүзәл мәдәният йортына музыка дәресләренә йөргәндә, Салаватның шау-гөр килеп зур сәхнәгә меңгән чоры була. Кызлар белән шаярышып, аңа зурлап "Салават абый" дип эндәшкәнен әле дә хәтерли. Шуннан соң алар башкача күрешми: егет Казанны яуларга китә, Гүзәл Әлмәткә күченә. Очрашу еллар узгач кына, Гүзәлнең Әлмәттә мәдәният идарәсендә методист, ә Салаватның Азнакай мәдәниятен күтәрергә дип кайткан чагында була.

- Салават миңа башта эре кебек тоелды. Ул җырчы, ирешкән уңышлары аздан түгел. Әмма ныклап аралашып киткәч, аның да гап-гади егет булуын күрдем, - дип сөйли Гүзәл. - Якын дуслар булып киттек. Берсендә сүз аша, яңа клибын төшерергә Мисырга барырга җыенуын әйтте. Моңарчы минем берничә җырым булса да, клибым юк иде. Үзем дә сизмәстән, Салаватка: "Минем дә клип төшерәсем килә," - дип ычкындырдым. Эстрада зур акчалар сорый. Ул да минем шаяруны чынга алып: "Акчаң бармы соң?" - дип сорады. Ничә еллар туйларда, мәҗлесләрдә җырлап туплаган акчам бар иде. Әти-әниләрдән рөхсәт алып, клип төшерергә Мисырга очтык. Салаватның клибында мин төп хатын-кыз ролен уйнадым, ә ул минем клипта төште.

Мөгаен, менә шунда яшьләр күңеленә гыйшык уклары кереп кадалгандыр. Мәхәббәт бит ул сихер кебек, бер керсә, йөрәктән тиз генә чыгарып булмый, кешене тилертә дә, яшәргә көч тә бирә.

Үзе ир дә, продюссер да

Салават Миңнеханов үзенең бер җырында "Йөрәгеңдә миңа урын тап" дип җырлый. Гүзәл урын таба алгандыр, шәт: үзенекендә генә түгел, Салаватныкында да. Никахлашуларына инде бер елдан артып киткән икән.

13 яшькә кече кызга өйләнгән Салаватны әле дә булса аңламаучылар табыла. Бүген Гүзәл Казанда яши, иҗат итә. Үзе генә түгел билгеле, ире, продюссеры Салават Миңнеханов белән. Гаҗәп тоелса да, ир белән хатын арасында хәтта килешү дә төзелгән: Гүзәлнең барлык чыгышлары, җыры, концертлары өчен хәзер ире җавап бирә. Күптән түгел "Ай-һай карашларың" дигән җырга иҗади гаилә бик кызыклы клип та төшергән. Гүзәл сүзләренә караганда, клип күп бюджетлы булган: анда самолетлар да оча, төрле кызык хәлләр дә чагыла. Бу клипны Салават Гүзәлгә бергә гомер итүләренә бер ел тулу хөрмәтенә бүләк иткән. Әлеге җырның авторы безнең якташыбыз, композитор Азира Зиннәтуллина икән. Гомумән, Гүзәл әлмәтлеләр: Владимир Федоров, Людмила Аланлы, Артур Җәмалетдинов, Нәфисә Сабирҗанова, Хәмид Мәткаримов кебек сәләтле композитор һәм шагыйрәләр белән эшләргә тырыша.

- Әлмәт талантлы кешеләргә бай. Якташларым белән эшләве күпкә рәхәт, - ди яшь йолдыз.

Татар эстрадасында тагын бер йолдызлы гаилә кабынды. Бүген алар бергәләп дуэтлар яздыру белән мәшгуль, якын арада Гүзәлемнең тәүге альбомы дөнья күрергә тора. Җырларындагыча, шатлыкларга күмелеп, гөрләшеп яшәсеннәр...

Филүзә Хәмидуллина

Фотолар архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса